муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
Новости школы/Мәктәп яӊалыклары
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Ләйлә “Детская общественная приемная” проекты белән таныштыра. 07.12.2015

Яңгул урта мәктәбенең балалар хокукын яклау буенча җәмәгать ярдәмчесе Ләйлә Мөбәрәкова үзенең эшен мәктәптән читтә дә алып бара башлады. Ул бүген районның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә булды, анда Резеда Саляховна һәм Әлфия Илгизовналар белән очрашты. Алар белән киләчәккә үзенең эшен планлаштырды. Остазлар аңа үзләренең киңәшләрен бирделәр һәм эшендә уңышлар теләделәр. Ул шулай ук районның балар хокукын яклау буенча эшләүче вәкиле Ахмадиева Гөлнара Айдаровна белән дә очрашты, ул да Ләйләгә үзенең киңәшләрен бирде.
-
“Наркотикларсыз тормыш” 04.12.2015

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында, 9-11 сыйныф укучылары өчен “Үз тормышыңны җимермә!” темасына чара уздырылды. Укучылар наркотиклар куллануның аянычлы нәтиҗәләре күрсәтелгән презентация карадылар, бу афәттән саклану кагыйдәләре белән таныштылар.
-
“Талантларны барлар чак” 02.12.2015

Мәктәбебездән Сәләхетдинова Эльвина һәм Эльвира, Валиев Рәсим, Сафиуллина Лилияләр район күләмендә уздырылган Римма Ибрагимова исемендәге “Талантларны барлар чак” дип исемләнгән конкурста-фестивальдә катнаштылар. Алар әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясап сертификатларга ия булдылар.
-
Йомгаклау иншасы. 02.12.2015

11 сыйныф укучылары рус теленнән йомгаклау иншасы яздылар.
-
«Детская общественная приемная» проекты белән танышабыз. 01.12.2015

10 сыйныф укучысы Мубаракова Ләйлә 1-4 сыйныф укучыларын әлеге проект белән таныштырды һәм “Синең хокукларың һәм бурычларың” дигән темага уен-дәрес уздырды. Ул мультфильмнар аша укучыларга үзләренең хокукларын аңлатты, шулай ук бурычларын да искә төшерде.
-
Рәсем конкурсы. 30.11.2015

Мәктәп күләмендә “Боз өстендә үзеңне сак тот”! дигән темага рәсем конкурсы уздырылды. Әлеге конкурста 1-4 сыйныф укучылары актив катнашты. Иң яхшы дип табылган рәсемнәр район күләмендә узучы конкурска җибәрелде. Әлеге конкурста катнашкан укучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
Инглиз теленнән мониторинг. 26.11.2015

Бүген 4, 6, 8 сыйныф укучылары инглиз теленнән мониторинг эшләделәр.
-
«Ана - бөек исем...» 26.11.2015

5-11 сыйныф укучыларының әниләре өчен «Ана - бөек исем...» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. Укучылар көче белән әзерләнгән тирән эчтәлекле бәйрәм концерты әниләрнең күңеленә хуш килде. Шулай ук укучыларның әниләре турында ясалган буклетлардан күргәзмә оештырылды.
-
Тарих атналыгы дәвам итә. 25.11.2015

Тарих атналыгы кысаларында 8 сыйныфларда Гөлчәчәчәк Илфаковна тарихтан ачык дәрес күрсәтте. Дәрескә әти-әниләр һәм укытучылар чакырылды.
-
“Кадерледән кадерле әниләр”! 25.11.2015

Мәктәбебездә әниләр көненә багышланган бәйрәм чаралары башланып китте. Бүген 1-4 сыйныф укучыларының әниләре мәктәпкә кунакка килделәр. Аларга укучылар көче белән зур концер күрсәтелде, чәй табыны әзерләнде.









