муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
ЕГЭ һәм ГИАларга әзерләнәбез
02.03.2013
9нчы һәм 11нче класс укучылары өчен районда сайланма фәннәр буенча пробный ЕГЭ һәм ГИА уздырылды.
-
Рәхмәт хаты. 01.03.2013

Мәктәбебезнең бию коллективы 2 рәттән Малмыж шәһәрендә узган “Нократ моңнары” фестивалендә катнаша. Шушы уңайдан, мәктәбебезгә, Киров өлкәсенең Милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе исеменнән, фестивальдә актив катнашкан һәм татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда керткән өлешебез өчен рәхмәт хаты тапшырылды.
-
Очрашу 01.03.2013

Мәктәбебезнең 3 һәм 4 класс укучылары авыл китапханәсенә, Армия сафларында хезмәт итеп кайткан, авылдашыбыз, Ризванов Ришат белән очрашуга бардылар.
-
Туган тел көне 26.02.2013

21-февраль туган тел көне итеп билгеләп үтелә.
-
Әти-әниләр җыелышы. 26.02.2013

Мәктәп күләмендә әти-әниләр җыелышы уздырылды. Җыелышта полиция хезмәткәре, Балтач районы юл йөрү иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Шәфигуллин Ф.Т. катнашты.
-
«Нократ моңнары” конкурс-фестивале. 25.02.2013

Мәктәбебезнең бию түгәрәге коллективы Малмыж шәһәрендә узган “Нократ моңнары” дип исемләнгән регионара конкурста катнашып, 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
-
«Аҗаган-2013” 22.02.2013

Мәктәп күләмендә традицион Аҗаган уены уздырылды. Аҗаган маршировка белән башланып китте. Карта буенча яшерен пакет эзләү, “тапкырлар аланы”, “миналанган кыр”, җитезләр аланы”,” төз атучылар тукталышы”, “айболит мәйданчыгы”, “ противогаз кию тукталышы”, “ яшь пожарниклар оешмасы” кебек станцияләр оештырылды. Һәр укучы әлеге станцияләрдә үз белемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан барысы бергә учак тирәли утырып бәрәңге ашадылар.
-
"Ягез әле, егетләр!" 22.02.2013

9-11 класс укучылары өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм уздырылды.
-
«Замечательный вожатый-2013” 21.02.2013

Район күләмендә отряд вожатыйлары конкурсы уздырылды. Безнең мәктәптән 7 класс укучысы Закирова Гөлүсә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
-
“Әтием-терәгем” кичәсе 21.02.2013

Мәктәп тә 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Әтием-терәгем” дигән кичә уздырылды. Кичәгә 5-8 класс укучыларының әтиләре чакырылды. Әтиләр өчен “Гаилә нигезе-әхлаклылык” дигән доклад сөйләнде. Аннары Гарипов Ринат абый үзенең Армия сафларында хезмәт иткән вакытлары турында сөйләде, балаларга үгет-нәсихәтләрен бирде. Бәйрәмнең икенче өлешендә укучылар көче белән концерт куелды. Кичә барышында укучыларның көндәлек, дәфтәрләреннән күргәзмә ясалды.









