Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423545, Республика Татарстан, Нижнекамский муниципальный район, Краснокадкинское сельское поселение, с. Верхние Челны, ул. Молодежная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-544-50-16 |
| E-Mail: | vchelny.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Ахтямов Фанис Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 52 учащихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Реализуем республиканский проект "У войны не женское лицо..." ("Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел..." проекты) 31.03.2021

Продолжаем реализовать проект "У войны не женское лицо...". Юнармейцы посетили труженицу тыла - Ахтямову Т.М.
"Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел..." проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез.
Бүген юнармеец укучылар Шаймарданов Шамил (9 кл.), Ахтямова Әдилә (6 кл.) һәм Айзилә (2 кл.) үзләренең әбиләре - тыл ветераны - Ахтямова Тәслимә Минневәли кызы янында булдылар. Аның сугыш чорында ниләр кичергәнен, ничек яшәүләре турында сөйләгәнен тыңладылар.
Әхтәмова Т.М. Түбән Уратма авылында туып үскән. Алар да сугыштан соңгы елларда чаналар тартып орлык ташыганнар. Аның сөйләгәннәре:
“Сугыш башланганны әти кайтып әйтте. Ул Түбән Уратма авылы советында секретарь иде. Башта аны сугышка җибәрми тордылар, иптәшләре сугыш башлануга киткән иде, әтине августның 16 ларында озаттык. Сугыштан бер хаты гына ирешеп калды, озак та үтми “Хәбәрсез югалды” дигән язу килде. Сугыш чорында без әле бала-чага, кыр эшләрендә төп эштә булмадык, без “сложный” дип аталган суктыру җайланмасында эшли идек. Су тегермәне кебек су белән эшләүгә корыла иде ул, зур кеше аңа көлтәне салып тора, балалар суктырылган саламын алып кибәнгә илтә иде. Әниләргә ияреп басу эшләренә дә баргаладык.
Өйдәге эш безгә кала иде инде: бала карау, бакча, кош-корт, мал караулар.
Сугышның соңгы елларында симәнә ташырга йөрүләрдә катнаша идек инде. Без Смыловка пристанена бара идек: орлык, тоз ташый идек. Чабата белән, саз ерып, караңгыдан кузгала идек, тезелешеп тау аркылы йөри идек. Ширәмәт тавы ул вакытта бик текә, хәзерге кебек киселмәгән иде бит әле. Бәрәңге илтеш иде кыш буе. Тагы да үсә төшкәч, урман кисәргә куштылар, аннан торфка җибәрә башладылар.
Сугыш бетте дип кенә тормышлар җайланып китмәде әле. Бик күп еллар барды әле аның авырлыгы. Ул елларда налоглар да бик күп иде. Малың булмаса да, ит, сөт, май, йомырка, йон тапшырырга кушалар иде. (Мал булмаса, аның өчен махсус суючыга акчалата кушыласың). Сугыш елларының җәфасы безнең буынга да җитәрлек төште.
Аллага шөкер, бүгенгебез бик мул, безгә бу тормышны да күрергә насыйп булды. Алга таба да тормышлар имин була күрсен, киләчәктә сугышлар булмасын”. -
Мәктәп волонтерлары Халыкара дәрәҗәсендәге Гран-при исеменә лаек булдылар! 30.03.2021

Волонтерский отряд "Доброе сердце - добрые дела" (руковод.Миннегалиева К.М.) завоевал Гран-при в конкурсе-акции "Книга добрых дел" XXII Международного фестиваля "Детство без границ"
"Детство без границ" XXII Халыкара фестивале "Игелекле эшләр китабы" конкурс-акциясендә Гран-при исеме алулары белән мәктәпнең "Игелекле йөрәк" отряды волонтерларын (җит.Миннегалиева К.М.) котлыйбыз!
-
Республиканская акция "Мамино детство" ("Әниемнең балачагы" акциясе) 29.03.2021

#маминодетство
Галимов Ильназ, 11 класс МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" Нижнекамский муниципальный район
Мамочку зовут - Альфия Асхатовна Галимова. Моя мама – учительница и просто замечательная мама. Она необыкновенно добрая, отзывчивая, заботливая и внимательная. Она дарит мне всю свою заботу и ласку, воспитывает меня как грамотного и образованного человека. Мама бесконечно много делает для меня в жизни, учит меня всему самому доброму. Мама очень трудолюбивый человек, и, видя, как она приходит с работы уставшая, я жалею ее. Мама – самый важный и самый главный человек в моей жизни.Моя мама умеет делать все – вкусно готовить, создавать уют в доме, и даже водить машину. Я знаю, что моя мама пользуется авторитетом среди взрослых и детей. -
Проект "У войны не женское лицо..." ("Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел..." проекты) 27.03.2021

Волонтер кызларыбыз Минниханова Гөлсем (8 кл.), Гайфуллина Инзилә һәм Зиатдинова Талия (9 кл.) "Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел..." проекты кысаларында тыл ветераны, 97 яшьлек Садыкова Хәдичә Садыйк кызының хәлен белделәр, аның сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлап, язып алдылар.
-
Мәктәп волонтерлары тыл ветераннарының хәлен белә 25.03.2021

-
"Минем авылым: тарихы һәм киләчәге" проекты кысаларында оештырылган "Минем туган телем" эссе язу конкурсында призлы урын 25.03.2021

9 сыйныф укучысы Курбанова Адилә Нәсим кызын һәм аның җитәкчесе Шаймарданова Мөслимә Габделхәй кызын "Минем авылым: тарихы һәм киләчәге" проекты кысаларында оештырылган "Минем туган телем" эссе язу конкурсында призлы урын алулары белән котлыйбыз!
-
Укытучылар арасында үткәрелгән район волейбол ярышында безнең мәктәп командасы - 1 УРЫНны алды! 24.03.2021

-
Наши обучающиеся стали призерами Открытого Всероссийского компьютерного конкурса "Пушкин и его эпоха" 23.03.2021

Призеры Открытого Всероссийского компьютерного конкурса "Пушкин и его эпоха" Нафиков Ислам (11 класс) и Ахметзянова Залия (11 класс) (руководитель Киямутдинова Г.Г.)
Конкурс прошел в лицее №78 имени А.С.Пушкина в городе Набережные Челны.
Поздравляем! -
Республиканская акция "Мамино детство" 23.03.2021

-
Физкультура укытучысы Миннегалиев Ф.М.Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Айдар Рәис улы Метшинның Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде 22.03.2021

3 нче чирек йомгаклары буенча үткәрелгән педсовет Кызыл Чапчак авылы җирлеге башлыгы Ильдарханов Бәгъдәнур Вәдүт улының Миннегалиев Ф.М.га юбилее уңаеннан Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Айдар Рәис улы Метшинның Рәхмәт Хатын тапшыру белән башланды.









