муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Мәктәптә “Бөре” операциясе уздырылды. 02.04.2015

Мәктәп күләмендә каен һәм нарат бөресе җыю буенча ункөнлек игълан ителгән иде. Әлеге чарада һәр укучы актив катнашты. Нәтиҗәдә 1. 150г. каен, 2.130 г. нарат бөресе җыелды. Бөреләр ПО “Хлеб” оешмасына тапшырылачак.
-
“Подвигу жить в веках” 01.04.2015

Район күләмендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Подвигу жить в веках” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге чарада 6 сыйныф укучысы Яфарова Алисә катнашты һәм җиңү яулады.
-
Волейбол ярышында җиңү яуладык. 30.03.2015

Район күләмендә 2003-2004нче елгы яшүсмерләр арасында волейбол ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебездән кызлар һәм егетләр командасы катнашты.Әлеге ярышта кызлар командасы 1 урынны, егетләр командасы 3 урынны яуладылар, ә Хайруллина Диләрә “Иң яхшы уенчы” исеменә лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде.
-
Тукай исемндәге җәмгыять призына татарча көрәш. 28.03.2015

Район күләмендә Тукай исемндәге җәмгыять призына татарча көрәш ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәп командасы 1 урынны яулады. Менә безнең батырлар:
Ахматханов Илдан- 1 урын
Нәбиев данил 1 урын
Рафиков Инсаф-2 урын
Зайцев тимур-2 урын
Рафиков Илназ- 3 урын
Рафиков Илсаф- 3 урын
Хабибуллин Рифнур- 3 урын
-
Сынау имтиханнары 27.03.2015

27 нче март көнне мәктәбебенең 9 нчы сыйныфы укучылары, бердәм республика тестларын тапшыруга әзерлек йөзеннән, татар теленнән тестлар эшләделәр.
-
“Агыла моң, агыла” 26.03.2015

Районда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлаган фәнни –практик конференция кысаларында үткән җыр конкурсында, безнең мәктәптән 7 сыйныф укучылары Сафиуллина Лилия һәм Сәләхетдинова Эльвиналар катнашты. Лилия – җиңүче, Эльвина – призёр булды. Бу уңышыгыз белән котлыйбыз, кызлар, киләчәктә дә җыр чишмәгез саекмасын!
-
“Һәр телне дә яхшы бел!” 25.03.2015

Бүген 9 сыйныф укучысы Мөбәрәкова Ләйлә Сабада үткән Әбрар Каримуллин исемендәге фәнни –гамәли конференциянең “Инглиз теле” секциясендә уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Россия беренчелеге. 25.03.2015

Узган ял көннәрендә Чувашстан башкаласы Чабаксар шәһәрендә татарча көрәш буенча 1999-2000 һәм 1997-1998 елларда туган егетләр арасында ил беренчелегенә ярышлар үтте. Әлеге ярышта мәктәбебездән Ахматханов Ильдан һәм Муллахметов Ильнарлар катнашты. Егетләребез 17-18 яшьлекләр арасында зур җиңүгә ирештеләр. Ильдан 1 урынны, Ильнар 2 урынны яулады. Молодцы!
-
“Яз килә -Нәүрүз килә!” 24.03.2015

Мәктәптә матур бәйрәмнәрнең берсе – “Нәүрүз”не бәйрәм иттек. Яз кызы белән Кыш бабайның көч сынашуы, төрле кызыклы уеннар; өйдән – өйгә кереп, карга боткасына май, күкәй, ярма җыеп йөрү – һәр баланың күңеленә хуш килде. Соңыннан бик тәмләп саф һавада карга боткасы ашадылар.
-
Безнекеләр –җиңүче! 24.03.2015

5,8,10 сыныф укучылары “Татар Теле.ИНФО” үткәргән халыкара татар теле олимпиадасында катнашып, җиңүче дипломнары һәм сертификатларга ия булдылар.









