МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422240,Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Нижняя Сосна, ул.Героя Сарвара, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-683-27-28 |
| E-Mail: | Ssos.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Соснинская ООШ» |
| Руководитель: | Абдрахманов Ильгизар Гафурович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 18 |
МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Весенняя неделя добра" 10.03.2015

Иртәнге линейкада Котдусов Г.Х. атналык турында хәбәр итте. Укучыларны акциядә актив катнашырга чакырды. Юлда йөрү кагыйдәләренә дә тукталды.
-
Котлыйбыз! 09.03.2015
Беренче сыйнф укучыларына мәктәп тормышына күнегү, юл хәрәкәте иминлеген үтәү күнекмәләрен арттыру максатыннан республика күләмендә «Беренче сыйныф укучысыныӊ мәктәпкә имин килеп җитүенә ярдәм ит!» дигән конкурс үткәрелде.11-13 яшьлекләр арасында слоган номинациясендә Садыйков Данил 3 дәрәҗә дипломга лаек булды. Житәкчесе Садыйкова Альбина Рәшит кызы. Афәрин! -
Зарница-2015 09.03.2015
Чепья урта мәктәбендә төп белем бирүче мәктәп командалары арасында “Зарница Поволжья - 2015” дип исемләнгән хәрби-спорт уеннары булып узды. Безнең команда икенче урынны яулады. -
8 март белән котлау 07.03.2015

8 нче март уңаеннан мәктәптә котлау иртәсе булды. 8 нче сыйныф укучылары кызларны, хатын-кыз укытучыларны бәйрәм белән котладылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 06.03.2015

Укучылар "Батырлар даны-мәңгелек" дигән акциядә бик актив катнашалар. Үзләренең нәселләрендәге сугышта катнашкан кешеләрне барлыйлар.
-
Гаилә-ил тоткасы 05.03.2015

Хәбибуллиннар гаиләсе Ор мәдәният йортында үткән "Гаилә-ил тоткасы" дигән конкурста уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 04.03.2015

4 класслар әтиләре белән очрашу кичәсе үткәрделәр. Аларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Әтиләр солдатта булган вакытларын искә төшерделәр. Бергә уеннар уйнадылар.
-
Котлыйбыз! 03.03.2015

6 нчы сыйныф укучысы Галлямов Алмаз хоккей буенча район командасы составында уйнап , Аксубайда 1 нче урын яулады.
-
Чаңгы ярышы 03.03.2015

Район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышында Рахимова Инзилә 2 нче урын яулады.
-
ГТО бирәбез 03.03.2015

Чаңгы буенча ГТО нормалары тапшырабыз.












