Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 281 282 283 ( 284 ) 285 286 287 288 289 290 >>
-
Өмәгә чыктык. 06.05.2018

5 май көнне мәктәп укучылары һәм укытучылары мәктәпкүләм өмәгә чыктылар. Мәктәп янын иске яфраклардан һәм чүп-чарлардан чистарттылар.
-
"Һәйкәл" операциясе 04.05.2018

Бүген 8 класс укучылары Зарипова М.Р. һәм Шарафетдинова Г.Н. җитәкчелегендә Яңа Кырлай һәм Яңа Иябаш авылы һәйкәлләрен чистарттылар.
-
Туган тел һәм тарих атналыгы 03.05.2018 Бүген мәктәбебездә Туган тел һәм тарих атналыгы кысаларында 5-8 класс укучылары өчен “Беркем дә, берни дә онытылмый” дигән укучылар конференциясе үтте. Конференциядә катнашучылар үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары, туганнары, авылдашлары турында горурланып чыгыш ясадылар. Тарих укытучысы Шиһапова Гөлгенә Хәсбиулла кызы оештырган бу чара бөек Җиңүнең 73 еллык юбилеен каршылаган көннәрдә укучыларда зур кызыксыну уятты. Укучыларның солдат бабайлары турында сөйләгәндә, алар белән горурланулары сизелде.Ә бу – иң мөһиме!

-
"Тукайга ияреп"конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз. 03.05.2018

"Тукайга ияреп"районкүләм яшь иҗатчылар конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Бу конкурста җиңүчеләрне кайнар котлыйбыз. Менә алар :
Тукайга ияреп язылган шигырьләр, мәсәлләр (Укучылар эшләре (8-11 класслар)номинациясендә
Шәяхмәтова Г.Ф., 9 класс укучысы - 3 урын.
Тукайга ияреп язылган шигырьләр, мәсәлләр(укытучылар эшләре)
Сәләхова И.Г.-2 урын.
Тукайга ияреп язылган әсәрләрне сәхнәләштерү (Укучылар эшчәнлеге)2 нче сыйныф укучылары -2 урын
3 нче сыйныф укучылары -3 урын
Тукайга ияреп язылган әсәрләрне сәхнәләштерү (Укытучылар эшчәнлеге)
Сәләхова И.Г ., Әхмәтгалиева Э . А., Гайфуллина Р.Н.- 1 урын;
Шәрәфетдинова Г.Н.,Мифтахетдинова Ф.А.- 2 урын.
Җиңүчеләргә киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын.
-
«Туган як буйлап сәяхәт» конкурсында җиңүче укучыбыз бар 03.05.2018

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы Арча муниципаль районы дәүләт автономияле социаль комплекслы учреждениесе ,халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Мәрхәмәтлек үзәге"тарафыннан уздырылган "Туган як буйлап сәяхәт " конкурсында 4 класс укучысы Исмәгыйлова А.А. катнашты. Ул Яңа Иябаш турындагы видеопрезентациясе белән "Минем туган ягым" номинациясендә лаеклы 1 урынны яулады. Азалияне котлыйбыз!!!
-
Рус теленнән сынау имтиханы 03.05.2018

10 класс укучылары рус теле фәненнән сынау имтиханы эшләп карадылар.Алар үзләренең белемнәрен барладылар,киләсе уку елына әзерлекләрен тикшерделәр.
-
"Изгеләр" мәчетендә бәйге 29.04.2018

Бүген Арчаның “Изгеләр” мәчетендә ел саен үткәрелә торган “Балалар бәйгесе” булып узды. Балалар бу бәйгегә “Үз-үзеңне тәрбия кылу” планын төзеп алып килделәр. Һәм шул эшләрне якладылар. Үзләре белгән сүрәләрне сөйләделәр. Бу бәйгедә безнең мәктәбебездән 4 класс укучылары Закиров Н., Фатыхова Л., Шакирова А. катнаштылар. Алар барысы да бик уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булдылар. Котлыйбыз, балалар! Алга таба да зур уңышлар насыйп булсын сезгә!
-
“Туган ягым – Татарстан. Тарих һәм бүгенгесе” икенче районкүләм фәнни-гамәли конференция 28.04.2018 27 нче апрельдә Арчаның 3 нче номерлы башлангыч гомуми белем мәктәбендә туган якны өйрәнү буенча “Милли эзләнүләр” проекты астында үтүче “Туган ягым – Татарстан. Тарих һәм бүгенгесе” икенче районкүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Бу конференциядә безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. 3нче класс укучысы Кәбирова Әдилә- 3 нче урынга лаек булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

-
«Тукай марафоны-2018» 27.04.2018 27 апрельдә Арча-Яңа Кырлай маршруты буенча «Тукай марафоны-2018» уздырылды. Бөек шагыйрьнең тууына 132 ел тулуга багышланган йөгерештә 9 нчы сыйныф укучысы Гайфуллин Р. катнашып, Арча муниципаль районы Грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

-
Шигрият бәйрәме 27.04.2018 Бүген Яңа Кырлай авылы җирлегендә Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган Республикакүләм шигырь бәйрәме узды. Мәктәбебез бу чарада зур күргүзмә белән катнашты. Коллективыбыз Тукай көннәрен ел да зур әзерлек белән каршы ала.















