Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Көзге өмәдә 15.09.2021

Көзге өмәләр, гадәттәгечә, сентябрь — октябрь айларында төзекләндерү айлыгы кысаларында оештырыла. Башкача мөмкин дә түгел, корыган үләннәр, яфраклар тирә-юньгә ямьсез күренеш булдырып, янгын куркынычсызлыгы да тудыралар. Чүпләрдән котылу юлы бердәм булып өмәләргә чыгуны таләп итә һәм безнең мәктәп укучылары да моны бик яхшы аңлый.
-
"Сәламәтлек дәресләре". 11.09.2021

Мәктәптә "Сәламәтлек дәресләре" үтте. Укучылар саф һавада физик күнегүләр эшләделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту буенча өстәмә мәгълүмат тупладылар. Көзге табигатьтә барган үзгәрешләрне күзәтеп, нәтиҗәләр ясадылар.
-
“Татарча диктант” 10.09.2021

Татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, орфографик һәм пунктуацион хаталар ясамыйча язу теләген уяту, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан “Татарча диктант” татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе үткәрелә. Бу акциядә мәктәбебез укучылары, укытучылар, хезмәткәрләр, әти – әниләр дә катнашты.
-
«Здоровый образ жизни» 09.09.2021

С целью пропаганды здорового образа жизни, в 7 классе проводили классный час на тему «Здоровье – это вершина, на которую человек должен подняться сам». В результате учащиеся убедились в пользе здорового образа жизни. Решили негативно относиться к вредным привычкам, бережно относиться к своему здоровью. У детей появилось желание вести здоровый образ жизни.
-
Без китап табиблары. 08.09.2021

Бүген 2-4 класс укучылары белән “Без китап табиблары” көнен уздырдык. “Китаплар нигә авырыйлар” дигән сорауга җаваплар эзләдек. Китаплар белән дә якыннанрак таныштык, аларны сак карарга да өйрәндек.
-
Будь бдительным! 06.09.2021

В рамках месячника безопасности классные руководители провели конкурс по правилам поведения при пожаре и угрозе террористических актов на тему "Будь бдительным".
-
Дару үләннәре. 06.09.2021

Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый. Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Шул уңайдан мәктәбебез укучылары дару үләннәре җыюда үзләренең өлешләрен кертәләр.
-
“Терроризмга һәм экстремизмга каршы бергәләп көрәшик” 03.09.2021

3 нче сентябрь Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан классларда “Терроризмга һәм экстремизмга каршы бергәләп көрәшик” дигән исемдә класс сәгатьләре үтте. Класс сәгатенең максаты: укучылар арасында патриотик хис, бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләү; үз – үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү иде. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап таптылар. Әңгәмә ахырында бер минутлык тынлык белән Беслан шәһәрендәге терроризм корбаннарын искә алдылар.
-
Эвакуация. 02.09.2021

Буген укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр катнашында эвакуация үткәрелде.
Сегодня проведена тренировочная эвакуация. -
“Беренче кыңгырау” тантанасы 01.09.2021

Бүген – 1 нче сентябрь. Бу айга аяк басу белән шатлыклы да бераз мәшәкатле дә көннәр башлана. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган, яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык сөенечләр , бары тик 4 һәм 5 билгеләре генә алып килсен. Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән “Беренче кыңгырау” тантанасын 9 сыйныф укучылары үзенчәлекле һәм мавыктыргыч итеп үткәрделәр.

















