Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2023

Лагерьның икенче көне күңелле генә башланып китте. Музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, яңа көнгә көч тупладылар. Иртәнге тәмле аштан соң, балалар барысы да, шау килеп, лагерьның ачылу тантанасына әзерләнделәр, отряд почмаклары булдырдылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнарга да вакыт таптылар.
-
Мин бит Арча баласы 01.06.2023

1 июнь - Балаларны яклау көнендә Арча шәһәре "Җиңү паркы" нда "Мин бит Арча баласы" проектында җиңүчеләрне билгеләү тантанасы булды. Мәктәбебез укучысы Гайфуллина Рузия "Тарих мизгелләре" номинациясендә беренче урынга лаек булып, Грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның беренче көне 01.06.2023

Көтеп алган җәй җитте. Укучылар өчен мәктәбебез ишекләре яңадан ачылды.1 июньнән биредә мәктәп яны сәламәтләндерү лагере оешты. Лагерьда көндез эшли торган 2 отряд тупланды. Балалар өчен барысы да уйланылган: көн саен бәйрәм, викториналар, спорт ярышлары, эстафеталар, балаларның иминлеген саклау буенча әңгәмәләр планлаштырыла; ашханәдә тәмле иртәнге һәм төшке ашлар көтә. Бөтен тәрбия эше балаларның күңелен ачу һәм аларны сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән. Бүген лагерьда Балаларны яклау көненә багышланган онытылмаслык чаралар үтте. Укучыларның иң теләп катнашканы - асфальтка рәсемнәр ясау булды. Мәктәп яны сәламәтләндерү лагерендагы балаларның барысына да ял вакытын бик күңелле уздыруларын телибез!
-
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2023

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплыгыбызны барлап тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне белән!
-
Имтиханга әзерлек 31.05.2023

11 нче сыйныфта математика фәненнән имтиханга әзерлек бара.
-
Педагогик киңәшмә 31.05.2023

Бүген 4 чирек һәм еллык уку нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә узды.
-
Ата-аналар җыелышы 31.05.2023

Чираттагы ата-аналар җыелышы.
-
Путёвки в летний лагерь! 30.05.2023

Путёвки в летний лагерь! Успей зарегистрироваться до 1 июня.
• Смена «Время первых. Команда Творчества» – это шанс показать свои таланты на сцене и прокачать навыки ораторского искусства, пения и танцев.
• «Время первых. Команда Медиа» – это возможность научиться вести соцсети, снимать ролики, делать трендовый контент.
Регистрация на сайте: https://будьвдвижении.рф/projects/86 -
Имтиханга әзерлек 30.05.2023

9 нчы сыйныфта рус теленнән имтиханга әзерлек бара.
-
Котлыйбыз! 29.05.2023

Мәктәбебезнең 5 нче класс укучысы Минуллин Раяз 27-28 май көннәрендә үткәрелгән көрәш ярышларында 3 нче урыннарга лаек булды. Раязга киләчәктә дә уңышлар телибез.














