Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 ( 277 ) 278 279 280 >>
-
II Всероссийская научная конференция-конкурс учащихся имени Льва Толстого 02.11.2018 В институте филологии и межкультурной коммуникации им. Льва Толстого Казанского федерального университета 1 ноября 2018 года была проведена II Всероссийская научная конференция-конкурс учащихся имени Льва Толстого . Ученик 11 класса Фазулзянов Айтуган подготовил свою исследовательскую работу по роману Е.Замятина "Мы" и Дж.Оруэлла "1984". Выступив в секции "Мировая литература" он был награждён дипломом участника конференции. Желаем дальнейших успехов!

-
Мәктәп китапханәсенә сәяхәт 02.11.2018 Бүген мәктәп китапханәсенә Яңа Кырлай бакчасына йөрүче балалар кунакка килде. Нәни дусларыбызны мәктәп китапханәчесе Мифтахетдинова Ф.А. китапханәдәге китаплар, язучылар һәм шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштырды.

-
Котлыйбыз! 02.11.2018 Бүген Арча укучылар сараенда "Иң яхшы шашист" исеменә шашка ярышының 3 нче этабы узды. Ярышта безнең мәктзп укучылары актив катнашып: 1 класс укучысы Шакиров Б.И.,3 класс укучысы Галимуллина Л.Р.,5 класс укучысы Шакирова А.И.- беренче урынны,10 класс укучысы Шигапов С.А.- икенче урынны,6 класс укучысы Закиров И.Л.- өченче урынны яулап кайттылар. 5 класс укучысы Зарипов Ә.З., 8 класс укучысы Фәхриева З.Ф. лар да уңышлы чыгыш ясап 4,5 нче урыннарны яуладылар. Тренерлары Шакиров И.З. Командалар арасында безнекеләр беренче! Афәрин укучылар!Сезне уңышларыгыз белән котлыйбыз!

-
Юлда йөрсәң уяу бул, юл йөрү кагыйдәләрен бел! 01.11.2018 30 октябрь көнне озайтылган көн төркеменә йөрүче укучылар белән "Юлда йөрсәң уяу бул, юл кагыйдәләрен бел!" дип исемләнгән ачык чара үткәрелде.Укучылар өйрәнгән кагыйдәләрен искә төшерделәр, яңа белемнәр алдылар.Арча юл йөрү иминияте хезмәткәре Энҗе апалары укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

-
Педсовет утырышы 01.11.2018 Бүген мәктәптә беренче чирек нәтиҗәләре буенча педсовет утырышы узды.

-
Олимпиадага әзерлек 01.11.2018 Каникул булуга карамастан мәктәптә укучылар өзелми. Алар төрле түгәрәкләргә йөрү белән бергә белемнәрен дә күтәрү өстендә эшлиләр. Бүген дүртенче класс укучылары Набиуллина С.Р. белән олимпиадага әзерләнделәр.

-
Укучының куркынычсызлык көндәлеге 30.10.2018

Бүген Арча ГИБДД хезмәткәре 5 класс укучыларына "Укучының куркынычсызлык көндәлеге" дип аталган көндәлекләр өләште, укучыларга үзенең киңәшләрен җиткерде, юлларда сак булырга кушты.
-
Көзге каникул чорына үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. 27.10.2018

Бүген 8 сыйныфта "Көзге каникуллар чорында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Укучыларга сулыклар тирәсендә, янгын һәм электр куркынычсызлыгы, гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту, негатив ситуацияләр вакытында, урамда, җәмәгать урыннарында үз –үзеңне тоту буенча, кич йөрүләр, караңгы төшкәч яктылык кайтаргычлар куллану турында сөйләшүләр үтте.
-
Математикадан сынау имтиханы 26.10.2018

Бүген 10 нчы сыйныф укучылары өчен математика фәненнән сынау имтиханы уздырылды. Максат укучыларның имтиханнарга карашын җитдиләндерү. Сынау имтиханында укучылар җавап бланкларын тутыру кагыйдәләре белән таныша, белемнәрен тикшерә .
-
Юлларда сак булыйк! 26.10.2018 10 нчы сыйныфта уздырылган тэрбия сәгате юл йөрү кагыйдәләренә багышланды.Максаты: балалар катнашындагы юл – транспорт һәлакәтен профилактикалау; юл хәрәкәте билгеләрен , велосипедчылар өчен кагыйдәләрне искә төшерү һәм ныгыту; урамда һәм юлларда үз –үзеңне дөрес тоту культурасын формалаштыру.















