Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Виртуаль экскурсия 16.02.2021 15 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары Г. Тукай музеенда М. Җәлилнең героик тормыш юлына багышланган виртуаль музейга экскурсия ясадылар. Соңыннан , "Кызыл ромашка" шигыренә багышлап, мәрҗәннәрдән беләзекләр җыйдылар.

-
Урок цифры «Приватность в цифровом мире» 16.02.2021

С 8 февраля в нашей школе проходят уроки цифры. В этот раз урок организован с помощью «Лаборатории Касперского» на тему «Приватность в цифровом мире». На уроках информатики ребята познакомились с такими понятиями как «персональные данные», «приватность», «конфиденциальность», «овершеринг», «цифровой след» и «шпионское ПО». А также знакомились с правилами кибербезопасности, которые помогут защитить личные данные.
-
Без сезне онытмыйбыз! 15.02.2021

15 февраль - Әфганстанда хезмәт итүче совет сугышчыларын искә алу көне. Бүген укучыларыбыз авылдашыбыз Гарипов Нәҗип Нәкыйп улы истәлегенә куелган мәрмәр такта янына чәчәкләр куйдылар.
-
Класс сәгатьләре 15.02.2021

Бүген классларда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган класс сәгатьләре узды.
-
Без Җәлилне укыйбыз 15.02.2021

3 нче класс укучылары Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигыре белән "Җәлилне укыйбыз" марафонына кушылдылар.
-
"Китап бүләк ит" акциясе 15.02.2021 Мәктәбебезне 1979 нчы һәм 1991 нче елны тәмамлаган укучыларыбыз Муллахмәтова Г.Н. белән Гарипов Р.Р. "Китап бүләк ит" акциясенә кушылып,үзләренең бүләк иткән китаплары белән мәктәп китапханәсе фондын баеттылар. Без аларга рәхмәтебезне белдерәбез.

-
Татар халык уеннары 13.02.2021 2021 ел-Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 13 нче февраль көнне класс җитәкчесе Шигапова Г.Х. 6 класс укучыларына “Татар халык уеннары” дип исемләнгән класстан тыши чара уздырды. Халык уеннары аша туган телебезгә һәм гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт, балалрда татар халкына хас булган тырышлык, түземлек, гаделлек сыйфатларын тәрбияләү төп максат булды. Укучылар бик кызыксынып татар халык уеннарында катнаштылар.

- «Жилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала...» 13.02.2021 12 февраль көнне 2021 ел-Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 7 класста Мифтахова Г.Г. «Жилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала...» дигән темага тәрбия сәгате үткәрде.
-
"Искиткеч әйдаман" ("Замечательный вожатый") 12.02.2021 Бүген Арчаның 1 нче номерлы мәктәбендә "Искиткеч әйдаман" республика отряд әйдаманнары конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста 8 класс укучысы Рахимова Л. уңышлы чыгыш ясап "Иң ярдәмчел әйдаман" номинациясендә җиңү яулады. Җитәкчесе педагог-организатор Шарафетдинова Г.Н.

-
“Ә күңелләр һаман яралы...” 12.02.2021 12 февраль көнне Г.Тукай музее хезмәткәрләре белән берлектә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 32 ел уңаеннан үткәрелгән “Ә күңелләр һаман яралы...” дип аталган чара үтте. Укучылар белән очрашуга авылдашларыбыз – “әфган егетләре” Кавиев Фердинат Дәүләт улы белән Хасанов Фәрит Рудил улы килде. Чара барышында тарих укытучысы Шигапова Гөлгенә Хәсбиулловна Әфган сугышы, аның асылы белән таныштырды, Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир-егетләрне искә алды. Бу чара укучыларда әти-абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә бер ачык мисал булып торды. Без бүген инде Әфганстан мисалында сәяси проблемаларны көч кулланып хәл итеп булмавын яхшы аңлыйбыз. Әлеге сугышка нинди генә бәя бирелмәсен, анда хезмәт итүчеләр ихтирамга һәм тирән хөрмәткә ия. Сугышчан бурычларын намус белән үтәгән ир-егетләргә исән-сау булып, тыныч тормышта да сынатмаска, вакыйгаларның алгы сызыгында атларга, һәрвакытта да бөркет кебек горур калырга насыйп булсын!















