Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №54»/ Яр Чаллы шәһәренең "54нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423832, г. Набережные Челны, б-р. Касимова, д. 6 |
| Телефон: | +7(855)-223-11-75 |
| E-Mail: | G54.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №54" |
| Руководитель: | Исаев Рамиль Робертович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 766 |
| У нас учат: | 42 |
Новости/ Яңалыклар
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Мисс Осень- Сөмбелә 2022 03.11.2022
2 ноябрь көнне «Мисс Осень- Сөмбелә 2022»бәйгесе үтте. Анда 4 - 7 сыйныф кызлары катнашты. Алар үзләренең осталыкларын, чибәр,уңган кыз булуларын күрсәттеләр! Ул - Завадовски Милиана, 7А сыйныф укучысы, Гарипова Нурия, 6В сыйныф укучысы, Вазагетдинова Ралина,7Б сыйныф укучысы, Махмутова Рузана, 4А сыйныф укучысы, Садыкова Лилия, 4Б сыйныф укучысы.«Сөмбелә 2022» титулын Махмутова Рузана, 4А сыйныф укучысы яулады!
Барлык кызларыбыз бик уңган, бик әйбәт әзеләнгәннәр, аларга бик зур рәхмәт әйтәбез! -
Мемориаль такта ачылды 28.10.2022

26 нчы октябрь көнне гимназиябездә тантаналы чара үткәрелде. Махсус хәрби операция шартларында хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булган 54 нче гимназиянең чыгарылыш укучысы Рәмис Загретдиновка мемориаль такта ачылды. Ватанны саклау- изге бурыч. Рәмис Фаис улы Ватанга хезмәт итү бурычын сайлап алды. Киләчәгебез якты булсын өчен, гомерен дә кызганмыйча, хәрби бурычын намус белән үтәде. Рәмис Фаис улы 2022 нче елның 10 нчы маенда һәлак була. Без гимназиябезнең чыгарылыш укучысы Рәмис Фаис улының батырлыгы белән чиксез горурланабыз. Аның турындагы истәлек безнең йөрәкләребездә мәңгегә калачак!
26 октября состоялось торжественное мероприятие, посвящённое открытию мемориальной доски выпускнику гимназии №54 Загретдинову Рамису, погибшему при выполнении воинского долга в условиях специальной военной операции. Есть такая профессия - Родину защищать! Рамис Фаисович выбрал службу Родине. С честью выполнил воинский долг, отдав жизнь за светлое будущее. Рамис Фаисович пал смертью храбрых 10 мая 2022 г., защищая Украину от нацистов. Мы гордимся подвигом нашего выпускника! Память о Рамисе Фаисовиче навсегда останется в наших сердцах!Жизнь героя не знает предела,
Средь живых он остался живой,
И святое великое дело
Мы как знамя несем пред собой! -
КВН Юниор Лига фестивале 24.10.2022
21нче октябрьдә КВН Юниор Лига фестивале үтте. Анда 14 команда катнашты, шулар арасында безнең - Карантинда булды. Барысыда ныклап әзерләнгән иде. Уен бик кызыклы, мавыктыргыч үтте. Карантин Гран-при яулады! Сезгә, алдагы уеннарыгызда да уңышлар телибез! Алай гына да түгел, КВН лигасының 30 еллык юбилее да бәйрәм ителде. Барысында котлыйбыз. Алдагы чыгышларыгызда иҗади уңышлар, сезне аңлаучы һәм кабул итүче тамашачылар телибез! -
"Алма" бәйрәме 21.10.2022
Бездә "Алма" бәйрәме. Рәсәйдә 21 нче октябрь «Алма бәйрәме» дип игълан ителгән. 2А, 4Б сыйныфында да бу бәйрәмдә катнашырга булганнар. Әти - әниләр белән берлектә ясалган поделкаларга, пешерелгән ризыкларга бәя бирелде. Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, кызыклы уеннарда катнаштылар.Башлангыч сыйныфлар шулай күнелле яши! -
Акция «Засветись» 17.10.2022

В нашей гимназии, в рамках городской акции «Засветись» депутаты ШСУ во главе со Спикером провели профилактические беседы и викторины посвященные ношению свет возвращающих элементов в начальных классах. В конце недели будут проверяться ношение свет возвращающих элементов в тех же классах, в которых были проведены профилактические мероприятия.
-
Мобилизацияләнүчеләргә эмоциональ ярдәм күрсәтү 10.10.2022
Битараф булмаган эшмәкәрләр хәрби хезмәткә чакырылучыларга ярдәм итәргә карар кылды һәм 300 комплект капчык кирәк әйбер әзерләде.
54нче гимназия 1 - 4 сыйныф укучылары да үзләренең өлешләрен керттеләр, алар мобилизацияләнүчеләргә эмоциональ ярдәм күрсәтү өчен җылы сүзләр язылган хатлар әзерләделәр. -
Мәктәп Укучылар Советы (ШСУ) пресс – конференция оештырды 07.10.2022
7нче октябрьда, Мәктәп Укучылар Советы (ШСУ) пресс – конференция оештырды. Анда: директорыбыз – Рамиль Робертович, күпкырлы – Вилдан Радикович, башлангыч укытучысы – Назлыгуль Загировна һәм яшь укытучыбыз Ксения Владимировна да катнаштылар. Алар “Аңлый торган укытучы” – “Понимающий учитель” шәһәр бәйгесендә мәктәп туры буенча иң күп тавыш җыючылар иде. Укучылар әңгәмә төзеп үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, укытучылардан аларга җавап әйттеләр.
Бу чара бик кызык үтте, барысана да ошады. -
1 октябрь-Өлкәннәр көне! 30.09.2022
1 октябрь-Өлкәннәр көне! Әбиләребез- бабаларыбыз, сезне чын күңлебездән бу матур бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә саулык- сәламәтлек, озын гомер телибез!Тарих битләреннән: 1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар. -
Татар Драм театрында 27.09.2022

27нче сентябрьда, 10А сыйныф укучылары Яр Чаллы шәһәренең Аяз Гыйляҗев исемендәге Татар Драм театрында, күренекле драматург Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» дигән пьесаны карадылар. Спектакльдан соң артистлар белән әңгәмәдә катнаштылар, фикерләрен әйттеләр.
-
ШСУ спикерын сайлау 12.09.2022
12 нче сентябрьдән 20 нче сентябрьгә кадәр гимназиядә ШСУ (Укучыларның мәктап советы) спикерын сайлау алды кампаниясе башланды. Бу уку елында 5 кеше үзенең кандидатурасын тәкъдим итте: Гозәеров Әмир, Зәйдуллина Индира, Габдрахманов Тимур, Минзафарова Айзилә, Иванов Тимерхан. Аларның программалары ВКга куелачак.
Сайлаулар 22-23 нче сентябрьдә үтәчәк.














