Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Балалар бакчасында әкияти көн" 08.09.2026

8 сентябрь- Россия күләм туган телләр көне. Бу уңайдан Татарстан Республикасында "Балалар бакчасында әкияти көн" проекты башланып китте.Бу проект кысаларында ,безнең балалар бакчасында "Мавыктыргыч Тукай әкиятләре" дип аталган белем бирү эшчәнлеге булды.Эшчәнлек вакытында балалар белән Тукай әкиятләрен укыдык ,рәсемнәрен карадык ,остәл уеннары уйнадык, рәсемнәр буядык. Әкият дөньясын тагын да баетып бакчабызга Шүрәле белән Су анасы килделәр. Алар Тукай әсәрләре буенча кызыклы биремнәр, сораулар алып килделәр,балалар белән бергәләп әкият геройлары турында табышмакларга җавап эзләделәр. Соңыннан дусларыбыз Шүрәле һәм Су анасы белән флешмоб биедек. Бу мавыктыргыч әкият көне балаларга бик ошады.
-
"Саф һавада булуның файдасы" 07.09.2026

Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә.
-
"Моны бишкә белергә кирәк!" 03.09.2026

Баланы төрле ситуацияләрдә бәхетсезлек очракларыннан саклау өчен, аны үз-үзен куркынычсыз тотарга өйрәтергә кирәк. Шул максаттан безнең балалар бакчасында 2026 елның 1 сентябреннән 7 сентябренә кадәр «куркынычсызлык»темасы буенча тематик атна узды.
Балалар белән эш төрле юнәлешләрдә алып барылды: «Янгын куркынычсызлыгы», «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы», сулыклар янында үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре буенча әңгәмәләр үткәрелде. -
"Котлыйбыз!" 02.09.2026

Бүген кечкенәләр төркеменә йөрүче батыр егетебез Закиров Аязның туган көнең билгеләп үттек. Аңа август аенда 3 яшь тулды. Аязны чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәт, озын гомерле, тәүфыйклы булып, әти-әни тигезлегендә үсүен, бәхетле балачак теләп калабыз.
-
"Исәнме, нурлы бакчабыз!" 01.09.2026

Беренче сентябрь бүген,
Бакчабыз шаулап тора.
Һәрберебезнең йөзеннән
Шатлык бөркелеп тора.
Бүген бакчабыз балаларның шат авазларына күмелде.Балалар матур киемнәрдән чәчәк бәйрәмнәре тотып, бакчабызга килделәр.Балалар җәй белән саубуллашып, яңа уку елына аяк бастылар. Белем бәйрәме белән котларга әкият геройлары - Кызыл Калфак,Читекче Мәче килде. Бәйрәм танышудан башланып китте һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды.Баларга истәлеккә бүләкләр өләшенде -
"Кызыклы сәяхәт" 26.06.2026

Бүген без авылыбызда урнашкан "Игенче" агрофирмасының яшәеше белән танышу максатыннан шунда сәяхәткә бардык.Ә сез андагы техниканы күрсәгез исегез китәр!Замана таләпләренә туры китереп җитештерелгән машина, трактор, башка техниканы балалар бик ошатты, сокланып күзәтте!Фердинанд абый ашлык киптергечнең,тегермәннең ничек эшләве турында балаларга сөйләде.Балалар бик кызыксынып тыңладылар.Шулай ук агрофирманың ашханәсе,бугалтериясе белән таныштык,анда эшләүче апалар белән фотога төштек.Бу сәяхәт балалар өчен бик кызыклы, мавыктыргыч булды.Барлык авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә авыр хезмәтләрендә сәламәтлек, зур уңышлар телибез.
-
25 июнь-"Елмаю көне" 25.06.2026

Балалар бакчасында"Елмаю көне" - ул җылы һәм уңай тематик көн, аның максаты төркемнәрдә игелекле атмосфера тудыру, балаларга бер-берсенә җылылык бирергә өйрәнергә һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерергә ярдәм итү.
-
24 июнь - " Ромашка көне" 24.06.2026

"Ромашкалар- балаларның иң яраткан кыр чәчәкләре,алар турында бик күп җырлар язылган, матур такыялар ясалган.Бу матур чәчәк белән уен ,рәвешендә таныштырдык. Кәгазьгә бик матур ромашкалар ясадык.Саф һавага чыккач асфальтка бик күп ромашкалар ясадылар- якты җәйгә бүләк.
Тәрбияче белән әңгәмәдән балалар ромашкалар матур чәчәк кенә түгел,ә медицинада кулланылышы турында да белделәр.
Туган көнең белән ,Ромашка! -
"Сәламәтлек- зур байлык" 23.06.2026

Бүген балалар белән сәламәтлек турында әңгәмә уздырдык. Иртәбез безне энергия белән тулыландырган зарядкадан башланды, балалар "Файдалы һәм зарарлы ризык " темасы буенча фикер алыштылар,дөрес туклануның ни өчен мөһим булуын белделәр; шәхси гигиена кагыйдәләрен искә төшерделәр. Уеннар ярдәмендә белемнәрен ныгыттылар.
Сау- сәламәт булыйм дисәң,
Гел чиста йөрт үзеңне.
Чисталыкта - пөхтәлектә
Сәламәтлек нигезе. -
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. 22.06.2026

1941 елда элек кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн.
Шул уңайдан балалар белән Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә оештырдык,видеороликлар карадык. Ахырдан Мәңгелек утны кисеп ябыштырдык. Явыз дошман белән көрәштә сугышчыларыбыз үз-үзләрен аямадылар, соңгы сулышларына кадәр изге антларына тугры калдылар. Ватаныбыз халкын коллыктан саклап калдылар. Бу олы батырлык, тиңдәшсез хезмәтне бөтен дөнья халкы олылый, алар мәңгелеккә тарих битләренә язылган. Инде сугышлар булмасын, кешеләр мул, тыныч тормышта яшәсен иде.











