Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" Елабужского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе, Municipal autonomous general educational institution "Multilingual educational complex "Adymnar - Alabuga" Yelabuzhsky municipal district of the Republic of Tatarstan
Визитная карточка
| Адрес: | 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Б. Урманче, д. 7а |
| Телефон: | +7(855)-579-91-41;+7(855)-579-91-42 |
| E-Mail: | adymnar.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" ЕМР РТ, РТ АМР "Полилингваль белем бирү комплексы "Адымнар - Алабуга" МАБУ |
| Руководитель: | Махмутов Айзат Гамирович |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 1200 учащихся |
| У нас учат: | 79 учителей, языки обучения: русский, татарский, английский |
Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" Елабужского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе, Municipal autonomous general educational institution "Multilingual educational complex "Adymnar - Alabuga" Yelabuzhsky municipal district of the Republic of Tatarstan - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Әти-әниләр өчен олимпиада 25.04.2026

25 апрель көнне әти-әниләр өчен татар теле буенча төбәкара олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Апрель аеның башыннан старт алган олимпиаданың сайлап алу этабында 1312 ата-ана катнашты. Алар арасында Татарстан республикасының 42 шәһәр-районыннан, болардан тыш Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия республикалары, Свердловск өлкәсе, хәтта Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәреннән дә катнашучы милләттәшләребез бар.
Онлайн этапта югары балл җыйган беренче 100 кеше йомгаклау этабына чакырылды. Йомгаклау этабында Алабуга районыннан тыш, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Актаныш, Әлмәт, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән районнарының төрле мәктәпләреннән әти-әниләр катнашты.
Тантаналы чарага Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча «Яңарыш» республика фондының башкарма директоры Сөнгатуллина З.Х., Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Мерзон Е.Е., Алабуга муниципаль районы Мәгариф идарәсе башлыгы Балобанова С.С., Бөтендөнья Татар конгрессының Алабуга җирле бүлекчәсе җитәкчесе Әхмәтова Р.З. чакырылды.
Олмипиада нәтиҗәләре:
Гран-при: Юнысова Резеда Рәсим кызы (Сарман районы);
1 нче урын: Исмагилова Илсөяр Гамирҗан кызы (Түбән Кама шәһәре);
2 нче урын: Зиннатова Лилия Максут кызы (Алабуга шәһәре), Хәбибрахманова Минзилә Мөдәрис кызы (Казан шәһәре) ;
3нче урын: Низамутдинова Рузилә Равил кызы (Мамадыш районы), Савельева Ирина Илья кызы (Яр Чаллы шәһәре);
Лауреатлар: Фатихова Сәвия Габделхай кызы (Яр Чаллы шәһәре), Ибраһимова Эльмира Рщшит кызы (Алабуга шәһәре), Гарипова Илиза Дилшат кызы (Яр Чаллы шәһәре), Зәкиева Энҗе Фәиз кызы (Әлмәт шәһәре), Мирзамуратова Гөлшат Мурат кызы (Мөслим районы), Габдрахманова Резеда Рәдис кызы (Актаныш районы), Мулланурова Айсылу Мөдәррис кызы (Тукай районы), Саматова Гүзәл Назил кызы (Тәтеш районы), Хәмитова Әнисә Зөфәр кызы (Кукмара районы), Нуриева Илсинә Хәйдәрян кызы (Минзәлә шәһәре).
Олимпиадада призлы урыннар яулаган катнашучыларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр бирелде. Акчалата бүләкләрне иганәчебез, шәхси эшмәкәр Нурислам Мидхәт улы Кадыров тапшырды.
5 апреля состоялся заключительный этап Межрегиональной олимпиады по татарскому языку для родителей. В отборочном этапе олимпиады, приняли участие 1312 родителей. Среди них наши соотечественники из 42 городов и районов Республики Татарстан, а также из Москвы, Санкт-Петербурга, Республики Башкортостан, Удмуртии, Чувашии, Свердловской области и из Объединенных Арабских Эмиратов. Первые 100 человек, набравшие высокие баллы на онлайн этапе, были приглашены на заключительный этап. В заключительном этапе помимо Елабужского района приняли участие родители из разных школ Казани, Набережных Челнов, Нижнекамска, Актанышского, Альметьевского, Кукморского, Мамадышского, Менделеевского, Мензелинского, Муслюмовского, Сармановского, Спасского, Тетюшского, Тукаевского, Черемшанского районов. На торжественное мероприятие были приглашены исполнительный директор Республиканского Фонда Возрождения памятников истории и культуры Сунгатуллина З. Х., заместитель руководителя исполнительного комитетеа Елабужского муниципального района Мерзон Е.Е., руководитель Елабужского отдела Всемирного конгресса татар Ахметова Р.З., начальник управления образования Елабужского муниципального района Балобанова А. С.
Результаты олимпиады:
Гран-при: Юнусова Резеда Расимовна (Сармановский район);1 место: Исмагилова Ильсияр Гамирзяновна (г. Нижнекамск);
2 место: Зиннатова Лилия Максутовна (г. Елабуга),
Хабибрахманова Минзиля Мударисовна (г. Казань);
3 место: Низамутдинова Рузиля Равильевна (Мамадышский район),
Савельева Ирина Петровна (г. Нижнекамск),
Кареева Ирина Ильинична (г. Набережные Челны);
Лауреаты: Фатыхова Савия Габдулхаевна (г. Набережные Челны),
Ибрагимова Эльмира Рашитовна (г. Елабуга),
Гарипова Илиза Дильшатовна (г. Набережные Челны),
Закиева Энже Фаизовна (г. Альметьевск),
Мирзамуратова Гульшат Муратовна (Муслюмовский район),
Габдрахманова Резеда Радисовна (Актанышский район),
Мулланурова Айсылу Мударрисовна (Тукаевский район),
Саматова Гузель Назиловна (Тетюшский район),
Хамитова Аниса Зуфаровна (Кукморский район),
Нуриева Ильсина Хайдаряновна (г. Мензелинск).
Участники, занявшие призовые места на олимпиаде, были награждены дипломами и денежными призами. Денежные призы вручил спонсор, индивидуальный предприниматель Нурислам Мидхатович Кадыров.
- Олимпиадага чакырылучылар исемлеге 25.04.2026
-
«Татарча диктант-2026» 24.04.2026

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә унберенче тапкыр уздырылган Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Чараның төп максаты – татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту. “Адымнар-Алабуга” күптелле белем бирү комплексы да акциядән читтә калмады.Бу чарада мәктәбебез укучылары, укытучылары һәм әти-әниләре актив катнашты. Алар Габдулла Тукайның “Бәхет” дип аталган әсәрен ишетеп яздылар. Төп текст алдыннан Г. Тукайның «Туган тел» шигыре язылды. Диктант текстын югары категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы Ибраһимова Гөлшат Илсур кызы укыды.
Всемирным конгрессом татар 2026 год объявлен для татарского мира годом Габдуллы Тукая. В связи с этим 140-летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая была посвящена всемирная акция по проверке знаний «Татарча диктант», которая проводилась 24-26 апреля текущего года в одиннадцатый раз. Основная цель мероприятия- сохранение и популяризация татарского языка среди широкой общественности, повышение уровня грамотности, стимулирование интереса к изучению татарского языка, а также укрепление национального самосознания и культурной самобытности татарского народа. Полилингвальный образовательный комплекс «Адымнар-Алабуга» не остался в стороне: активное участие в акции приняли учащиеся, учителя и родители. Они написали под диктовку произведение Габдуллы Тукая «Бәхет» («Счастье»). Перед основным текстом было написано стихотворение Г. Тукая «Туган тел» («Родной язык»). Текст диктанта прочитала учитель родного языка и литературы высшей категории Ибрагимова Гульшат Ильсуровна. -
Әти-әниләр өчен татар теле буенча төбәкара олимпиада
18.04.2026
Хәерле көн! Хөрмәтле милләттәшләр!
Сезне әти-әниләр өчен татар теле буенча төбәкара олимпиадада катнашырга чакырабыз.
Олимпиада ике турда үтә. Беренче, онлайн тур 1-18нче апрель көннәрендә https://clck.ru/3RrVXv сылтамасы буенча тест биремнәрен үтәү формасында оештырыла.
Сайлап алу этабында югары баллар җыйган 100 кеше 25нче апрель көнне чараның йомгаклау этабына “Адымнар-Алабуга” мәктәбенә чакырылачак. Йомгаклау этабында катнашучыларга катнашучы дипломы тапшырыла. Җиңүчеләргә яхшы бүләкләр каралган! Барыгызны да актив катнашырга чакырабыз! -
Китапханә дәресе 17.04.2026

Бүген "Адымнар- Алабуга" комплексының мәгълүмати-китапханә үзәгендә "Казан-ислам дөньясының мәдәни башкаласы" дигән темага дәрес узды. 2нче Г сыйныфы укучылары Казан шәһәренең кыскача тарихы белән таныштылар, үзләренә күп яңа мәгълүмат алдылар. 3нче В сыйныф укучысы Әгдәмова Мәликә һәм 7нче В сыйныф укучысы Мухаметзянов Сәетнең чыгышлары бу чараны тагын да ямьләндереп җибәрде.
Сегодня в библиотеке МАОУ "ПОК Адымнар-Алабуга" прошёл библиотечный урок на тему "Казань-культурная столица исламского мира" для учащихся 2 Г класса. Ученики познакомились краткой историей города Казань, ответили на вопросы и узнали много нового. А выступления ученицы 3 В класса Агдамовой Малики и ученика 7 В класса Мухаметзянова Саида украсили мероприятие. -
“Әдәпле кешеләр була һәрчак матур гадәтле” 28.02.2026

3Б сыйныфында “Әдәпле кешеләр була һәрчак матур гадәтле” исемле викторина уздырылды. Анда укучылар телләр өйрәнүнең мөһимлегенә төшенделәр. Дөньяда иң күп телләр белүче турында мәгълүмат алдылар. Мавыктыргыч сорауларга җаваплар таптылар.Тәрбия, әдәп темаларына багышланган мәкаль-әйтемнәрне ныгыттылар. Бер-берләренә карата тәрбияле, гаделлек сыйфатларын күрсәттеләр.
В 3Б классе была проведена викторина "Вежливые люди бывают всегда красивые". В нем учащиеся осознали важность изучения языков. Нашли ответы на интересующие вопросы. Закрепили пословицы и поговорки на темы воспитания, нравственности. Проявили друг к другу воспитательные, справедливые качества.
-
Тукай әкиятләре эзеннән 26.02.2026

Мәктәбебез китапханәсендә, татар теле атналыгы кысаларында, 4 нче Г сыйныфы укучылары өчен (укытучылары Семенова Н.Н., Комиссарова Ф.Г.) “Тукай әкиятләре эзеннән” дигән мавыктыргыч әдәби викторина уздырылды. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында видеоролик карадылар, сорауларга җавап бирделәр. Укучылар зур кызыксыну белән “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә һәм Сарык” әкиятләре буенча биремнәрне үтәделәр. Викторина аша балалар Габдулла Тукай әкиятләренең тылсымлы дөньясына сәяхәт кылдылар. Чара укучыларның әдипкә карата мәхәббәтен тагын да ныгытты, китап укуга омтылышларын арттырды. КитапханәчеСиринә Гомәрова апалары балаларны Тукай әкиятләре буенча күргәзмә белән дә таныштырды.Чара бар укучыларның да күңеленә хуш килде.
В библиотеке школы в рамках недели татарского языка для учащихся 4-х классов (учителя Семенова Н.Н., Комиссарова Ф. Г.) была проведена увлекательная литературная викторина “По следам сказок Тукая”. В ходе мероприятия ребята посмотрели видеоролик о жизни и творчестве поэта, ответили на вопросы. Учащиеся с большим интересом выполнили задания по сказкам Тукая. Через викторину дети совершили путешествие в волшебный мир сказок Габдуллы Тукая. Мероприятие еще больше укрепило любовь читателей к писателю, повысило интерес к чтению. Библиотекарь Сирина Гумарова познакомила детей с выставкой по сказкам Тукая. Мероприятие понравилось всем учащимся. -
Туган тел көне 20.02.2026

Һәр халыкның – үз тарихы, үз гореф- гадәтләре, үз теле. Туган тел – дөньяны танып белү, өйрәнү - төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч ул. 21 енче февраль – туган телләр көне. Бүген “Адымнар-Алабуга” күптелле белем бирү комплексында туган телләр көненә багышланган “Туган телем – татар теле” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә 2-6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар ана телләрендә шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар башкардылар, халкыбызның әйтем-мәкальләрен искә төшерделәр. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
У каждого народа-своя история, свои традиции, свой язык. Родной язык-это волшебный золотой ключик к познанию, изучению и пониманию мира. 21 февраля - День родного языка. Сегодня в полилингвальном образовательном комплексе "Адымнар-Алабуга" прошел литературно-музыкальный вечер, посвященный Дню родного языка. В мероприятии приняли участие учащиеся 2-6 классов. Они рассказывали стихи на родном языке, пели красивые песни, вспоминали пословицы и поговорки нашего народа. Завершился праздник песней "Туган тел".
-
Конференциядә җиңү 13.02.2026

13 февральдә КФУның Алабуга институтында «Татар теле һәм әдәбияты, тарих: үткән, бүгенгесе, киләчәге» дигән XVII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. 7 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Сәетның әлеге дәрәҗәле чарада җиңүче булуына без бик шатбыз! Татар теле укытучылары З.С.Данилова һәм Ф. Г.Комиссаровага талантлы укучыбызны әзерләүгә керткән зур өлешләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
13 февраля в Елабужском институте КФУ состоялась XVII Всероссийская научно-практическая конференция «Татарский язык и литература, история: прошлое, настоящее, будущее». Мы рады сообщить, что ученик 7 В класса Мухаметзянов Саид стал победителем этого престижного мероприятия! Выражаем искреннюю благодарность учителям татарского языка Даниловой З.С. и Комиссаровой Ф.Г. за их неоценимый вклад в подготовку нашего талантливого ученика. -
Җәлил иҗаты буйлап 13.02.2026

Алабуга шәһәренең 1 нче мәктәбендә Муса Җәлилнең юбилеена багышланган сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесе узды. Бәйге 3 номинациядә үткәрелде. Җиңүчеләр арасында безнең дә укучыларыбыз бар: 1 нче сыйныфтан Зиннәтов Гаяз - 3 нче урын (Гомәрова С.З., Данилова З.С.), 6 нчы сыйныфтан Файзрахманова Әминә - 2 нче урын (Сибгатуллина Ф.Ә). Афәрин, балалар! Алга таба да уңышлар телибез.
13 февраля на базе СОШ №1 г. Елабуги проходил муниципальный конкурс, посвященный творчеству Мусы Джалиля “Жизнь моя песней звучала в народе”. В конкурсе принимали участие ученик 1-го класса Зиннатов Гаяз и ученица 6-го класса Файзрахманова Амина, учащиеся заняли 3, 2-е места соответственно.











