МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида "Кубэлэк" Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, РТ, с.Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 166/1 |
| Телефон: | +7(855)-563-90-02 |
| E-Mail: | DKub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кубэлэк" |
| Руководитель: | Карамова Гульназ Рустамовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 100 |
| У нас учат: | 13 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида "Кубэлэк" Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Мин- милләтемнең киләчәге, горурлыгы" бәйгесендә Ильхан җиңү яулады! 30.04.2025

Бүген "Мин- милләтемнең киләчәге, горурлыгы" исеме астында үткән районкүләм бәйгедә катнашып мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Нәгимов Ильхан җиңү яулады. Ильханны әзерләгән тәрбиячесе Гөлсинур Ханифовнага, музыка җитәкчесе Айгөл Мәҗитовага, әти- әниләренә бакчаның Администрациясе исеменнән рәхмәт белдерәбез, киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз!
-
"Яшь бөреләр" фестивалендәге җиңүләр 28.04.2025

Бүген районкүләм үткәрелүче "Яшь бөреләр" фестиваленең гала концертында бию һәм җыр коллективларыбыз уңышлы чыгыш ясап 1 нче урынны яуладылар. Исхаков Камиль белән Шамиль һәм Башаров Тимур "Нәфис сүз" номинациясендә шулай ук 1нче урынга лаек булдылар. Аларны котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Организовали и провели «День Эколят». 25.04.2025

25 апреля 2025 года в нашем детском саду был организован и проведён «День Эколят». Основными целями мероприятия являлись экологическое просвещение воспитанников, формирование у них ответственного экологического поведения. В этот день дети продолжали вместе со сказочными героями «Эколятами» – друзьями и защитниками природы: Шалуном, Умницей, Тихоней и Ёлочкой, беречь и сохранять Природу, закрепляли правила поведения в природе: как надо поступать и как поступать нельзя.
-
Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан төрле чаралар оештырылды 25.04.2025

Безнең "Күбәләк" балалар бакчасында сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Тукай геройлары" дигән темага рәсемнәр ясадылар; әдипнең әсәрләрен өйрәнеп, "Шигырь бәйгесе"ндә катнаштылар. Йомгаклау чарасы буларак, "Тукай - безнең күңелләрдә" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.
-
Җир планетасы көне 22.04.2025

Җир планетасы һәм аның экосистемасы - безнең йорт. 22 апрель көнне бөтен дөнья кешеләре Җир-Ана көнен билгеләп үтәләр һәм табигатьне саклауның мөһимлеген искә алалар. Уртанчылар төркемендә Җир планетасы көне.
-
«Аргамак» ат спорт комплексына экскурсияга бардык 21.04.2025

Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән «Аргамак» ат спорт комплексына экскурсияга бардык. Балалар атларны якыннан күреп, аларның холыкларын, нәрсә ашарга яратканнарын белделәр.
-
"Мин бит татар малае" конкурсында катнашу 21.04.2025

Воспитанник старшей группы Башаров Азамат стал дипломантом 3 степени Всероссийского конкурса детского творчества "Мин бит татар малае", организованного МКУ "Управление образования Исполнительного комитета Елабужского муниципального района"
-
Конкурс на лучший уголок «Безопасное движение» 15.04.2025

Конкурс на лучший уголок «Безопасное движение».
-
12 апреля-День Космонавтики 11.04.2025

12 апреля наша страна отмечает День Космонавтики. В этот день воспитанники познакомились с историей освоения космоса, о первом полете человека в космос, узнали много новых профессий, связанных с космонавтикой и получили большой заряд положительных эмоций.
-
"Нәүрүз гүзәле – 2025" республика бәйгесендә катнашу 10.04.2025

Бүген Түбән Кама шәһәренең 15 нче балалар бакчасында «Сөенеч» курчак театры белән берлектә оештырылган "Нәүрүз гүзәле – 2025" республика бәйгесе узды. Бу бәйге - яшь талантлы гүзәл кызларның язгы матур бәйрәме булды. "Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче сәләтле кызыбыз Самира Әхмәтҗанова искиткеч нәтиҗәләр күрсәтеп, финалда лаеклы беренче урынны яулады. Самираны әлеге бәйгегә әзерләгән тәрбияче Гөлсинур Ханифовнага, музыка җитәкчесе Айгөл Наиловнага, дәү әнисе белән дәү әтисенә, әти- әнисенә зур рәхмәтләр юллыйбыз. Самирабызны әлеге җиңүе белән ихлас котлыйбыз! Яңадан- яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз!



