Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753, РТ, Атнинский район, д. Нижние Шаши, ул. Кирова, д. 56 |
| Телефон: | +7(843)-693-60-27 |
| E-Mail: | Skun.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кунгерская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Рафиль Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1832 |
| У нас учатся: | 101, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 18 |
Новости школы
Күңгәр урта гомуми белем мәктәбендә — заманча агросыйныфлар!
Опубликовано: 08.09.2026Бүген мәктәбебездә бик мөһим һәм куанычлы вакыйга булып узды. Физика, математика, химия һәм биология кабинетлары нигезендә өр-яңа агросыйныфлар ачылды.
Бу заманча белем бирү киңлекләре соңгы технологияләр һәм махсус лаборатория җиһазлары белән тәэмин ителде. Беренче күрсәтмә дәрестә үк балалар да, укытучылар да яңа җиһазларның мөмкинлекләрен зур кызыксыну белән сынап карадылар.
Шатлыгыбызны уртаклашырга һәм мәктәп коллективын котларга олы кунакларыбыз — районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Баязитов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыхов, күмәк хуҗалык рәисләре килде.
Шушы проектны тормышка ашыруда зур ярдәм күрсәткән Фәйзи Галиев исемендәге күмәк хуҗалык, «Күшәр» һәм «Таң» күмәк хуҗалыклары җитәкчеләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезнең ярдәм белән мәктәбебездә балалар өчен өр-яңа мөмкинлекләр туды.
Яңа якты сыйныфларыбыз укучыларга өстәмә белем алырга һәм киләчәктә заманча, престижлы һөнәрләр сайларга зур этәргеч булыр дип ышанабыз.
К списку новостей










