Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Җиңү бәйрәме 07.05.2015

Илебез тарихында иң караңгы сәхифәләрнең берсе – Бөек Ватан сугышы. Миллионлаган солдатлар батырларча башын салган бу афәт гасырлардан гасырларга күчеп хәтерләрдә мәңге саклансын дисәк, без бүген дә уяу булырга тиеш.Сугыш утлары тынуга 70 ел үтсә дә, балачакларын усал аҗдаһа йоткан сабыйлар күңеле әле дә сыкрый. Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.Безнең Казанбаш һәм Көтек авылыннан 160 кеше сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган. Бүген авыл уртасындагы һәйкәл янында тантаналы митинг булды. Митингта мәктәп укучылары чыгыш ясады, тыл ветераннары катнашты.
-
Имтиханга әзерләнәбез 06.05.2015 9 нчы класс укучыларының сынау бирер көннәре якынлаша. Мәктәптә рус теле, татар теле һәм математика фәннәреннән консультацияләр дәвам итә.

-
Җиңел атлетика ярышы 05.05.2015 5 нче майда мәгариф хезмәткәрләренең җиңел атлетика буенча ярышлары булып узды. Безнең мәктәптән ярышта профсоюз рәисе Гатауллина Г.Ф., укытучылар ЗагриеваГ.М., Габдрахманова Л.М., Марданов Р.Р. актив катнаштылар.

-
70 еллыкка - 70 "5" ле 04.05.2015 Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 70 "5" ле конкурсында башлангыч класслар арасында 3 нче класс укучысы Сабирҗанов Артур, урта звенода 7 нче класс укучысы Әүхәдиева Зәлифә, югары якта 9 нчы класс укучысы Нигъмәтҗанова Рәйдә җиңеп чыктылар.

-
С праздником! 01.05.2015

В первый день лучистый мая,
Важный праздник наступает.
Труд, весна - приятный повод
Всем, кто чист душой и молод.
Пусть несет он обновленье,
Искренние поздравленья,
А ещё здоровье, смех,
Мир и творческий успех!
-
Язгы өмә 30.04.2015 Бүген укучылар һәм укытучылар коллективы, техник хезмәткәрләр мәктәп тирәсен һәм авыл урамнарын чүп-чардан арындырдылар.

-
Тестирование 4 классов 29.04.2015 Бүген 4 нче класс укучылары татар теленнән тестлар эшләделәр.

-
МЧС хезмәте белән танышу 28.04.2015 Мәктәп укучылары Үрнәктә МЧС хезмәткәрләре белән очрашуга бардылар. Укучыларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды.

-
Тукай рухы яши күңелләрдә 28.04.2015 Габдулла Тукайга багышланган чаралар башлангыч класс укучылары өчен оештырылган кичә белән тәмамланды. Китапханәче Әүхәдиева Рузилә укучыларны Тукай иҗаты белән таныштырды.

-
Кул көрәше ярышы 28.04.2015 "Арча" спорт комплексында оештырылган кул көрәше ярышында безнең мәктәпнең 7 нче класс укучысы Кударова Илисә - 3 нче урын, 9 нчы клаас укучылары Латыпова Наилә һәм Яруллина Илүзә 1 нче урын яуладылар. Аларга тагы да зуррак уңышлар телибез!















