Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская начальная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “Зәй-Каратай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423273, Республика Татарстан, Лениногорский район, c.Зай- Каратай, ул.Уныш, 51 |
| Телефон: | +7(855)-95 6-52-39 |
| E-Mail: | Lyaysa.Ahmetova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Зай-Каратайская НОШ» МО «ЛМР» РТ |
| Руководитель: | Ахметова Ляйса Шагитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 8 учащихся |
| У нас учат: | 3 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская начальная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “Зәй-Каратай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Весеннее половодье 30.04.2026

-
«Что значит работать в команде»
27.04.2026
Утро понедельника 27 апреля 2026 года в школе традиционно началось с торжественной линейки, церемонии вноса флагов, исполнения гимнов Российской Федерации и Республики Татарстан.
В этот день прошли очередные занятия цикла «Разговоры о важном». Тема встречи — «Что значит работать в команде» — оказалась не только актуальной, но и очень полезной для учеников начальных классов.
Ребята с педагогами обсудили, почему командная работа важна для успеха в разных сферах жизни. На уроке разобрали примеры, как взаимовыручка, обмен идеями и уникальные навыки каждого помогают достигать общих целей. Ведь именно в единстве наша сила!
В современном мире редко удаётся достичь больших успехов в одиночку. Умение слышать друг друга, договариваться, распределять задачи и доверять друг-другу.
Мы уверены: сегодняшний «Разговор о важном» поможет нашим ученикам не только успешнее учиться , но и строить крепкие отношения с окружающими.
-
Тукай яшәгәндә – милләтебез яшәр 25.04.2026

25 нче апрель көнне авыл мәдәният йортында Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган “Тукай яшәгәндә – милләтебез яшәр” дигән эчтәлекле чара узды. Бу чарада Зәй-Каратай мәктәбенең 1,3,4 сыйныф укучылары Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштерделәр. Тамашачыларны “кечкенә артистлар” Шүрәле яшәгән урманга сәяхәткә алып керде.Авыл мәдәнияты йортында үткәрелгән тантаналы чара Габдулла Тукайның мирасы мәңгелек, аның рухы күңелләребездә яши икәнен исбатлады.
Бу матур чара Г.Тукайның “Туган тел” жыры белән тәмамланды.



-
Татарча диктант-2026/Татарский диктант-2026 25.04.2026

“Татарча диктант -2026”
Бүген, 24 апрель көнне 10:00 сәгатьтә, мәктәбебез тагын бер тапкыр зур белем бәйрәменә – «Татарча диктант» акциясенә кушылды.
Бу чара татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм туган телебезгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.
Быелгы акция аеруча истәлекле: ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Диктант язу бары тик имтихан гына түгел, ул – татар мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү һәм дөнья буйлап татарларны берләштерүче чара.
Сегодня, 24 апреля, в 10: 00 наша школа в очередной раз присоединилась к большому празднику знаний – акции «татарский диктант».Мероприятие направлено на сохранение и популяризацию татарского языка среди широкой общественности, повышение уровня грамотности и интереса к родному языку.
В этом году акция особенно знаменательна: она приурочена к 140-летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Диктант – это не просто экзамен, это мероприятие, призванное привлечь внимание к татарской культуре и объединить татар по всему миру.
-
Күңелләрдә син, Тукай 22.04.2026

Габдулла Тукайга багышланган атналык кысаларында укучылар татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар карадылар.
Әлеге татарча мультфильмнар матур, образлы, мавыктыргыч итеп төзелгән.Габдулла Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли, башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик ,экологик, әхлакый тәрбия бирә. Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре аркылы бала әйләнә-тирә моһит белән таныша. Габдулла Тукай әсәрләре аша балалар татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша ала, һәм олыларга карата кайгыртучанлык, игътибар һәм ихтирам хисләрен, балаларда эшчәнлек, гаделлек, батырлык, тыйнаклык, җаваплылык, белем алуга омтылыш тәрбияли, үз телең – ана теленең биеклеген белеп яшәргә һәм аны өйрәнүне һәрвакыт дәвам итәргә кирәклеген төшендерә
Азактан укучылар белән Тукай иҗаты буенча викторина үткәрелде. -
ҖИР КӨНЕ 22.04.2026

"Бөтендөнья Җир көне" бәйрәме алдыннан Зәй-Каатай башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Г.Н. 3-4 сыйныф укучылары белән җир көненә багышланган чара үткәрде.
Балалар белән әйләнә-тирәбездәге бар нәрсәгә сакчыл караш турында сөйләшү алып барылды, Планетабызның сәламәтлеге турында сөйләделәр, аның проблемаларына игътибарны җәлеп иттеләр.
Шулай ук укучылар экологик бәйрәмнәрнең әһәмияте, табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең әһәмияте һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга шәхси өлеш кертүнең гади ысуллары турында белделәр. Актуаль экологик проблемаларны һәм аларны хәл итүдә һәр кешенең ролен тикшерүгә аерым игътибар бирелде.Укучылар “Татнефть” оешмасы тарафыннан үткәрелә торган экологик акциядә катнашулары һәм табигатькә ни дәрәҗәдә файда китерелү турында да әйтеп киттеләр.
Мондый чараларны үткәрү укучыларда экологик культура формалаштыруга, җаваплылык һәм актив гражданлык позициясе тәрбияләүгә ярдәм итә.
Экологик белемнәрен ныгыту максатыннан укучылар белән викторина үткәрелде.Бу көн балаларга яңа белемнәр ачарга һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл, иҗади мөнәсәбәтне аңларга ярдәм итте.
-
Диктант здоровья 21.04.2026

В рамках реализации коммуникационной стратегии «Санпросвет» федерального проекта «Санитарный щит страны – безопасность для здоровья» с 13 по 24 апреля 2026 года проходит Всероссийская санитарно-просветительская акция «Диктант здоровья» (диктант-санпросвет.рф) — «Здоровая улыбка и чистые руки». Обучаюәиеся МБОУ “Зай-Каратайская НОШ” тоже активно включились в написание диктанта.
В проекте «Здоровая улыбка и чистые руки» ребята:
- узнали секреты здоровой эмали и правильного ухода за зубами;
- выяснили, сколько секунд на самом деле нужно мыть руки;
- разобрались, когда гигиена особенно важна;
- получили полезные советы, которые теперь применяют на практике
Каждый желающий школьник ответил на вопросы диктанта и оценил свои знания, а также получил электронный сертификат участника.
-
Татарча диктант 21.04.2026

Агымдагы елның 24 – 26 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узачак. Әлеге чара 24 апрельдә – Татарстанда, 25 апрельдә – Россия төбәкләрендә, ә 26 апрельдә чит илләрдә уздырылачак. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту. Быел «Татарча диктант» акциясе унберенче тапкыр үткәреләчәк һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак. «Татарча диктант» акциясенең трансляциясе 24– 26 апрель көннәрендә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Татарча диктант язу мәйданчыгы Зәй-Каратай мәктәбендә дә булдырылды. Татар телен сөючеләрне берләштерәбез һәм көтеп калабыз. Акция үткәрү көне 25 апрелдә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә .( https://diktant.tatar/#qa )
-
Меры безопасности во время весеннего половодья. 20.04.2026

- Не выходить на лёд во время паводка.
- Не кататься на самодельных плотах, досках, брёвнах или плавающих льдинах. Оторванная льдина, холодная вода, быстрое течение грозят гибелью.
- Не прыгать с одной льдины на другую.
- Не стоять на обрывистых и подмытых берегах — они могут обвалиться.
- Не подходить близко к ледяным заторам, не устраивать игр в этих местах.
- Не подходить близко к ямам, котловинам, канализационным люкам и колодцам.
Запрещено: выходить на отдалённые водоёмы, переправляться через реку в период ледохода, подходить близко к реке в местах затора льда и другие действия.
Меры контроля
Родителям рекомендуется:
- Не допускать детей к реке без надзора взрослых, особенно во время ледохода.
- Предупредить детей об опасности нахождения на льду при вскрытии реки или озера.
- Разъяснять правила поведения в период паводка, запрещать детям шалить у воды.
- Не разрешать кататься на самодельных плотах, досках, брёвнах или плавающих льдинах.
- Проводить беседы с детьми об опасностях, которые подстерегают их на весеннем льду. Воспитывать у них навыки безопасного поведения, демонстрируя на собственном примере осторожность.
-
Тукай безнең йөрәкләрдә 20.04.2026

Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгына багышланган күргәзмә "Тукай - бөек шагыйрь, без - аның оныклары"
26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Габдулла Мөхәммәтгариф улы татар шигъриятендә иң якты йолдыз. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.
Тукай үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Үлемсез Тукай шигърияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга уза.
Мәктәбебезнең китапханәчесе Камалетдинова Р.К. укучылар өчен “Тукай безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырды, укучыларны Габдулла Тукайның иҗаты һәм китаплары белән таныштырды.


















