Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Голосок" конкурсы 08.12.2015

Арчаның "Күбәләк" исемендәге 11 нче номерлы балалар бакчасында оештырылган "Голосок" вокаль конкурсында катнашып, Юсупова Лилия Ильфатовна истәлекле бүләк һәм грамота белән бүләкләнде. Лилия сине чын күңелебездән котлыйбыз! Сиңа яңадан яңа уңышлар телибез.
-
"Чыршы - безнең дустыбыз" 07.12.2015

Тәрбияче Самигуллина Гүзәл Муллахметовна зурлар төркеме балалары белән "Чыршы - безнең дустыбыз" проекты буенча эш башлап җибәрде. Бүгенге көн кадагында торган проблемаларны чишү өчен эшне кечкенәдән башларга кирәк. Шуны истә тотып тәрбияче проект эшенә экологик әңгәмәләр,төрле конкурслар керткән.Бүген аларда әти-әниләр һәм балалар белән берлектә эшләнгән "Иң матур чыршы" конкурсы. Рәхим итегез!
-
Мәктәпкә экскурсия 04.12.2015

Тәрбияче Наилә Саматовна мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән Яңа Кенәр урта мәктәбенә экскурсиягә бардылар. Аларны булачак укытучылары Рәмлә Рәфкатовна елмаеп каршы алды. Китапханәче Резида Рауфовна балаларны китапханә белән таныштырды. Балалар, бик яратып, Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен карадылар. Спортзал, ашханә,актлар залы,музей,кабинетлар белән таныштылар. Экскурсия балаларга бик ошады.
-
"Купшы чыршы бездә кунакта" ачык белем бирү эшчәнлеге 04.12.2015

Беренче кечкенәләр төркемендә бүген зур бәйрәм. Тәрбиячеләре Рилә Рәисовна аларны купшы чыршы янына җыйды. Аюлар,бакалар,әтәчләр,үрдәкләр,песиләр чыршы янына килде. Биеделәр,җырладылар. Кыш бабайның чыршы янына куйган күчтәнәченә куандылар,аңа рәхмәт әйттеләр.
-
Габдулла Тукай әкиятләрендә кунакта. 02.12.2015

Тәрбиячеләре Лилия Наримановна балалар өчен Тукай почмагы оештырды.Икенче кечкенәләр төркеме балалары Габдулла Тукай әкиятләрендә кунакта булдылар.Тукай әкиятләрен бик яратып тыңлады алар.
-
Ачык белем бирү эшчәнлеге."Безнең урам" 01.12.2015

Зурлар төркемендә кисеп ябыштыру ачык белем бирү эшчәнлеге булды. Тәрбиячеләре Рәмилә Ильдаровна җитәкчелегендә балалар бик теләп үзләре яшәгән өй рәсемен кистеләр.Үзләре яшәгән урамны бергәләп ябыштырдылар. Эш барышында үзара дуслык, татулык, ярдәмчеллек күзәтелде. Менә нинди аларның урамы!
-
Юл йөрү кагыйдәләре буенча ачык чаралар. 30.11.2015

Юл йөрү кагыйдәләре буенча ачык чаралар узды. Тәрбиячеләр һәр төркемдә юл йөрү кагыйдәләренә нигезләнгән почмаклар булдырды, ә балалар, шуларга нигезләнеп, үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Ачык чаралар бик эчтәлекле, мавыктыргыч булды. Бар кешегә тик бер теләк: Юлларда сак булыйк!
-
"Иң кадерле әнием" 27.11.2015

Иң кадерле әниләребезне бәйрәм белән котладык. Балалар шигырьләр сөйләде, җырлады, биеде. Балалар һәм әниләр тырышлыгы белән ясалган портретлардан күргәзмә бәйрәмебезне тагы да ямьләндерде. Әниләребез озын гомерле, сәламәт булсын! Алар безнең тормышыбызның яме.
-
"Мин һәм минем балам"конкурсы 27.11.2015

Авыл мәдәният йортында кадерле әниләребезгә багышланган "Мин һәм минем балам" конкурсы булды. Бу конкурста мәктәп хәзерлек төркеме балалары чыгыш ясады.
-
Ачык белем бирү эшчәнлеге. 26.11.2015

Беренче кечкенәләр төркемендә ачык рәсем белем бирү эшчәнлеге булды. Тәрбиячеләре Резеда Юнусовна җитәкчелегендә кечкенәләр тырышып бәләкәй бармаклары белән төрле төстәге витамин конфетлар ясадылар.



