МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
| Телефон: | +78436635042 |
| E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 128 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Табигать язмышы безнең кулларда" 26.04.2026

Бакчабызда тәрбияләнүче уртанчылар төркеме балалары "Табигать язмышы безнең кулларда" дип исемләнгән җимеш агачлары һәм куаклар утырту акциясендә катнаша. Кеше эше белән, агач җимеше белән матур, дигән мәкаль нәкъ бу атнага туры килә. Балалар әти-әниләре белән берлектә агачлар һәм куаклар утырттылар. Агачның ни өчен хезмәт итүен, файдасы турында мәгълүмат алдылар, аларга сакчыл һәм кайгыртучан мөнәсәбәттә булырга кирәклегенә төшенделәр. Агачлар - җиребезне бизәүчеләр генә түгел, алар безнең дусларыбыз һәм ярдәмчеләребез дә.
-
"Туган телем- иркә гөлем" шигырь конкурсында катнашу 23.04.2026

Бүген, Арча шәһәренең 1 нче номерлы балалар бакчасында, бөек татар шагыйре Г.Тукайга багышланган "Туган телем- иркә гөлем" исемле районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булып узды.Әлеге бәйгедә бакчабызның кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Нәҗмиева Наилә 1 нче тапкыр шундый дәрәҗәле конкурста чыгыш ясады.Ул Г.Тукайның
" Бала белән күбәләк" шигыре белән катнашты.Һәм 1 нче урынга лаек булды!Котлыйбыз!Наилә, акыллым, син молодец!Җиңүләрең дәвамлы булсын, киләчәктә тагын да зур үрләр насыйп булсын сиңа, нәни йолдызчыгыбыз! -
«Җир көне» 22.04.2026

Дөньядагы бар балалар да Җир шарында чисталык, матурлык булуын телиләр. Без дә аларга кушылып «Җир көнен» билгеләп үттек. Балалар табигатьне чиста тоту, агачлар утырту, кошларга, җәнлекләргә булышуның бик әһәмиятле булуына инандылар. Әңгәмә ахырында ак битләргә матур рәсемнәр ясап, җиребезне туган көне белән котладылар.
-
"Тукай әкиятләре эзеннән" 20.04.2026

Бүген бакчабызга Арча район мәдәният йортында эшләп килүче "Хәзинә" фольклор коллективы артистлары килде. Алар безгә "Тукай әкиятләре эзеннән" дип исемләнгән спектакль күрсәттеләр. Әлеге спектакль Габдулла Тукай әсәрләреннә нигезләнеп сәхнәләштерелгән. Балалар кабаттан "Бала белән күбәләк", "Кәҗә белән Сарык", "Су анасы", "Шүрәле" әсәрләрендәге геройлар белән очраштылар. Нәни тамашачылар әкият геройларын зур кызыксыну һәм алкышлар белән каршы алдылар. Артистларга зур рәхмәт! Киләчәктә дә аларга уңышлар, яңа рольләр һәм тамашачы мәхәббәте телибез!
#АрскКультура
#АрскийрайонныйДомкультуры
МУ "Управление образования"
Город Арск
#Арск#Арча#Татарстан -
"Шигърият бакчасында" әдәби- иҗади бәйгесендә катнашу 14.04.2026

Рәхимә Арсланова исемендәге Республикакүләм катнашы алган III шәһәр "Шигърият бакчасында" әдәби- иҗади бәйгедә 2 нче урын алган кызларыбыз- Нәбиуллина Алисә белән Шаймуканова Ралинәне зур җиңүләре белән котлыйбыз!Афәрин, кызлар! Һәрчак шулай тырыш, максатчан һәм туган телебез- татар телен яратучы, кадерләүче балалар булып үсегез!
-
Рисование в старшей группе на тему "Загадочный космос" 10.04.2026

Рисование в старшей группе на тему "Загадочный космос"
Цель: Развить творческие способности детей через рисование, а также расширить их знания о космосе и планетах.
Задачи:
1.Познакомить детей с основными понятиями о космосе (планеты, звезды, ракеты).
2.Способствовать развитию воображения и креативности через создание уникальных рисунков.
3.Научить детей работать с различными художественными материалами (краски, фломастеры, карандаши). -
Неделя космоса в России 06.04.2026

С 6 по 12 апреля 2026 года проходит Неделя космоса в России. Мероприятие приурочено к 65-летию первого полёта человека в космос. Цель Недели космоса — популяризация достижений отечественной космонавтики и повышение престижа профессий, связанных с космической деятельностью.
-
Рисование в младшей группе "Птички" 03.04.2026

На занятии по рисованию, с детьми младшей группы, сделали птичек с помощью ладошек. Дети расширили знания о птицах, познакомились с нетрадиционной техникой рисования гуашью способом примакивания пальцев к листу бумаги.
-
Кечкенәләр төркемендә "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү 31.03.2026

Бүген кечкенәләр төркеме балалары белән "Шалкан" әкиятен уйнадык.
Театр эшчәнлеге балаларны сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итә, аларның эмоциональлеген үстерә, әкият геройларына кызыксыну тәрбияли, күмәк хезмәткә омтылыш уята. -
27 март- Халыкара театр көне! 27.03.2026

Бүген 27 март- Халыкара театр көне!
Шул уңайдан бакчабызда Г.Тукай әкиятләренә нигезләнеп "Әкият бездә кунакта" дип исемләнгән бакчакүләм театр фестивале узды.
Нәни артистларыбыз бөек Тукаебызның " Кәҗә белән сарык", " Су анасы" ," Эш беткәч уйнарга ярый", " Гали белән кәҗә" әсәрләрен сәхнәләштерделәр.Һәр төркем театр фестивалена бик тырышып әзерләнгән иде.Артистлар булу һәркемгә ошады! Чөнки иң мөһиме-өйрәнергә һәм роль уйнарга гына түгел, ә башкаларга шатлык китерү – зур рәхәтлек!
Театр-искиткеч ачкыч, ул баланың тирә-ягындагы образлар, буяулар, тавышлар дөньясына ишек ача.
Театр сәнгате дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята.







