Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422751, РТ, Атнинский район, д. Старый Узюм, ул. Такташа, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-693-50-38 |
| E-Mail: | Ssuz.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староузюмская ООШ" |
| Руководитель: | Хисматуллин Рашит Махмутович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан “Г.Тукай әкиятләренә ияреп” дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Укучылар әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштерде, шигырьләр сөйләделәр. 23.04.2018

- Ташчишмә авылы клубында “Бәхетле балачак” исемле концерт куйдык. 20.04.2018
-
Укучыларыбыз Яңа Кенәр мәктәбендә узган РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге II районара һәм VI мәктәпкүләм “Шушы яктан, шушы туфрактан без” фәнни-гамәли укучылар конференциясендә катнаштылар. Уңышлар да күп. Халикова И. – 1 урын, Ибраһимова Ә. – 2 урын, Гайнуллин К. – 2 урын, Сәгыйтов Д. – 3 урын, Галиева Р., Габдрахманов И., Нәҗметдинов И. сертификатлар белән бүләкләнделәр. Молодцы! 13.04.2018

-
Укучыларыбыз Әскаров Азат (җитәкчесе – Хафизова М.Р), Ибраһимова Әдилә (җитәкчесе – Гайнуллина А.Ю.) Г.Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган “Без – Тукайлы халык” VII Республикакүләм Г.Тукай укуларында катнаштылар. 12.04.2018

-
Бездә кунакта “Ашыт” Дәүләт табигый тыюлыгы җитәкчесе Сабиров Р.Р. Башлангыч сыйныфлар бик матур уен оештырдылар. Рәшит абыйлары дипломнар тапшырды. 12.04.2018

-
12 апрель – Космонавтика көне уңаеннан тәрбия сәгатьләре узды. 11.04.2018

-
1 нче сыйныф җитәкчесе Шәрифҗанова Р.В. “Китап – киңәшчең синең” темасына ачык тәрбия сәгате үткәрде. Укучыларны китаплар тарихы белән таныштырды, китап турында табышмаклар, канатлы сүзләр укыды. 03.04.2018

-
Кошлар көнен билгеләп уздык. Башлангыч сыйныф укучылары кошлар турында белемнәрен сынадылар. Рәшит абыйлары бик күңелле уен оештырды. 02.04.2018

-
JuniorSkils чемпионатының район этабында 9 нчы сыйныф укучысы Халикова Инзилә – 2 урын, 8 нче сыйныф укучысы Солтанов Салават – 1 урын алдылар һәм, мәктәп командасын алга чыгарып, 1 урынны яулап кайттылар. Җитәкчеләре – Шәрифҗанов Р.С. һәи Сагитова Э.Г. Молодцы!!! 30.03.2018

-
Мәктәптә Иске Өҗем, Олы Әтнә, Күшәр мәктәпләре кызлары катнашында бадминтон ярышы булып узды. 2,3,5,6 нчы сыйныфлар катнашты, дипломнар, медальләр белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре – Кашшапов А.Х. Кызлар молодцы! 30.03.2018
















