Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Котлыйбыз! 30.12.2023

Яңа Кенәр балалар иҗат йортында профсоюз оешмалары арасында шашка, шахмат ярышлары булып узды. Ярышта мәктәбебезнең укытучылары һәм хезмәткәрләре дә актив катнаштылар һәм уңышларга ирештеләр. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Акция «Яркая здоровая – зимушка-зима». 29.12.2023

В рамках реализации плана работы по развитию республиканского проекта «SaMoSтоятельные Дети» отряд СМС «ЭRON», в сопровождении педпгога-организатора Шарафутдиновой Г.Н., 29 декабря провели акцию «Яркая здоровая – зимушка-зима».
-
Яңа ел традицияләрен саклап... 29.12.2023

Яңа елдан һәрвакыт ниндидер могҗиза, тылсымлы бүләкләр көтәсең. 8 нче сыйныф укучылары матур гына лотерея уйнатып, бер-берсенә якты, изге теләкләр теләп, кышкы каникулларга таралышты.
Яңа ел һәрберебезгә яңа уңышлар, шатлык-сөенечләр, гаилә иминлеге китерсен! -
Зарыгып көтеп алган Яңа ел бәйрәмнәре 28.12.2023

Бик зарыгып көтеп алган Яңа ел бәйрәмнәре дә килеп җитте. Иске Иябаш башлангыч мәктәбе укучылары бәйрәмгә бик ныклап әзерләнделәр. Уен-көлке, җыр-бию, матур шигырьләр белән мәктәп шау-гөр килеп торды. Кыш бабай бүләкләре дә балалар күңеленә хуш килде.
-
Яңа бәхет, яңа шатлык алып килсен Яңа ел! 28.12.2023

5-7 нче сыйныф укучыларының чыршы бәйрәме күңелле үтте.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге ,саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик. -
Котлы булсын Яңа ел! 28.12.2023

8-11 класс укучыларының бал-маскарады бик күңелле узды.
Яңа бәхет, яңа шатлык
Алып килсен Яңа ел.
Яңа җиңүләре белән
Котлы булсын Яңа ел!
-
"Г.Тукай исемендәге музей комплексы"на "Тылсымлы урман"га сәяхәт 27.12.2023

“Пушкин картасы” – Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән илнең барлык төбәкләрендә старт алган проект. Әлеге карта белән 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар дәүләт карамагында булган концерт залларына, театрларга, музейларга йөри ала. Безнең мәктәп укучылары бүген авылда урнашкан "Г.Тукай исемендәге музей комплексы"на "Тылсымлы урман"га сәяхәт ясадылар. Чын әкият геройлары: Шүрәле, Су анасы, Убырлы, Кәҗә, Сарык балаларны рәхәтләнеп уйнатып, ярыштырып күңелләрен күрделәр. Кыш бабай белән Кар кызы Җир йөзендә яхшылык кылып яшәргә, бер-береңне хөрмәт итәргә өндәделәр. Музейга кереп балалар үзләренең һөнәрләрен дә күрсәтергә өлгерделәр: шигырьләр сөйләп, җырлар башкардылар. Һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен! Бары шул вакытта гына кеше бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак!
-
ХУШ КИЛӘСЕҢ, ЯҢА ЕЛ! 27.12.2023

Бүген башлангыч сыйныф укучыларының «ХУШ КИЛӘСЕҢ, ЯҢА ЕЛ!» исеме астында чыршы бәйрәме булып узды. Бәйрәм җыр-бию, шигырьләр һәм әкиятләр сәхнәләштерү белән үрелеп барылды.
-
"Арча Кыш бабае" призына бокс буенча республика турниры 26.12.2023

Бүген Арча спорт мәктәбендә 2013-2014 елгы яшүсмерләр арасында "Арча Кыш бабае" призына бокс буенча республика турниры узды. Бу турнирда үз үлчәмендә 4 класс укучысы Әхмәтҗанов Әмир 1 урынны яулады. Аны җиңүе белән котлыйбыз!
-
Муниципаль район хакимияте башлыгы чыршысы 26.12.2023

26 декабрьдә район мәдәният йортында муниципаль район хакимияте башлыгы чыршысы үткәрелде. Балалар өчен әлеге чара Яңа ел алдыннан зарыгып көтеп алына торган тантаналардан санала. Тантанага безнең мәктәптән дә алдынгы укучылар чакырылган иде, 7 кластан Сабиров Инсаф һәм 10 класстан Габидуллина Зөһрә. Бәйрәм Яңа ел тамашасы белән дәвам итте. Бәйрәмдә катнашучыларга Кыш бабай, Карсылу, әкият геройлары катнашлыгында матур тамаша тәкъдим ителде.














