МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Кечкенә китапчыклар. Книжки- малышки 19.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында бакчабызда "Кечкенә китапчыклар бүләк ит" акциясе уздырылды. Балалар әти- әниләре белән берлектә төрле темаларга кечкенә китапчыклар алып килделәр.
В рамках Года родных языков и народного единства в детском саду проходит акция "Подари книжку- малышку". Дети совместно с родителями сделали различные книжки на разнообразную тематику.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңыеннан, уртанчылар төркемендә театр почмагы булдырылды. 19.03.2021

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүнең төрле формалары арасында театр һәм театралләштерелгән уеннар аерым урын алып тора. Театр эшчәнлегендә иң мөһим бурычларның берсе булып шәхес буларак , үзенә, үз яштәшләренә һәм башка кешеләргә уңай мөнәсәбәт тора. Балаларны сәнгатькә тарту, зурлар белән аралашырга өйрәтә, җәмгыятьтә үзен-үзе тота белеп,актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә әһәмиятле роль уйный. Балалар үзләренә читтән карарга, партнёрлары белән килешенеп аралашырга, эш итәргә өйрәнәләр.Тамашачылар алдында чыгыш ясау балада үзендә ышаныч формалаштыра. Без, тәрбиячеләр беренчедән балаларны башка кешенең хисләрен аңларга, үз хисләрен күрсәтә белергә, аңлашып эш итәрә өйрәтергә тиеш. Икенче бурыч сөйләм культурасы формалаштыру .Театралләштерелгән уеннар баланың сөйләм телен үстерүгә, сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтүгә, халык авыз иҗатын өйрәнүгә зур йогынты ясый.Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Геройларның характерына туры китереп, дөрес интонация кулланып бала чиста , аңлаешлы итеп сөйләргә тырыша. Шулай итеп аваз культурасы яхшыра. Балалар әсәрнең эчтәлеген яхшырак үзләштерә.Ул туган теленең байлыгын, аның сәнгатьлелеген үзләштерә.
-
Уттан сак бул! 18.03.2021

Бүген балалар белән "Уттан сак бул!" темасына уен формасында әңгәмә үткәрелде, аның барышында балаларга балалар бакчасында һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белделәр, шулай ук янгын чыккан очракта дөрес гамәлләр турында өйрәнделәр. Дидактик материаллар өстендә эшләп теманы ныгыттылар.
-
"Күңелле эстафета". "Весёлая эстафета 17.03.2021

-
Милли савыт-саба 16.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, уртанчылар төркемендә "Милли савыт- сабалар" темасына әңгәмә булып узды. Балалар авыл күренеше белән таныштылар,хәзерге һәм элекке заманда кулланылган савыт- саба турында белемнәрен ныгыттылар.
-
Масленица- Май чабу бәйрәме 12.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге алы уңаеннын, балалар бакчасында төрле күңел ачу кичәләре уздырылып бара. Бүген бездә Масленица-Май чабу бәйрәме булып узды. Балалар кунак булып килгән Петрушка, Клоун һәм Убырлы белән төрле кызыклы уеннар уйнадылар, жырлар жырладылар, биеделәр. Бәйрәм азагында Масленица балаларны тәмле коймак белән сыйлады.
-
Уртанчылар төркеме Масленица- Май чабу бәйрәме белэн таныша 12.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге алы уңаеннын, уртанчылар төркеме балалары Масленица- Май чабу бәйрәме белән таныштылар. Балалар бәйрәмнең тарихы һәм үткәрү тәртибе белән таныштылар. Май чабу бәйрәменең асылы булган коймак белән тәмләп чәй эчтеләр.
-
Бәйрәм иртәләре дәвам итә. 10.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, төркемнәрдә "Әнием- күз нурым" исемле бәйрәм иртәләре дәвам итә. Балалар әниләрг багышланган җырлар, шигырьләр сөйләделәр, күңелле биюләрен күрсәтеп үттеләр. Шулай ук әниләр үзләре дә читтә калмады, алар балалары белән бергәләшеп төрле-төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәм азагында һәр әни балаларының кечкенә куллары белән ясаган бүләкләрне алдылар.
В рамках года родных языков и народного единства, в группах проводятся праздничные утренники, посвящённые Международному женскому Дню 8 Марта. Воспитанники вместе с воспитателем исполняли песни , танцевали. Гости праздника, мамы и бабушки помогали ребятам в проведении весёлых игр. В заключении все мамы получили маленькие сюрпризы, сделанные своими руками. Праздник доставил всем много радости и приятных впечатлений.
-
Беренче язгы чәчәк 09.03.2021

Уртанчылар төркемендә "Бренче язгы чәчәк" темасына кисеп-ябыштыру эшчәнлеге. Балалар яз турында белемнәрен киңәйттеләр, яз аеның үзенчәлекләрен кабатладылар һәм беренче язгы чәчәк белән таныштылар. Алган белемнәрен ныгыту максатыннан кисеп-ябыштыру ысулы белән беренче язгы чәчәкне сүрәтләделәр.
-
Әниемә бүләккә-бәйрәм открыткасы. Поздравительная открытка для мамы. 09.03.2021

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Әнием бүләккә- бәйрәм открыткасы" темасына кисеп-ябыштыру эшчәнлеге. Эшчәнлекнең максаты: балаларның төрле композицияләр белән эшли белү күнекмәсен, иҗади сәләтен үстерү, матурлыкны күрә белергә, бәйрәм открыткаларын бизәргә өйрәтү, әниләргә ихтирам хисе тәрбияләү.
В подготовительной группе занятие по аппликации на тему "Поздравительная открытка для мамы". В ходе занятия дети научились составлять красивую композицию с помощью аппликации, привлекая полученные ранее умения и навыки; развивали зрительную координацию, мелкую моторику, чувство цвета, творческие способности. Так же дети научилисьпроявлять внимание по отношению к маме.







