Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская начальная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “Зәй-Каратай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423273, Республика Татарстан, Лениногорский район, c.Зай- Каратай, ул.Уныш, 51 |
| Телефон: | +7(855)-95 6-52-39 |
| E-Mail: | Lyaysa.Ahmetova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Зай-Каратайская НОШ» МО «ЛМР» РТ |
| Руководитель: | Ахметова Ляйса Шагитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 8 учащихся |
| У нас учат: | 3 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская начальная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “Зәй-Каратай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Героями не рождаются, героями становятся
01.03.2017
Классный руководитель 7 класса Гатаулина Г.Х. провела классный час на тему «Героями не рождаются, героями становятся», посвящённый героям нашего времени, о самых обычных людях, совершивших героические поступки не ради славы, а во имя добра, по зову души и сердца. Их мужество и храбрость, самопожертвование показали, на что способна сила человеческого духа
-
Чаңгы ярышлары 28.02.2017

Хәрби-патриотик айлык кысаларында ярышлар дәвам итә.
-
Маршировка 28.02.2017

28.02 көнне сафта йөрү һәм җыр ярышы узды. Нәтиҗәләр:
1- урын - 4 һәм 8 нче сыйныфлар;
2 - урын - 2, 3 һәм 6 нчы сыйныфлар;
3- урын - 7 нче сыйныф.
АФӘРИН!
-
"Лыжня России" чаңгы ярышлары 24.02.2017

24 нче февраль көнне "Лыжня России" чаңгы ярышлары булып узды.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган линейка узды 22.02.2017

-
Обелискка веноклар кую 22.02.2017

Бөек Ватан сугышында катнашкан, һәлак булган, тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок кую.
-
“Телләр белгән- илләр гизгән” исемле КВН 21.02.2017

21 нче февраль көнне 6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары арасында “Телләр белгән- илләр гизгән” исемле КВН уздырылды.Укучылар үзләренең туган телен ни дәрәҗәдә яхшы белүләре буенча көч сынаштылар.Төрле уен бәйгеләрдә шарадалар ярдәмендә табышмаклар чиштеләр,метаграммалар кулланып сүзләрне төрләндерделәр,һ.б.Юкка гына мәгърифәтче К.Насыйри: “Туган телнең серләрен өйрәнү-бөек эш ул”,-димәгәндер.
-
Обелискка веноклар әзерләү 21.02.2017

-
Туган телем-иркә гөлем 21.02.2017

9 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Галиуллина Асия Хәйдәровна җитәкчелегендә Туган тел көненә багышланган стенгазета чыгардылар. Стенгазетада Туган тел көненең килеп чыгышы турында мәгълүмат бирелде. Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыгуы, анда 1957 елның 21 февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студентның һәлак булуы, 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итүе турында мәгълүмат туплау укучыларда зур кызыксыну уятты.
Стенгазетада күренекле кешеләрнең (К. Насыйри, Г.Тукай, Дәрдемәнд, Г.Бәширов, Ф.Яруллин) татар теле турында язган фикерләре дә урнаштырылды.
С. Әхмәтҗанованың “Анла,бала” исемле шигыре дә стенгазетаның эчтәлеген ачарга ярдәм итте.
Стенгазета өстендә эшләү укучыларда туган телгә карата хөрмәт, ихтирам , горурлык хисләре уятты.
-
Тел дигән дәрья бар 21.02.2017

Туган тел ! Бу сүз һәркем өчен кадерле , газиз!
Безнең туган телебез – татар теле
Яшәсен туган тел ,иң матур тел,
әткәм - әнкәмнең теле!!!
21.02 көнне 6,7,8,9нче сыйныфларның җыелма командалары “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” арасында “Тел дигән дәрья бар”дигән исем астында уен-бәйге үтте.Татар теле укытучысы Гимадиева Г.Җ. әзерләгән биремнәр укучыларның тел тарихын белүләрен, татар мәдәнияте белән кызыксынуларын, татар көе, моңы белән дә таныш икәнен күрсәтте.
Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау - кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын. (Фәнис Яруллин)


















