Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
5 көн. "Күңелле сынаулар" 08.06.2018

Бүген лагерьның бишенче көне. Көннәр салкын булуга карамастан безнең көнебез бик күңелле һәм файдалы үтте. Балалар бик теләп "Мин иң, мин иң..." интеллектуаль уенында катнаштылар. Уенда һәр балага берәр номинация буенча медальләр тапшырылды. Көннең икенче яртысында шашка һәм дартс уеннарында катнашып ике команда да үзләренең бик булдыклы икәнен күрсәттеләр.
-
4 көн. Табигать көне 07.06.2018

Бүген лагерьның 4 көнендә укучылар табигатьне саклауга карата уеннар, викториналар, видеороликлар карадылар. Табигатькә сәяхәт оештырылды, дару үләннәрен аерырга өйрәнделәр һәм аның нинди авыруга шифасы булуы белән таныштылар. Көннең икенче яртысында "Өстәл теннисы" һәм "Лото" уены уйнадылар.
-
3 көн. "Яхшы гадәтләр" 06.06.2018

Бүген лагерьның өченче көне. Бүген дә балалар көннәрен бик күңелле уздырдылар. Туган авылыбызның тарихы музеенда булдылар, җәмәгать урыннарында этикет кагыйдәләре темасына әңгәмә презентация карадылар. Көннең икенче яртысында "Яраткан спорт уеным" темасына сюжетлы аппликация ясадылар.
-
2 көн. "Кечкенә олимпиада уеннары" 05.06.2018

Икенче көн күңелле лагерь тормышы дәвам итә. Бүген укучылар кечкенә олимпиада уеннары турында белемнәрен арттырдылар, кайберләрен үзләре дә уйнап карадылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап сәламәтлекләрен ныгыттылар. Көннең икенче яртысында "Туган ягымның файдалы казылмалары" дигән темага презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
"Дуслык" лагеры эшен башлады 04.06.2018

Бүген "Дуслык" исемендәге мәктәп яны лагеры эшен башлады.
-
Табигатькә экскурсия 25.05.2018

Бу көнне 5-8 сыйныф укучылары җыелышып велосипедта якташ язучыбыз Гариф ага Ахуновның туган җирлегенә экскурсиягә бардылар. Узган ел ачылган Өчиле чишмәсенең суын эчтеләр, Казансу елгасында балык тоттылар, төрле спорт уеннары уйнадылар.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 24.05.2018

Бүген мәктәбебезнең 8 укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Тантаналы линейкада Үрнәк авыл совете башлыгы урынбасары Тимашев Ф.И., ветеран укытучылар, әти-әниләр катнашты.
Мәктәп директоры Камалов Р.Р., килгән кунаклар, әти-әниләр, беренче укытучылары - бар да чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләрен теләделәр, имтиханнарда уңышлар юлладылар.
-
Пионериянең туган көне 19.05.2018

19 май - Пионериянең туган көнен безнең мәктәп укучылары походта, табигать кочагында билгеләп үтте.
-
Котлыйбыз! 18.05.2018

Техник хезмәткәребез Ибатуллина Миләүшә Сибгатовнаны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Ходай насыйп итеп сезгә алдагы көннәрегездә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, бәхеттә яшәргә язсын иде.
-
Татарстан Варислары
18.05.2018
Бүген 4 нче сыйныф укучылары Татарстан Варислары Берлеге сафына керделәр. Аларга тантаналы рәвештә галстукларны пионерлар булган укытучылар һәм 7 сыйныф укучылары бәйләделәр.














