Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Всемирный день борьбы со СПИДом 04.12.2023

Всемирный день борьбы со СПИДом
1 декабря во всем мире отмечается Всемирный день борьбы со СПИДом. Это не праздник, а особенный день, чтобы привлечь внимание мировой общественности и просто людей к проблеме СПИДа, ценности человеческой жизни. В рамках проведения этого дня, участники проекта СМС дети нашей школы провели акцию, приуроченную к Всемирному дню борьбы со СПИДом.
-
VIII нче районара Мәһдиев укулары 02.12.2023

VIII нче районара Мәһдиев укуларының юнәлешләре түбәндәгечә булды:
Укучылар өчен:
- Туган төбәктә сакланган гореф-гадәтләр (мәкалә)
- 2023 нче ел Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан “Бөек кеше- галиҗәнап укытучы?” (истәлек-хатирә)
- М.Мәһдиев иҗатында Бөек Ватан сугышын чагылдырган мизгелләрне (патриотик рәсемнәр)
- М.Мәһдиев әсәрләрендә бирелгән үзенчәлекле образлар (фәнни-эш)
Укытучылар өчен:
- “Замана укучысын тәрбияләүдә М.Мәһдиев әсәрләренең роле”.
VIII нче районара Мәһдиев укуларының эшләре тикшерелде. Нәтиҗәләр ясалды. 4 нче декабрь көнне сәгать 10.00 Zoom платформаса аша Мәһдиев укуларының җиңүчеләре хәбәр ителәчәк. -
1 декабрь- Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең туган көне 01.12.2023

1 декабрь- Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең туган көне
Бүген Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең туган көне. М. Мәһдиев 1930 нчы елның 1 нче декабрендә Арча районы Гөберчәк авылында туа. Язучы иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлый. Аспирантурада укыган елларында ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксына. 1960 нчы еллардан соң матбугатта аның мәкаләләре басылып чыга башлый. Укытучы, остаз, галим, тәнкыйтьче Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләре бүгенге көндә дә яратып укыла -
30.11.2023

4 нче класс укучысы Хәертдинов Раязны бөтенрәсәй фән олимпиадысының муниципаль этабында тормыш иминлеге нигезләре фәненнән призер булуы белән котлыйбыз. (Җитәкчесе - Заһидуллина Г.Д.) Без сезнең белән горурланабыз.
-
30.11.2023

З нче класс укучысы Хөсәенов Данирны бөтенрәсәй фән олимпиадысының муниципаль этабында тормыш иминлеге нигезләре фәненнән призер булуы белән котлыйбыз. (Җитәкчесе - Гарипова А.А.) Без сезнең белән горурланабыз.
-
Профсоюз ярышлары 28.11.2023

Профсоюз ярышлары
27 нче ноябрьдә Арчаның 7 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе базасында бадминтон һәм өстәл теннисы буенча зона ярышлары булып узды. Әлеге спорт төрләрендә Сикертән беренчел профсоюз оешмасы әгъзалары да актив катнашып, призлы урыннарга ия булдылар. Бадминтон буенча Нәбиуллин Р.Р. – I нче урын, Кузьмина М.Д. – III нче урын. Өстәл теннисы буенча Хисмәтуллин И.И. – II нче урын, Солтанова Р.Р. – III нче урыннарга лаек булдылар. Нәбиуллин Разил Расип улы районкүләм финалда үз көчен сынаячак. Аңа зур уңышлар телибез. Барлык катнашучыларны җиңүләре белән котлыйбыз, алда һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын! -
27.11.2023

Солтанов Рәмзилне укучыларның Бөтенрәсәй фән олимпиадасының муниципаль этабында география фәне буенча призёр булуы белән котлыйбыз. (Укытучысы – Сәгыйдуллина Ч.Р.).
-
Заһирә Гомәрова - балалар язучысы 25.11.2023

Заһирә Гомәрова - балалар язучысы
1930 нчы елның 12 нче апрелендә табигатьнең иң гүзәл ягы – Арча районы Чөмә-Елга авылында туа. Заһирә апа туган авылында дүрт ел белем ала, аннан Сикертән җидееллык мәктәбен бетерә. Заһирә Мөхәммәт Мәһдиев белән бер мәктәптә укый. “Без бишенче класска килгәндә, ул алтынчыда иде”,- дип искә ала Заһирә апа.
Гөберчәк китапханәсе җитәкчесе Зарипова Г.З. укучылар белән балалар язучысы Заһирә Гомәрова турында әңгәмә үткәрде. Укучылар белән хикәяләрен укыдылар, фикер алыштылар. -
«Тылсымлы әверелешләр» 23.11.2023

«Тылсымлы әверелешләр»
Психология атналыгы кысаларында 1-4 нче сыйныфларда «Тылсымлы әверелешләр» дигән уен дәресе үткәрелде. Аның төп максаты - укучыларның психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча белем һәм күнекмәләрен формалаштыру иде.
«Волшебные превращения»
В рамках недели психологии в 1-4 классах прошло игровое занятие «Волшебные превращения». Главной задачей которого было сформировать умения и навыки по сохранению и укреплению психического здоровья у учащихся.
-
“Татар халык бизәкләре" 23.11.2023

“Татар халык бизәкләре"
Мәктәбебездә “Туган телем сагында” акциясе дәвам итә. Бүген 6 нчы сыйныф җитәкчесе Нәгыймова Р.Р. укучылар белән “Татар халык бизәкләре” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Дәрес презентация белән үрелеп барды.
Сыйныф сәгатенең максаты: балаларны татар халкының милли киемнәре, орнамент белән якыннанрак таныштыру, милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау, балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.











