Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Урок цифры 19.11.2022

В школе прошёл "Урок цифры". Задачами проекта являются развитие у школьников цифровых компетенций и ранняя профориентация: уроки помогают детям сориентироваться в мире профессий, связанных с компьютерными технологиями и программированием.
-
Юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшердек 18.11.2022

Безнең иминлегебез – юлда үзебезне ничек тотуыбызга бәйле. 5, 7 нче сыйныфларда уздырылган тәрбия сәгатьләре укучыларга тагы бер кат юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм итте. Төрле сорауларга җавап бирү, ребус, кроссвордлар чишү, ситуацияләрне анализлау - барысы да сәламәт, дөрес яшәү рәвешенең мөһимлеген искәртә.
-
Бөтендөнья студентлар көне 17.11.2022

17 ноябрь - Бөтендөнья студентлар көне. Аның килеп чыгуы 1939 нчы елда Чехословакиядә булган трагидик вакыйгалар белән бәйле. Бүген 8 нче класс укучысы Галиуллов Илсаф классташларына шушы көн турында сөйләде.
-
Әйләнә-тирә белгечләре 16.11.2022

8 нче сыйныф әйдәманнары Сафиуллин Раил һәм Миңнуллина Идалия 2 нче сыйныф укучыларына "Әйләнә-тирә белгечләре"дип аталган викторина уздырдылар. Укучылар бик теләп сорауларга җаваплар бирделәр. Үзләренең әйләнә-тирәне никадәр белүләренә нәтиҗә ясадылар.
-
"Могҗизалар кыры" уены 15.11.2022

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары катнашында юл йөрү кагыйдәләре буенча "Могҗизалар кыры" уены булды. Бу чарада Арча районы профилактика бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Энҗе Газиз кызы катнашты. Уен балаларга бик ошады. Алар юл йөрү кагыйдәләре буенча булган белемнәрен күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
""Ел укытучысы" бәйгесенең зона этабы 15.11.2022

Бүген укытучыларыбыз Әнисә Рәшид кызы һәм Эльмира Алис кызы МБГБУ "Наласа урта гомуми белем мәктәбе"ндә узган "Ел укытучысы" бәйгесенең зона этабында катнаштылар. Алар ачык дәрес һәм тәрбия сәгате күрсәттеләр. Киләчәктә дә аларга уңышлар теләп калабыз!
-
"Ел укытучысы" бәйгесенең зона этабы 14.11.2022

Бүген мәктәбебез "Ел укытучысы" бәйгесендә катнашучы мөгаллимнәрне каршы алды. Зона этабында районыбызның Тубән Мәтәскә, Өчиле, Курсапочмак, Иске Кырлай, Казанбаш мәктәпләреннән 5 укытучы катнашты. Алар ачык дәресләр һәм тәрбия сәгатьләре күрсәттеләр. Хөрмәтле хезмәттәшләребезгә алда да зур уңышлар теләп калабыз.
-
Котлыйбыз! 12.11.2022

Бүген "Арча" спорт сараенда 2005-2006 нчы елгы яшүсмерләр арасында ООО "Ватан Агрофирмасы" призына узган көрәш ярышында 10 класс укучысы Ситдиков Фәнил 2 нче урынга лаек булды. Тренеры Саляхов М.Р. Егетләрне уңышлары белән котлыйбыз!
-
Педагогик киңәшмә 11.11.2022

"Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем сыйфатын үстерү" дигән темага педагогик киңәшмә узды. Укытучылар коллективы чиреклек эшкә йомгак ясап, икенче чиреккә максат һәм бурычлар куйдылар.
-
Муниципальный этап всероссийской олимпиады школьников стартовал! 10.11.2022

Традиционно осенью каждого учебного года в школах проводится школьный и муниципальный этапы всероссийской олимпиады школьников. Сегодня, 10 ноября, стартовал муниципальный этап всероссийской олимпиады школьников.














