Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
28.05.2026

Бакчабызда эш гөрли. Берәү дә тик тормый. Бүген укытучылар мәктәп бакчасында помидор, чәчәкләр утырттылар, чүп үләннәреннән арындырдылар. #Минпросвещения#Навигаторыдетства#Росдетцентр#НавигаторыДетства16#МинОбрНаукиРТ#КомандаВоспитанияРТ#КомандаВоспитанияАрска#СикертанскаяООШимГКамала
-
26.05.2026

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме
Җиһанымның шундый бер мизгеле бар:
Ап-ак чәчәк аткан шомыртлар.
Көмеш кыңгыраулар чыңын көтеп
Ала чыгарылыш сыйныфлар.
Кыңгыраулар чыңлый, җырлый бүген,
Мәктәпләрдә яңгырый май җиткәч.
Моң тулы күңелне чайкап ала,
Мәктәп залларыннан сез үткәч. <…>
Күкләребез аяз булып торсын,
Тырышлыкны җуйма бер көн дә.
Ак теләкләр юлдашыгыз булсын,
Юллар якты булсын һәркемгә!
Җәүдәт ФәйзрахмановБүген барлык мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре гөрләп үтте. Соңгы кыңгырау... Мәктәп елларына бәйле бу бәйрәмнең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән. Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр булып һәркемнең күңел түрендә сакланыр ул. Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә дә бүген бик матур бәйрәм булып үтте: укучылар мәктәп елларына, укытучыларга, әти-әниләренә багышлап, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, вальс биеделәр. Бәйрәмне 9 нчы сыйныф җитәкчесе, педагог-оештыручы Шәймәрданова Алия Рафис кызы алып барды. Кунак булып Арча районының икътисад һәм финанс бүлеге башлыгы Зиннәтуллин Рөстәм Раушан улы, “Ак барс” агрокомплексы ширкәте баш хисапчысы Хисаметдинов Илшат Рифкат улы, “Ак барс” холдинг компаниясенең күзәтү советы рәисе, авылдашыбыз Сәләхов Шәйдулла Имам улы, Сеҗе җирлеге башлыгы Рөстәм Вазыйх улы Хәмидуллин, отставкадагы полковник, авылдашыбыз Сәләхетдинов Миннерадил Имаметдин улы, ветеран-укытучылар, әти-әниләр чакырылдылар. Бәйрәм бик матур, күңелле рухта үтте, матур хисләр калдырды. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына алдагы тормышларында, имтиханнарда зурдан-зур уңышлар телибез!!!
Сегодня во всех школах прошли “Последние звонки". Последний звонок... Кто из нас с любовью и ностальгией не вспоминает школьные годы, первых учителей… Последний звонок, неповторимые воспоминания, волнующие моменты. В Сикертанской основной школе имени Г. Камала сегодня тоже прошел замечательный праздник: ученики рассказали стихи, посвященные школьным годам, учителям, родителям, спели песни, станцевали вальс. Вела праздник классный руководитель 9 класса, педагог-организатор Шаймарданова Алия Рафисовна. Гостями праздника стали начальник отдела экономики и финансов Арского муниципального района Зиннатуллин Рустам Раушанович, главный экономист агрокомплекса “Ак Барс” Хисаметдинов Ильшат Рифкатович, председатель наблюдательного совета холдинговой компании "Ак Барс" Салахов Шайдулла Имамович, глава Сизинского сельского поселения Хамидуллин Рустем Вазихович, полковник в отставке, односельчанин Салахутдинов Миннерадил Имаметдинович, учителя-ветераны, родители. Праздник прошел в прекрасной атмосфере, оставил приятные впечатления. Желаем всем выпускникам успехов в дальнейшей жизни и на предстоящих экзаменах!!!
#Минпросвещения#Навигаторыдетства#Росдетцентр#НавигаторыДетства16#МинОбрНаукиРТ#КомандаВоспитанияРТ#КомандаВоспитанияАрска#СикертанскаяООШимГКамала -
25.05.2026

Сабантуй бәйрәме.
Сабантуй бәйрәме татар халкының иң олы һәм көтеп алган изге, хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Бүген мәктәбебезнең спорт мәйданында балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды. Сабантуй бүләксез булмый, шуның өчен һәр бала бүләк алып килде. Сабантуй бәйрәмен ачып җибәргәннән соң татар милли уеннары башланды: йомырка салган кашык белән йөгерү, аркан тарту, көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату. Бәйгеләрдә катнашучыларның берсе дә сынатырга, бирешергә теләмәде. Сабантуен тагын да ямьләндереп, дәртле татар көйләре уйнап торды. Барысы да рәхәтләнеп күңел ачтылар. Безнең балалар буыннан - буынга күчеп килгән милли гореф - гадәтләрнең, йолаларның югалып бару чорында яшиләр. Бүгенге бәйрәмнән соң җырларда, биюләрдә, уеннарда сакланып килгән йолалар киләчәк буыннарда да кабатланыр, сакланыр, онытылмас диеп ышынып калабыз.#Минпросвещения
#НавигаторыДетства
#Росдетцентр
#НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
22.05.2026

«ЭкоЯз-2026» Республика конкурсы кысаларында сигезенче атна «Чиста су» девизы астында уза. Төп бурыч-планетада яшәүче һәр кешегә Җирдә тереклекне саклап калу өчен су ресурсларының гаять мөһим булуын искә төшерү. Бүген акциягә Аглуллиннар гаиләсе дә кушылды. Алар гаилә белән чишмә кырыйларын җыештырдылар, чүп үләннәреннән арындырдылар. Кешенең табигатькә акыллы һәм сакчыл мөнәсәбәте планетабызның гомерен озайтачак. Әгәр безнең һәркайсыбыз суның чисталыгын кайгыртса, бөтен җирдә чиста су күбрәк булачак. Шуңа күрә суга сак карарга өйрәнү бик мөһим.
В рамках Республиканского конкурса «ЭкоВесна-2026» восьмая неделя проходит под девизом «Чистая вода». Главная задача— напомнить каждому жителю планеты об огромной важности водных ресурсов для поддержания жизни на Земле. Сегодня к акции присоединилась семья Аглуллиных. Они провели очистку территории родника, привели в порядок, убрали мусор и сорную траву. Умное и бережное отношение человека к природе продлит жизнь всей нашей планеты. Если каждый из нас будет заботиться о чистоте воды, то на всей Земле чистой воды станет больше. Поэтому очень важно научиться бережному отношению к воде.#ЭКОВЕСНА
#ЭКОВЕСНА2026
#ГодЕдинстваНародов
#ГодДоблестиРТ
#минэкологиирт
#ДвижениеПервых
#эковеснаарск2026
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
22.05.2026

21 нче май көнне Арчада профсоюз әгъзалары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар узды, мәктәбебез командасы тулы составта катнашты. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Нигматов Рәниф Радик улы үз юнәлешендә 1 нче урынны яулады. Катнашучыларыбызны чын күңелдән матур күрсәткечләре белән котлыйбыз!!!
#ГодЕдинстваНародовРоссии
#ТатарстанХәрбиДанХезмәтФидакарлекЕлы
#РоссияХалыкларБердәмлекЕлы
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала#ВолонтерыПобедыАрскийРайон -
21.05.2026

В МБОУ «Сикертанская ООШ им. Г. Камала» продолжается традиционная экологическая акция «Эковесна - 2026». Вот уже восьмую неделю подряд ученики, учителя и родители объединяют усилия для заботы об окружающей среде. Этот период посвящен бережному отношению к водным ресурсам, изучению экологии родников и рек нашего края, а также популяризации экономии воды в быту. Г. Камал завещал нам любить свою землю. Любить землю — значит беречь каждую её каплю!
Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә “ЭкоЯз – 2026” экологик акциясе дәвам итә. Менә инде сигезенче атна рәттән укучылар, укытучылар һәм ата-аналар әйләнә-тирә мөхитне кайгырту өчен көчләрен берләштерәләр. Бу атна су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт күрсәтүгә, туган ягыбызның чишмә-елгаларын өйрәнүгә, шулай ук көнкүрештә су экономиясен популярлаштыруга багышлана. Г.Камал безгә үз җиребезне яратырга васыять итеп калдырган. Җирне ярату - аның һәр тамчысын саклау дигән сүз. Әйдәгез, туган ягыбызны бергәләп саклыйк!
#ЭКОВЕСНА
#ЭКОВЕСНА2026
#ГодЕдинстваНародов
#ГодДоблестиРТ
#минэкологиирт
#ДвижениеПервых
#эковеснаарск2026
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала
#ВолонтёрыПобедыАрскийРайон -
20.05.2026

Восьмая неделя конкурса «Эковесна — 2026» была приурочена ко Дню Волги, который отмечается 20 мая.
Реки, большие и маленькие, являются одним из самых важных природных ресурсов на планете. Они обеспечивают пресную воду для питья, сельского хозяйства, промышленности и других сфер жизнедеятельности. Берега рек служат фильтром, задерживая и удерживая мусор и загрязняющие вещества. Если вовремя не очищать берега, то это может привести к загрязнению воды и ухудшению ее качества. Уборка прибрежной территории помогает эффективнее очищать биосферу реки и поддерживать её в здоровом состоянии. Ученики Сикертанской ООШ им. Г.Камала активно включились в эту акцию.«ЭКОяз — 2026» конкурсының сигезенче атнасы 20 майда билгеләп үтелә торган Идел елгасы көненә багышланган иде. Зур һәм кечкенә елгалар планетада иң мөһим табигый ресурсларның берсе булып тора. Аларның суы эчү, авыл хуҗалыгы, промышленность һәм тереклек эшчәнлегенең башка өлкәләре өчен кулланыла. Елга ярлары чүп-чарны һәм пычраткыч матдәләрне тотып торып фильтр булып хезмәт итә. Әгәр ярларны вакытында чистартмасаң, бу суның пычрануына һәм аның сыйфатының начараюына китерергә мөмкин. Яр буе территориясен җыештыру елганы сәламәт хәлдә тотарга ярдәм итә. Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе укучылары бу акциягә актив кушылды.
#ЭКОВЕСНА
#ЭКОВЕСНА2026
#ГодЕдинстваНародов
#ГодДоблестиРТ
#минэкологиирт
#ДвижениеПервых
#эковеснаарск2026
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
19.05.2026
Восьмая неделя Республиканского конкурса «ЭкоВесна 2026», стартовавшего 18 мая 2026 года, посвящена теме «Чистая вода». В рамках этой недели участники данной акции выходили на субботники по очистке берегов рек, озёр и родников; проводили мониторинг воды, ликвидировали стихийные сливы. Сегодня к акции присоединилась семья Хаертдиновых. Они провели очистку прибрежной территории реки Кисьмесь, тем самым облагородив местность, на которой живут и получили эстетическое наслаждение.
2026 нчы елның 18 нче маенда башланган "ЭкоВесна 2026" Республика бәйгесенең сигезенче атнасы "Чиста су" темасына багышлана. Бу атна кысаларында акциядә катнашучылар елга ярларын, күлләрне һәм чишмәләрне чистарту буенча өмәләргә чыктылар; су мониторингын үткәрделәр. Бүген акциягә Хәертдиновлар гаиләсе кушылды. Алар Кесмәс елгасының яр буе территориясен чистарттылар, шуның белән алар яшәгән һәм эстетик ләззәт алган җирне төзекләндерделәр.
#ЭКОВЕСНА
#ЭКОВЕСНА2026
#ГодЕдинстваНародов
#ГодДоблестиРТ
#минэкологиирт
#ДвижениеПервых
#эковеснаарск2026
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
19.05.2026

19 нчы май- Пионерлар көне
Бүген безнең мәктәп укучылары балалар иҗтимагый оешмалары көненә багышланган чарада катнашты. 19 нчы май көнне СССРда рәсми рәвештә пионер хәрәкәте бәйрәме – Пионер көне билгеләп үтелде. Бу көнне иң яхшы укучыларны пионерлыкка кабул иткәннәр, һәр сыйныфның уку һәм иҗтимагый тормышына йомгак ясап, иң яхшы пионер отрядларын игълан иткәннәр һәм бүләкләгәннәр. Ә бүген Россиядә 19 нчы май Россиянең балалар иҗтимагый оешмалары көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм балалар иҗтимагый хәрәкәтләрендә катнашучыларның дуслыгын, балаларның һәм өлкәннәрнең үзара аңлашуын гәүдәләндерә. Балалар пионер оешмасын булдыру тарихы, кемнәр ул пионерлар һәм аларның ил тарихында нинди роль уйнаулары белән таныштылар. Шулай ук пионер атрибутлары, өндәмәләр һәм пионер символлары турында мәгүлүмат алдылар.
#ГодЕдинстваНародовРоссии
#ТатарстанХәрбиДанХезмәтФидакарлекЕлы
#РоссияХалыкларБердәмлекЕлы
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала#ВолонтерыПобедыАрскийРайон -
18.05.2026

Началась завершающая восьмая неделя Республиканского конкурса «Эковесна-2026» под названием «Чистая вода» (очистка прибрежных территорий). Целью этой акции является не только очистка от мусора и благоустройства территорий, но и воспитание экологической культуры, привлечение внимания односельчан к вопросам экологии и бережного отношения к природе. Там, где есть жизнь, всегда есть вода. Жизнь без воды невозможна. Именно вода является тем уникальным источником жизни и здоровья, благодаря которому существуем не только мы, но и вся окружающая нас природа. Каждый день мы встречаемся с водой: дома, на работе, в гостях. И никогда не задумываемся, насколько фраза «вода — это жизнь» актуальна и значима для нас. Участниками данной экологической акции стало семья Сунгатовых. Они обновили родник "Сихат", очистили его территорию от мусора и загрязнений, чтобы сохранить природную красоту и обеспечить чистую воду для окружающей среды. Такой инициативой родители показывают детям пример бережного отношения к природе и прививают ценности экологической ответственности. Благодарим семью Сунгатовых за активное участие и заботу о нашем общем доме! «ЭКОяз-2026» Республика бәйгесенең «Чиста су» (яр буе территорияләрен чистарту) дип аталган сигезенче атнасы башланды. Әлеге акциянең максаты: территорияләрне чүп-чардан чистарту һәм төзекләндерү генә түгел, авылдашларның игътибарын экология һәм табигатькә сакчыл караш мәсьәләләренә юнәлтү. Тормыш булган җирдә һәрвакыт су бар. Сусыз яшәү мөмкин түгел. Нәкъ менә су тереклек һәм сәламәтлекнең төп чыганагы булып тора, шуның аркасында без генә түгел, бөтен әйләнә-тирә табигать яшәп килә. Көн саен без су белән очрашабыз: өйдә, эштә, кунакта. Беркайчан да «су — ул тормыш» әйтеменең безнең өчен мөһим, әһәмиятле булуы турында уйланмыйбыз. Әлеге экологик акциядә Сөнгатовлар гаиләсе катнашты. Алар "Сихәт чишмәсе"н яңарттылар, аның территориясен чүп-чардан чистарттылар. Мондый эшләр табигый матурлыкны саклап калу һәм әйләнә-тирә дөньяны чиста су белән тәэмин итү өчен кирәк. Мондый эш-гамәлләр белән әти-әниләр балаларына сакчыллык үрнәге күрсәтәләр. #ЭКОВЕСНА2026 #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ #минэкологиирт #ДвижениеПервых #эковеснаарск2026 #КомандаВоспитанияАрска #СикертанскаяООШимГКамала











