муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Бердәм экологик дәрес" 12.05.2014

12 май көнне мәктәптә "Бердәм экологик дәрес" үткәрелде. Дәресне Биология һәм химия укытучысы Фаляхова Илүсә Рәисовна үткәрде. Әйләнә-тирәбездә экологияне яхшырту максатыннан агач утырту акциясендә катнаштык.
-
Балалар бакчасында кунакта
02.05.2014
Язның яхшылык эшләү атнасында башлангыч сыйныф укучылары балалар бакчасында Г. Тукайның " Өч теләк" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр, сәнгатьле шигырьләр сөйләп, бәйрәмне " Туган тел" җыры белән тәмамладылар.
-
Чишмәләребезне чистарту 02.05.2014

Чишмәләр- барлык төр сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганагы. Чишмә яшәүдән туктаса, елга күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак. Шуны истә тотып 30 апрель көнне мәктәп укучылары Олыяз, Балыклы, Казаклар авыллары чишмә территориясен жыештырдылар.
-
Пожар куркынычсызлыгы конкурсы 02.05.2014

Пожар куркынычсызлыгы буенча укучыларының иҗади эшләре конкурсының муниципаль турында Ибрагимова Диләрәне 3нче урынны алуы белән котлыйбыз. Алга таба уңышлар сиңа, Диләрә!
-
Математикадан дистанцион олимпиада 29.04.2014

Февраль аенда математикадан үткәрелгән дистанцион олимпиаданың нәтиҗәләре буенча 9 башлангыч сыйныф укучысы сертификат һәм 4 укучы рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Г. Тукайның тууына - 128 ел 29.04.2014

26 апрельдә Г. Тукайның тууына 128 ел булу уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан аның әсәрләренә карата ясалган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды, викторина үткәрелде
-
ЧиП конкурсы 24.04.2014

17 апрель ЧиП конкурсында башлангычтан 4 укучы катнашты. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Ата-аналар җыелышы 16.04.2014

15нче апрель көнне 11 сыйныфлврда әти-әниләр җыелышы булды. БДИ на әзерлек торышына анализ ясалды, имтихан үткәрү кагыйдәләре кабат искәртелде.
-
Атналыкка йомгак 12.04.2014

Башлангыч сыйныфлар атналыгын ябу тантанасы үткәрелде. Атналыкка йомгак ясалды. Актив катнашучы укучыларга грамоталар тапшырылды. Барысы да канәгать булып калдылар.
-
Табышмаклар илендә 11.04.2014

Башлангыч сыйныф укучылары арасында укуыларның зирәклеген, тапкырлыгын ачыклау максатыннан " Табышмаклар илендә" һәм космонавтика көненә багышлап " Башваткыч " дигән уен чаралары үткәрелде. Укучылар зур активлык күрсәттеләр.















