Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>
-
Бөтенроссия конкурсы "Ел укытучысы," төбәк этабы старт алды. 14.03.2016

Бөтенроссия конкурсы "Ел укытучысы," төбәк этабы финалы бүген,14 мартта,Казан шәһәре Яңа Савин районың 177 нче номерлы лицеенда старт алды. 61 татарстан укытучысы – зона туры җиңүчеләре 14-18 мартта "Ел укытучысы" һәм "Педагогик дебют" номинацияләре буенча иң яхшы укытучы исеменә ярышачаклар.
Алар арасында безнең физик тәрбия укытучысы Мөхәммәтсафин Рифат Сөнгать улы да бар.Без аңа зур уңышлар телибез!
-
Мәктәбебездә беренче сыйныфка баручылар өчен укулар дәвам ителә 12.03.2016

Мәктәбебездә беренче сыйныфка баручылар өчен укулар дәвам ителә.
Игътибар: 19 марта сәгать 11.00 беренче сыйныфка керүчеләр өчен ата- аналар җыелышы үткәреләчәк.
-
11.03.2016

Бүген безнең мәктәпкә республика матбугат чараларында эшләүче якташ журналистлар кунакка килде.
-
Габдулла Тукайның әсәрләре буенча күргәзмә 10.03.2016

Мәктәптә Габдулла Тукайның әсәрләре буенча күргәзмә оештырылды.
-
Казан арты тарих - этнография музеенда
09.03.2016
Бүген 9 нчы март көнне 5 Б сыйныф укучылары Казан арты тарих - этнография музеенда булдылар. Балалар барлык экспонатларны да бик кызыксынып карадылар. Кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
8 Март бәйрәме белән 05.03.2016
Кадерле хатын-кызлар — әниләр,әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп- сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән!!! -
04.03.2016

Балалар бакчасының мәктәпкәчә хәзерлек төркемендә ачык чара үтте. Балалар үзләрен махсус киемнәр киеп төрле тәҗрибәләр уздыручы галим – тикшерүчеләр урынына куеп карадылар. Чөнки тәрбияче апалар ул көнне балаларга микроскоп астында яран гөл яфрагын карарга тәкъдим иттеләр. Балаларга тәҗрибә уздыру бик ошады. Алар күзәнәк, аның төзелеше; үсемлекләр, агачлар, аларның кешелек дөньясына ни өчен кирәклеген ачыкладылар. Урманнар – “планетабызның үпкәләре”, шуңа күрә аларны сакларга кирәк дигән фикергә килделәр.
-
03.03.2016

Бүген безнең мәктәптә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Гаяз улы Шәйхеразиев һәм Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Ильшат Габдельфарт улы кунакта булдылар.
-
Мәктәпне җыештыру буенча өмә. 02.03.2016

Бүген мәктәпне җыештыру буенча өмә үткәрелде. Анда мәктәпнең барлык укучылары, укытучылары актив катнашты. Мәктәп чистарып, матураеп калды.
-
01.03.2016

Мәктәптә атна саен традицион линейкалар уза.










