Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унбишенче көне 15.06.2021

Иртәнге зарядкадан һәм тәмле аштан соң, укучылар саф һавада төрле-төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. "Изгелек эшлә - игелек күр" дигән темага тәрбия чарасы үткәрелде. Ә инде төшке аштан соң, мәктәп каршындагы чәчәклекләрне чүптән арындырдылар. Көнебез бик файдалы булды.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның ундүртенче көне 14.06.2021

Бүген иртәнге тәмле ашларны ашаганнан соң, табигатьтә төркемнәр арасында “Дару аяк астында” һәм “Дару үләннәрен беләсеңме? “ дигән темаларга әңгәмәләр үткәрелде. Балалар дару үләннәренең файдалы үзлекләре белән, исемнәре һәм аларны җыю кагыйдәләре белән таныштылар. Дару үләннәрен танырга өйрәнделәр, саф һавада уеннар да уйнап алдылар. Бүгенге көн бик файдалы һәм күңелле үтте.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унөченче көне 13.06.2021

Бүген лагерыбызда барлык чаралар батырлык көненә багышланды. Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиреңә, халкыңа, милләтеңә карата мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан, укучыларга “Нәрсә ул батырлык?” темасы астында әңгәмә оештырылды. Обелискның тирә-ягын чистартып, чәчәк куелды. Укучылар арасында стройда атлап йөрү һәм башка спорт ярышлары узды. Укучыларыбызда ватанпәрвәрлек сыйфатларын тәрбияли алырбыз, Ватанны саклау изге бурыч булуын төшендерә алырбыз дип, ышанып калабыз.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның уникенче көне 12.06.2021

12 июнь - Россия көне. Бәйрәм иртәсе “Родина моя” җыры астында иртәнге зарядка белән башланып китте. Россия көненә багышланган “Дәүләтебез символлары” дигән темага тәрбия сәгате уздырылды. Бу тәрбия сәгате балаларның дәүләтебез символикасы турында булган белемнәрен ныгытты. Соңыннан балаларның белемнәрен тикшерү максатыннан, викторина уздырылды һәм нәтиҗә ясалды.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унберенче көне 11.06.2021

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында лагерьда “Дуслык көне” булып узды. Балалар гаҗәеп дуслык иле буйлап сәяхәт ясадылар һәм авыл музейларында булдылар: Габдулла Тукай әдәби музеенда, Сәгъди абзый йортында. Балалар без кемне дус дип атыйбыз, безнең нинди дуслар булуын һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләштеләр. Төрле станцияләрдә катнашып, алар кануннарны һәм дуслык кагыйдәләрен чыгардылар, дуслык һәм яхшылык турындагы хикәяләрне искә төшерделәр һәм хикәя геройларының чын дуслармы, юкмы икәнлекләре турында үз фикерләрен әйттеләр.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның унынчы көне 10.06.2021

Бүген лагерьда театр көне. "Мин актер була аламмы?" исеме астында конкурс уздырылды. Укучылар әлеге чарада бик теләп катнаштылар, барысы да үзләрен актер булуда сынап карадылар. Шулай ук, төрле әсәрләрдәге өзекне рольләргә бүленеп уйнадылар.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның тугызынчы көне 09.06.2021

Бүген лагерыбызда "Фән һәм техника елы" уңаеннан "Акыллылар" турниры уздырылды. Авылыбыз китапханәсенә дә сәяхәт кылынды, төрле уеннар уйнадылар, районыбыз тарихына багышланган төгәл мәгълүматлар алдылар, тәрбияви мультфильм да карадылар. Көндезге аштан соң, "Шәвәли хикмәтләре" дип аталган ярыш оештырылды. Ялларыбыз файдалы һәм күңелле уза.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның сигезенче көне 08.06.2021

Бүген, 8 июнь көнне, кояшлы матур иртәдә балалар лагерьга бик теләп җыелдылар. Иртәнге зарядкадан соң, тәмле ашлар белән сыйлангач, балалар төркемнәрдә шөгыльләнделәр. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап, “ Туган телем минем –татар теле” темасына әңгәмә уздырылды. Ә инде төшке аштан соң, укучылар Г.Тукай музее хезмәткәре белән Сәгъди абзый йортына сәяхәт иттеләр. Балалар Габдулла Тукайның тормыш юлы, туганнары турында күп мәгълүмат тупладылар.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның җиденче көне 07.06.2021

Бүген Сәламәтлек һәм профилактик чаралар көне буларак лагерьда төрле чаралар оештырылды. "Юл кагыйдәләрен беләсеңме?" дигән мероприятиеда Арча филиалы юл куркынычсызлыгы фонды җитәкчесе Мухаметзянова Энҗе Газизовна катнашты. Юл кагыйдәләрен искә төшереп, укучылар шигырьләр сөйләделәр, Энҗе Газизовнаның киңәшләрен тыңладылар, сорауларына җавап бирделәр.
-
Акция "Наркотикларга урын юк!" 07.06.2021

Атна дәвамында укучыларда наркотикларны куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан, "Наркотикларга урын юк!" акциясе уздырылды. Төркемнәр арасында әңгәмәләр, рәсем конкурсы, спорт ярышлары һәм флешмоб оештырылды.














