Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 341 342 ( 343 ) 344 345 346 347 348 349 350 >>
-
“Шатлык” лагере сәләтлеләрне җыйды 04.08.2016

Үрнәк бистәсендә оештырылган “Шатлык” лагереның 3 нче сменасы да тәмамланды. Ул үзенә бу юлы районыбызның сәләтле балаларын җыйды. Безнең мәктәптән дә әлеге сменада 5 укучы ял итеп кайтты. Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү - заман таләбе . Шуны истә тотып, бу сменада ял итүче укучылар белән эшчәнлек үзенчәлекле итеп оештырылды. Күңелле ял итү минутлары, тәмле ашлар, төрле чаралардан тыш, балалар үзләре теләгән фәннәр буенча дәресләрдә булып, белемнәрен тагын да тирәнәйтә алды. Укучылар өчен татар һәм рус теле, инглиз теле,математика, химия, тарих, җәмгыять белеме фәннәре буенча дәресләр үткәрелде. Укучылар бик теләп, үзләре яраткан фән нигезләрен өйрәнделәр. Шушы тәртиптә алар көн саен 2 сәгать дәвамында якты матур сыйныф бүлмәләрендә шөгыльләнделәр. Укучыларыбыз лагерьдан бик канәгать калдылар.
-
Өмә 02.08.2016

Бүген мәктәптә чираттагы өмә үтте. Мәктәп хезмәткәрләре чүпләрне җыйдылар, мәктәп территориясен чүп үләннәреннән арындырдылар.
-
Наш пришкольный участок 29.07.2016

Пришкольный участок радует глаз! Надеемся осенью получить хороший урожай. Для этого наши учащиеся в течение всего лета пропалывают и поливают грядки, убирают сорняки.
-
Мәктәбебез чәчәкләр иле 22.07.2016

Быел да мәктәп алды аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде.
-
Стадионда балалар фестивале узды 16.07.2016

Арча стадионы шимбә көнне гөрләп торды. Биредә балалар фестивале үткәрелде. Авыллар, күрше районнардан да спортчылар, сәхнә йолдызчыклары катнашты. Безнең укучылар да төрле ярышларда катнашып, ял итеп кайттылар.
-
15.07.2016

-
“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында җиденче көн 10.07.2016

Аланның җиденче көне моңсу гына башланып китте. Музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, яңа көнгә көч тупладылар. Иртәнге тәмле аштан соң, аланлылар Яңа Кырлай урта мәктәбенә җыелдылар. Барысы да, шау килеп, бер-берсе белән хушлашалар. Ләкин әле тагын бер зур чара оештырырга өлгерделәр. Укучылар белән “Син Тукайны беләсеңме?” исемле викторина үткәрелде, җиңүчеләр билгеләнде һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Аланга йөрүче укучыларның Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен белүләре күренде. Өйләгә кадәр аланның рәсми ябылу өлеше дә уздырылды. Укучылар йокы кирәк-яракларын тапшырдылар, документларын алдылар. Алан җитәкчеләре укучыларны хәерле юл теләп озатып калдылар.
-
“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында алтынчы көн 09.07.2016

Аланның алтынчы көне дә килеп җитте. Музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, яңа көнгә көч тупладылар. Бүген укучылар янына кабат Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының бүлек мөдире Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова һәм татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Гөлназ Нурфат кызы Мөхәрләмова да килгән иде. Алар туган телебезнең матурлыгы, байлыгы турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, аланлыларның фикерләрен белү өчен, алардан “Чыгу тесты” да алдылар. Укучылар тест сорауларына дөрес җавап биргәннәр, “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланының эшчәнлеген дә югары бәяләгәннәр иде. Бүген көннең күпчелек өлеше аланны ябу танатанасына әзерләнеп узды. Көннең яңгырлы булуы да укучыларның күңелләрен сүрелдермәде. Көндезге өчтә “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланын ябу тантанасы башланып китте. Тантанага дәрәҗәле кунаклардан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Рина Ринад кызы Бәдриева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллина, Арча муниципаль районы хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов, Арча муниципаль районының мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов килделәр. Аларны аланда оештырылган остаханәләрдә шөгыльләнгән укучылар каршы алдылар. Иң беренче фольклорга йөрүче укучылар “Кунак каршы алу” йоласын күрсәттеләр. “Курчак театры” остаханәсенә йөрүчеләр үзләренең “Кәҗә һәм сарык” спектакле белән, “Кул эшләре һәм рәсем” гә йөрүчеләр үзләренең эшләнмәләре белән кунакларны җәлеп иттеләр. Сәхнәгә күтәрелгән кунаклар укучыларга үзләренең котлауларын һәм теләкләрен җиткерделәр. Укучылар да бик матур концерт программасы күрсәттеләр. Иң актив укучылар дипломнар белән бүләкләнделәр. Кичен укучылар күңел ачу программасында катнаштылар. Алтынчы көн бик күңелле узып китте.
-
“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында бишенче көн 08.07.2016

Иртәдән үк Яңа Кырлай авылы аланлыларның шат авазларыннан яңгырап торды. Иртәнге аштан чыккан балаларны “Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары көтеп тора иде. Алар укучыларга Гөлсинә Зәкиеваның “Елый икән, елый ирләр дә” исемле сәхнә әсәре буенча төшерелгән кино алып килгәннәр иде. Аланлылар киноны тын да алмыйча карадылар. Рафис Сәләхетдинов җитәкчелегендәге театр төркеме артислары сәхнәгә күтәрелде. Укучылар аларны чын күңелдән алкышладылар, киләчәктә дә иҗат чишмәләренең саекмавын теләделәр. “Җидегән чишмә” театры артистларын “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе журналисты, “Туган як” тапшыруын алып баручы Рамил Гарипов алыштырды. Ул үз һөнәренең нечкәлекләре турында сөйләде. Укчылар аны сорауларга күмделәр. Шул арада Рамил абыйларына “Туган як” тапшыруына “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланы турында сюжет төшерергә дә булыштылар. Тәмле төшке аштан соң укучылар үзләренең теләкләре буенча мастер-классларга таралдылар. Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләрнең, рәсем ясаучыларның инде эшләнмәләре дә әзер. Алар иртәгә узачак аланны ябу тантанасында күргәзмәгә куелачак. Фольклор һәм курчак театры, җыр, бию мастер-классларында шөгыльләнүчеләр дә иртәгә булачак чыгышка әзерләнделәр. Бүген аланда Мәгариф һәм фән министры урынбасары Сулима Лариса Олег кызы да булып китте. Ул “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланы эшчәнлегенә югары бәя бирде, укучылар белән дә очрашты. Кичке сәгать дүрттә Сабантуй бәйрәме башланып китте. Бәйрәм гадәти Сабантуйлардан бернәрсәсе белән дә аерылмады. Аланлылар барлык уеннарга диярлек бик теләп катнаштылар: йомырка кабып та, капчык киеп тә йөгерештеләр, таяк та, аркан да тарттылар... Уеннар бигрәк тә чит өлкәләрдән килгән балаларга ошады. Кичке аштан соң да аланлылар вакытларын бик файдалы үткәрделәр. Алар белән очрашуга шагыйрьләр Наил Касыймов, Рәмис Аймәт, Йолдыз Шәрәпова килгәннәр иде. Алар белән җанлы әңгәмәдән соң, шигырьләр тыңлап кинәнделәр. Бүген менә шундый бик тә очрашуларга, күңелле вакыйгаларга бай көн булды.
-
“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында дүртенче көн 07.07.2016

Аланның дүртенче көнендә балаларны күңелле музыка уятты һәм алар иртәнге зарядкага тезелделәр. Туклыклы аштан соң аланлыларны мәдәният йорты бинасына җыйдылар. Биредә аларны танылган журналистлар көтә иде. Иң беренче сәхнәгә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе журналисты, иртәнге тапшырулар редакторы һәм алып баручысы, Яңа Кырлай урта мәктәбендә белем алган Фәридә Төхфәтуллина күтәрелде. Үзе белән таныштырганнан соң, Фәридә Фердинант кызы телесюжетлар эшләү осталыгы турында сөйләде. Аланлылар да, группаларга бүленеп, “Безнең лагерь”, “Агач”, “Машина”, “Күбәләк” дигән темаларга сюжетлар эшләп карадылар. Яшүсмерләрне нинди темалар кызыксындыруы да ачыкланды. Икенче булып, сүз “Безнең гәҗит” газетасы редакторы Илфат Фәйзрахмановка бирелде. Ул телеведениедә чыгышлар вакытында, репортажлар алганда килеп туган кызыклы һәм көтелмәгән хәлләр турында сөйләде. “Ялкын” журналының әдәби бүлек җитәкчесе Ләйсән Фәйзуллина бер төркем укучылар белән “Ничек журналист булырга?” дигән темага мастер-класс үткәрде, бу өлкәдә үзләрен сынап карарга теләгән укучыларга киңәшләрен бирде. Бу көнне чын мәгънәсендә “Журналистика көне” дип атап булыр иде. Аланлылар белән очрашуга татар диджейлары Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, Әбри Хәбри, продюсер Алмаз Гыйлметдинов килгән иде. Алар укучыларга журналистика өлкәсенең серләре турында да сөйләделәр, уеннар да уйнаттылар. Укучылар аларны бик бирелеп тыңладылар, сәхнәдән җибәрмичә, озак кына алкышладылар. Төшке аштан соң аланлылар остаханәләргә килделәр. Һәр укучы үзе теләгән остаханәдә алдагы көндәге шөгылен дәвам итте. Остаханәләрдәге эшчәнлекнең нәтиҗәләрен дә күрергә мөмкин иде. Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләрнең инде әзер эшләнмәләре дә бар, курчак театрына , фольклор һәм биюгә йөрүче укучылар да шактый шомарганнар. Әйдаманнар да укучыларны гел шөгыльләндереп кенә торалар. Бүген алар күңелле скетчлар да әзерләделәр, спорт уеннарына да катнаштылар. Аланлыларның кичләре дә күңелле һәм файдалы итеп оештырыпды.














