Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №3 поселка городского типа Актюбинский" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ,Азнакаевский муниципальный район, п.г.т. Актюбинский ул. Лесная, д. 22А |
| Телефон: | +7(855)-923-01-47 |
| E-Mail: | S3akt.azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №3 пгт. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галеева Аделя Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 201 учащихся / 201 укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №3 поселка городского типа Актюбинский" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << ( 751 ) 752 753 754 755 756 757 758 759 760 >>
-
Китапханәдә "Ачык ишекләр" көне
12.05.2014
I сыйныф укучылары бистә китапханәсендә үткәрелгән "Ачык ишекләр" көнендә катнаштылар. Укучылар бистә китапханәсендә уку залында татар һәм рус телләрендә өйрәнгән шигырьләрен укыдылар, кызыклы китаплар белән таныштылар.
-
"Терроризмга - юк" 12.05.2014

Бүген, 12 май көнне мәктәбебездә "Терроризмга - юк"! дигән исем астында класс сәгатье үтте.
Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары да актив катнашты. Сөйләшү вакытында күп сораулар биреп, үзләренең белемнәрен ныгыттылар.
-
Янгын сүндерүчеләр белән очрашу. 12.05.2014

Балаларны саклау көненә багышлап, безнең мәктәпкә янгын сүндерүчеләр белән очрашу булып үтте.
-
Бөек Җиңүгә 69 ел. 08.05.2014

Бүген, 8 нче май көнне бистәбездә Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Безнең укучы кызларыбыз җырлы маршировка конкурсында3 нче урынны алдылар. Укучылар митингка сугышта катнашкан әби-бабаларының һәм туганнарының портретларын тотып горур стена булып басып тордылар.
-
"Үлемсез полк" акциясе 08.05.2014

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан "Үлемсез полк" акциясе игълан ителде. Бу эшкә мәктәбебезнең барлык укучылары тартылды. Уку елы барышында сугыш ветераннарының тарихи сәхифәләрен яңарттылар: аларга багышланган проектлар, шәфкатьлелек чаралары, тәрбия дәресләре, дәрес - очрашулар һәм һәрбер укучы сугышта катнашкан туганнарының портретларын яңартып, алар белән горурлану хисләре тудырдылар.
-
Шәфкатьлелек акциясенә кушылып 08.05.2014

Беренчы сыйныф укучылары Җиңү көненә ветераннарга үз куллары белән ясаган чәчәкләр бүләк иттеләр.
-
Митинг 07.05.2014

Бүген, ягъни 7 нче май көнне безнең мәктәп укучылары иске Актүбәдә митингта катнаштылар. 3-6, һәм 10 нчы сыйныф укучылары бик эчтәлекле һәм матур итеп чыгыш ясадылар. Иске Актүбәдә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераннарын котладылар. I һәм II мәктәп укучыларына патриотик тәрбия үрнәге күрсәттеләр.
-
Хәтер вахтасы. 07.05.2014

Безнең укучылыр ветераннарны искә алу өчен хәтер вахтасына бастылар.
-
"Батырлык дәресләре" 06.05.2014

Бүген, барлык сыйныфларда "Ул көннәрнең даны мәңгелек" темасына тәрбия дәресләре үтте.
-
"Күргәзмә - экспозиция" 06.05.2014

Бүгенге тыныч тормышыбыз хакына үзләрен корбан иткән каһарманнарның тормышы яшь буын өчен үрнәк һәм тәрбия чарасы. Сугыш чорының тарихи вакыйгаларын чагылдырган "Күргәзмә - экспозиция" балаларга патриотик тәрбия бирүдә уңышлы алым.














