МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
15.05.2024

15 май – ХАЛЫКАРА ГАИЛӘ КӨНЕ

Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.
Зурлар төркемендә "Әниемнең һөнәре" темасы астында флорист әниләр белән очрашу узды. Чәчәктән композицияләр ясау буенча масстер-класс карадылар, чәчәкләрне танып исемнәрен истә калдырдылар. Соңыннан төрле уеннар аша белемнәрен ныгыттылар. -
14.05.2024

Пластилин белән эшләү балаларда һәрвакыт зур кызыксыну уята һәм матур эшләр булдыру теләген уята.Әмма кечкенә яшьтәге балаларда үз эшләрен булдыру осталыгы әле формалашмаган.Шуна күрә пластилинография техникасы пластилин белән кәгазьгә,картонга төрле рәсемнәр ясаудан гыйбәрәт.Пластилин белән буяу баланын фантазиясен,фикерләвен,вак-кул моторикасын үстерү өчен бик кызыклы,нәтиҗәле чара булып тора.
Работа с пластилином всегда вызывает у детей огромный интерес и пробуждает желание создавать красивые работы. Но в младшем дошкольном возрасте навык самостоятельного создания работ еще не сформирован. Поэтому пластилинография – техника, принцип которой заключается в создании пластилином лепной картинки на бумажной, картонной или иной основе является доступной малышам.Рисование с помощью пластилина — это очень интересное, эффективное средство для развития воображения и мелкой моторики у ребенка. -
09.05.2024

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм парадында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты.
-
26.04.2024

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел.
Шул уңайдан Мәлләтамак авылында Габдулла Тукайның бюстын тантаналы рәвештә ачу чарасы булды. Әлеге чарада мәктәпкә әәерлек төркеме балалары шагыйрьнең шигырен сәхнәләштереп күрсәтте. -
25.04.2024

В рамках Всероссийского "Дня Эколят" в младшей группе провели экологическую беседу "Знакомство с эколятами"
Цель: познакомить детей с правилами поведения в природе.
В этот день дети познакомились с сказочными героями "Эколятами" - друзьями и защитниками природы :
Шалуном, Умницей, Тихоней и Ёлочкой. Дети ухажевали за комнатными цветами: поливали, протирали пыль. А также познакомились с правилами поведения в природе. -
25.04.2024

Бүген, мәктәпкә әзерлек төркеме бакча күләмендә Г. Тукай туган көненә багышланган "Тукай иленә сәяхәт" дигән кичә үткәрде."Су анасы", "Эш беткәч уйнарга ярый" әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Кичәдә кечкенәләр, Тукай шигырьләренең тылсымлы юллары аша Туган телебезгә чиксез мәхәббәтләрен горурланып сөйләделәр.
-
22.04.2024

Ясле төркеме балалары Җир көне бәйрәме белән таныштылар.
Мондый яшьтә танышу барлык тереклеккә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру өчен кирәк.
Ата-аналарга балалар белән табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, җирне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләшергә тәкъдим ителде.
Балалар глобус белән таныштылар, "чүп җыегыз"уенын уйнадылар.
Малыши ясельной группы познакомились с праздником День Земли.
Знакомство в таком возрасте необходимо для того, чтобы раньше сформировать бережное отношение к всему живому.
Родителям было предложено поговорить с детьми о правилах поведения в природе, о том как беречь землю.
Малыши познакомились с глобусом, поиграли в игру "Собираем мусор". -
12.04.2024

12 апрель–Юрий Гагарин кешелек тарихында беренче булып космик ачыш ясаган көн –Россиядә Космонавтика көне буларак билгеләнә. Мәктәпкә әзерлек төркемендә космонавтика көненә багышланган кызыклы әңгәмә узды, кисеп ябыштыру шөгыле үткәрелде. Балалар өйдә дә әти-әниләре белән бергәләп матур рәсемнәр ясап, кул эшләре эшләп алып килделәр.
-
11.04.2024

11апрель-каен агачы көне.
Ул-ак төстәге кайрысына кара сызыклар төшерелгән, куе ботаклы агач. Яз көне кар эреп бетәр-бетмәс чакта йокыдан уяна.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме каен турында бик күп яңалыклар белделәр, оригами ысулы белән каен агачын ясадылар. Кул эшләрен янәшә куеп каен урманын булдырдылар. -
27.03.2024

Кечкенәләребез үстерешле уеннар уйныйлар. Үстерешле уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга өйрәтә. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Яңадан- яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.






