муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Аҗаган-2017" 20.02.2017

Мәктәп күләмендә традицион аҗаган уены узды. Әлеге көн мәктәптә чын бәйрәм төсе алды. Иртәдән үк мәш килеп ярышларга әзерләнгән укучыларга карап укытучылар да үзләренең мәктәп елларын искә алдылар. Аҗаган строевой җыр конкурсы белән башланып китте. Аннары уенның иң күңелле моменты, серле пакет эзләү башланды. Һәр сыйныф махсус карта буенча хәрәкәт итеп яшерелгән пакетны табып, анда язылган биремне үтәргә ашыкты. Укучыларыбыз беренче медицина ярдәме күрсәтү, противогаз кию, пожар куркынычсызлыгы, интеллектуаль ярыш, отжимание ясау, граната ату кебек ярышларны да уңышлы уздылар. Уен ахырында урыннар билгеләнде, җиңүчеләргә мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
Руфил-беренче! 20.02.2017

2001-2002 нче яшүсмерләр арасында Татарстан күләмендә "Сабантуй" газетасы призына татарча көрәш бәйгесе узды. Әлеге ярышта районыбыз командасы катнашты. Команда составында мәктәбебез укучысы Хабибуллин Руфил дә бар иде. Бу ярышта ул матур көрәш үрнәкләре күрсәтеп беренче урынны яулады. Молодец!
-
"Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!" 18.02.2017

Спорт һәм оборона-масса айлыгы кысаларында укучыларыбыз авылыбыз һәйкәлләренә рейд уздырдылар. Рейд барышында Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин һәйкәле кардан чистартылды.
-
"Ягез әле, егетләр!" 18.02.2017

9-11 сыйныф укучылары өчен "Ягез әле, егетләр!" дип исемләнгән кичә уздырылды. Кичәдә 2 команда ярышты. Ярышлар арасында кызларыбыз бик матур концерт номерлары күрсәттеләр, ахырдан бәйрәм дискәтүге оештырылды
-
Хоккей 18.02.2017

Мәктәбебездә хоккей мәйданчыгы беркайчан да тынып тормый. Укучыларыбыз бик тырышып хоккей уйнау серләренә төшенәләр. Бүген хоккей сөюче укучылар командасы Карадуган авылында ярышта булып кайттылар. Алар бик матур уен күрсәттеләр һәм 4 урынны яуладылар. Аларның әле беренче тапкыр район күләмендә хоккей ярышында катнашулары. Киләчәктә алар тагын да зурырак уңышларга ирешерләр дип ышанып калабыз.
-
Башлангыч сыйныф укучылары олимпиадада. 16.02.2017

3 - 4 сыйныф укучылары өчен район күләмендә математика һәм рус теленнән олимпиадалар уздырылды.Әлеге олимпиадаларда мәктәбебездән Валиева Н., Николаева А һәм Мингазов И. ләр катнашты.
-
Әти-әниләр җыелышы узды 16.02.2017

9 сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен ОГЭга әзерлек мәсьәләләре буенча җыелыш уздырылды. Җыелышта әти-әниләр мәктәп һәм район күләмендә узган сынау имтиханнарының нәтиҗәләре белән таныштырылды, алга таба эшне планлаштыру буенча фикер алышулар булды.
-
Математикадан ОГЭ үткәрелде. 15.02.2017

Бүген 9 сыйныф укучылары,ОГЭга әзерлек максатыннан, математикадан мәктәп күләмендә сынау имтиханы эшләделәр.
-
Конкурсларда катнашабыз. 14.02.2017

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары район, республика күләмендә конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннар да яулыйлар.
-
ФОРПОСТ 13.02.2017

ФОРПОСТ отрядлары арасында, Г.А.Сидоров истәлегенә, район күләмендә ярыш уздырылды. Әлеге ярышта форпост членнары үзләрен физик яктан сынадылар. Ярышта мәктәбебез командасы уңышлы чыгыш ясады һәм шәхси беренчелектә Ризванов Инсаф һәм Фәләхетдинова Диләрәләр призлы урыннарга лаек булдылар.









