Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422266,РТ,Балтасинский район,с.Нижняя Кня, ул. Школьная,дом 5а |
| Телефон: | +7(843)-682-85-56 |
| E-Mail: | Kninskaya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Книнская ООШ им. Б.С.Рахимова"Балтасинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Низамиев Рамиль Вакилович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 42 учеников и 8 воспитанников/Бездә 42 укучы, 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
"Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" 25.12.2012

Мәктәптә - "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" дигән спорт бәйрәме уздырылды.
-
Фәнни-практик конференция 24.12.2012

22 нче декабрь көнне Нөнәгәрдә Кәшифә Тумашевага 110 яшь тулу уңаеннан "Сәнгатьтә райондашларыбызның җуелмас эзләре" темасына узган I региональ фәнни-практик конференциядә катнашып, VIII сыйныф укучысы Сөнгатуллина Инзилә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. (Җитәкчесе: Әхмәтова Раилә Тимербаевна)
-
Бүләккә - тимераяк! 20.12.2012

Күптән түгел мәктәптә районның танылган спортчылары белән очрашу булып узган иде. Данлыклы көрәшче Айдар Хәйретдинов, татарча көрәш белән кызыксынган башлангыч сыйныф укучысы Нигъматуллин Илназга тимераяк бүләк итте.
-
Яңа елга әзерлек эшләре 20.12.2012

Мәктәптә Яңа елга әзерлек эшләре бара: кар сыннары ясала, газеталар чыгарыла, мәктәп бизәлә, бәйрәм программасы әзерләнә.
-
Полиция хезмәткәрләре белән очрашу 14.12.2012

14 нче декабрьдә мәктәпнең V - IX сыйныф укучылары өчен полиция хезмәткәрләре белән очрашу үткәрелде.
Укучылар алдында, Балтач районының балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге инспекторы, полиция капитаны Назипова Ләйсән Газинуровна, үзенең чыгышында Татарстан Республикасының 71 нче Законын кабат искә төшереп узды, укучыларның сорауларына җавап бирде.
Шулай ук укучылар каршында участок инспекторы,полиция капитаны Хуснутдинов Роберт Наилевич чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында Яңа ел бәйрәмен каршылаганда техника куркынычсызлыгы һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген кисәтте, автомобильдә йөрү буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне һәм саклау каешларын тагуны таләп итте, кышкы каникул чорында юл йөрү һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә тиешлекне аңлатты.
-
Ата-аналар җыелышы 13.12.2012

Мәктәпнең гомуми ата-аналар җыелышында, беренче көн тәртибе буенча, Балтач районы Үзәк шифаһанәсенең дәвалау эшләре буенча баш врачының урынбасары, балалар неврологы Ильясова Сәвия Фәрвазовна "Аралашу гармониясе - балаларның психик сәламәтлегенең нигезе" дигән темага чыгыш ясады.
Икенче көн тәртибе буенча, Балтач районының балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге инспекторы, полиция капитаны Назипова Ләйсән Газинуровна "Балалар арасында җинаятьчелекне кисәтү" дигән темага чыгыш ясады.
-
Һәйкәл яны кышын да чиста булырга тиеш! 10.12.2012

5 нче сыйныф укучылары кышын да һәйкәл тирәсен һәрвакыт тәртиптә тоталар.
-
Безнең укучы - Казанда үткән "Форпост"ның VII Слетында 07.12.2012

Тәртип саклаучы яшьләр оешмасы "Форпост"ның, 6 нчы декабрь көнне Казанда VII Слеты булып узды. Бу чарага безнең мәктәптән VIII сыйныф укучысы Низамиев Динар чакырулы иде. Ул грамота һәм чаңгы белән бүләкләнде.
-
"Сәламәтек театры"ның дәвамы 07.12.2012

Бүген "Сәламәтек театры"ның мәктәп турын V, VIII һәм IX сыйныф укучылары дәвам итте.
-
"Сәламәтлек театры" конкурсының мәктәп туры 06.12.2012

Бүген VI-VII сыйныф укучылары "Сәламәтлек театры" конкурсының мәктәп турын дәвам иттеләр. Алар "Универсиада-2013" темасы кысаларында "Сәламәтлек аланында" спектакле белән чыгыш ясадылар һәм йомгаклап:
- Һәммәгез дә безнең,
Теләктән уңыгыз:
Сәламәт булыгыз! - дигән теләкләрен җиткерделәр.





