Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Җәйге каникуллар кызыклы һәм файдалы. 15.08.2023
Җәйге каникуллар һәр бала өчен иң озын, иң яраткан һәм иң көтеп алынган вакыт. Ул балаларның буш вакытының шактый өлешен тәшкил итә. Җәй - төсле буяулар белән тутырылган, җылы ягымлы кояш белән җылытылган, җәйге җил белән сугарылган кечкенә тормыш ул. Укучыларыбыз каникулларын бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр. Гөберчәк авылы китапханә мөдире Зарипова Гөлфирә Зөфәр кызы балалар белән һәрдаим очрашып торды. Алар өчен төрле чаралар, кызыклы уеннар оештырды. -
Мәктәп яны тәҗрибә участогы – тәрбия мәйданчыгы 19.07.2023
Укучыларның җәйге чорда мәктәп яны тәҗрибә мәйданчыгында практикаузуларына элек-электән зур игътибар бирелә. Менә бүген дә мәктәп янытәҗрибә мәйданчыгында укучылар белән сарымсаклар алдык. Сарымсакуңышы бик яхшы. Бу мәктәбебез укытучыларының һәм укучыларыныңтырыш хезмәт нәтиҗәсе. -
Бердәмлектә – көч 08.07.2023
Мәктәп яны тәҗрибә участогына килгән һәркем соклана. Әйләнә - тирәбез аллы – гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Шушы матурлыкны без үзебез тудырабыз. Бу, әлбәттә, барыбызның да тырыш хезмәт нәтиҗәсе. -
Аттестатлар тапшыру тантанасы 30.06.2023
Рәхмәт сиңа, бөек мәктәп,Укытучыларың өчен,Сезнең алда горурланыпӘйтәбез рәхмәт сүзен.Бүген 2023 нче елның 30 июнендә мәктәбебезнең тугызынчы сыйныф укучылары белем турында беренче документ алдылар. Аттестат алу – һәр тугызынчы сыйныф укучысы өчен мөһим вакыйга, чөнки аттестат – мәктәпне тәмамлаучыларның уңышларына гомуми бәя бирү генә түгел, ә күп кенә балалар өчен олы тормышка юллама да. Шатлык уртаклашырга һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга ата – аналар, укытучылар, кунаклар да килде. Балаларга укуда алга таба уңышлар теләүләре турында үгет – нәсихәт сүзләре яңгырады. Аттестатлар белән бергә актив тормыш позициясе өчен рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды, ата – аналарга рәхмәт сүзләре белдерелде. Чыгарылыш сыйныф укучыларыннан укытучыларга, сыйныф җитәкчеләренә, ата – аналарга җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Барлык чыгарылыш укучыларын мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән котлыйбыз, чын күңелдән бәхет, максатларга ирешүләрен телибез. -
«Замбези Елгасы» зооботаника бакчасы 06.06.2023
Экскурсия – ул балалар һәм олылар өчен дә искиткеч кызыклы һәм файдалы ял варианты. Җиденче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Г.Ф. Шәмсемөхәммәтова белән берлектә Казанның «Замбези елгасы» зооботаника бакчасында экскурсиядә булдылар. Экскурсия вакытында укучылар төрле хайваннар белән генә танышып калмадылар, алар ботаника бакчасының тарихын да белделәр.Зооботсад "Река Замбези"Экскурсия – удивительно интересный и полезный вариант досуга, как для детей, так и для взрослых. Семиклассники с классным руководителем Шамсемухаметовой Г.Ф. побывали на экскурсии в казанском зооботаническом саду «Река Замбези». Во время прогулки ученики познакомились не только с разнообразным животным миром, но и узнали историю ботанического сада. -
1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2023
1 нче июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу иң борынгы халыкара бәйрәмнәрнең берсе, аны 1950 нче елдан башлап бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Аны үткәрү турында карар Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе тарафыннан 1949 нчы елның ноябрендә махсус сессиядә кабул ителә. Халыкара балаларны яклау көне, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәүгә, фикер һәм дин ирегенә, белем алуга, ял итүгә, физик һәм психологик көч кулланудан саклануга булган хокуклары, балалар хезмәтен эксплуатацияләүдән саклау кирәклеге турында искәртү. Шуңа бәйле рәвештә бүген мәктәптә укучылар белән ачык һавада уеннар үткәрелде. Балалар бер-берсе белән аралаштылар, төрле ярышларда үз көчләрен сынадылар. Бәйрәм көне кызыклы һәм файдалы үтте. -
1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне
01.06.2023
1 нче июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу иң борынгы халыкара бәйрәмнәрнең берсе, аны 1950 нче елдан башлап бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Аны үткәрү турында карар Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе тарафыннан 1949 нчы елның ноябрендә махсус сессиядә кабул ителә. Халыкара балаларны яклау көне, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәүгә, фикер һәм дин ирегенә, белем алуга, ял итүгә, физик һәм психологик көч кулланудан саклануга булган хокуклары, балалар хезмәтен эксплуатацияләүдән саклау кирәклеге турында искәртү. Шуңа бәйле рәвештә бүген мәктәптә укучылар белән ачык һавада уеннар үткәрелде. Балалар бер-берсе белән аралаштылар, төрле ярышларда үз көчләрен сынадылар. Бәйрәм көне кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Сабантуй бәйрәме 30.05.2023
Шау-гөр килә киң болыннар,Кырлар һәм су буйлары.Котлы булсын, милләттәшләр,Мәктәп Сабантуйлары!Мәктәбебездә төрледән-төрле чаралар уздырылып тора. Бүген барлык укучылар һәм укытучылар катнашында Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Сабантуй ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча,безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бәйрәм ул. Укучыларыбыз бәйрәмдәхалкыбызның милли уеннарында катнаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Сабантуй бәйрәме күңелле рухта тәмамланды, һәр укучы бүләкләр беләнкайтып китте. -
Спорт туризмы буенча ярышлар 29.05.2023
26 - 27 нче май көннәрендә мәктәбебез укучылары физик-тәрбия укытучысы Нәбиуллин Разил Расип улы җитәкчелегендә Үрнәк җирлегендә оештырылган туристик слётта катнашып, төрле юнәлешләрдә үзләренең көчләрен сынадылар. 8 нче сыйныф укучысы Гарипов Әмир “Җәяүле туризм” буенча II нче урынга ия булды. Җыр юнәлешендә укучыларыбыз I нче урынга лаек булдылар. Командалар арасында спорт туризмы буенча Сикертән мәктәбе командасы III нче урынны яулады. Әлеге ярышларда катнашучыларыбызны чын күңелебездән котлыйбыз. Алдагы ярышларда уңышлар телибез.Соревнования по туристическому слётуС 26 по 27 мая учащиеся нашей школы под руководством учителя физической культуры Набиуллина Разила Расиповича приняли участие в районном туристическом слёте, организованном в поселке Урняк. Ученик 8 класса Гарипов Амир занял II место в соревнованиях по спортивному туризму по дисциплине “дистанция пешеходная”. В конкурсе песни команда заняла I место. Среди команд по спортивному туризму команда Сикертанской школы заняла III место. От всей души поздравляем участников соревнований. Желаем им дальнейших успехов и побед. -
Язгы табигатькә экскурсия 26.05.2023
Көтеп алган җылы, язгы матур көннәр килеп җитте. 26 нчы май көнне 1-4 нче класс укучылары (җитәкчеләре: Заһидуллина Г.Д., Гарипова А.А.) туган җиргә мәхәббәт, соклану хисе, сакчыл караш, табигатьне сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү максатыннан, язгы табигатькә сәяхәт оештырдылар. Авылыбызның соклангыч табигатен күрү өчен укучыларыбыз Кесмәс елгасы янында ял иттеләр, күңелле уеннар уйнадылар, балык тоттылар. Җитәкче апалары балаларга авылыбыз тарихы, табигатьнең истәлекле урыннары турында бик аңлаешлы итеп сөйләделәр. Сәяхәт укучыларга ошады, бик күңелле һәм файдалы булды. Әйләнә- тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен, анда күбәләкләр очсын, матур-матур кошлар сайрасын.Весенняя экскурсия на природуНаступили долгожданные теплые весенние дни. 26 мая учащиеся 1-4 классов (руководители: Загидуллина Г. Д., Гарипова А. А.) организовали весеннее путешествие на природу с целью воспитания любви к родной земле, чувства восхищения природой родного края и бережного отношения к ней, экологической культуры. Чтобы увидеть удивительную природу нашего села, наши ученики отдыхали у реки Кисмесь, играли в веселые игры, ловили рыбу. Учителя рассказали ребятам об истории нашего села, о красотах природы родного края. Экскурсия понравилась ребятам, было очень весело и интересно. Пусть не теряются красота и изобилие окружающей нас природы, пусть не пересыхают родники, пусть цветет земля, летают бабочки, поют красивые птицы.











