Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Котлыйбыз! 22.12.2020

Мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы Гатауллина А. 11 яшьтән 14 яшьлек укучылар арасында узган "Эстрада вокалы. Соло" номинациясендә II дәрәҗәле лауреат исеме белән бүләкләнде. Котлыйбыз, яңа үрләр теләп калабыз!
-
Россия Конституциясе көне 12.12.2020

12 нче декабрь Россия Конституцияче көне. Конституция - иң югары юридик көчкә ия иң мөһим документ. Төп Законыбыз күпмилләтле Федерациянең ныгуында, илебезнең сәяси-икътисади тотрыклыгын тәэмин итүдә, дәүләт идарәсен һәм җирле үзидарә институтының ныгуы өчен ныклы нигез барлыкка китерүдә хәлиткеч роль уйнады. Конституция илдәге хокук системасының үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен, эчтәлеген билгели.
-
Яңа елга әзерлек 11.12.2020

-
Мөхәммәт Мәһдиевны искә алу кичәсе 10.12.2020

9 нчы декабрь көнне Казан арты музеенда язучы Мөхәммәт Мәһдиевны искә алу кичәсе булды. Бу чарада М. Мәһдиевның кызы Гәүһәр Хәсәнова һәм якташыбыз Вакыйф Нуриев катнашты. Кичә "Без 41 нче ел балалары" повесте белән үрелеп барды. Кичәдә безнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Луиза Минһаҗ кызы язучы турында мәктәбебез белән бәйле вакыйгалар турында чыгыш ясады, укучылар "Без 41 нче ел балалары" повестена төшерелгән фильмнан өзекләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Ватан Геройлары көне 09.12.2020

9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре, илебез геройлары, якташларыбыз тарафыннан эшләнгән батырлыклар турында әңгәмәләр үткәрелде, геройларга багышланган фильмнар күрсәтелде.
-
"Көзге фьюжн-2020" 04.12.2020

Бүген Арчада Спорт мәктәбендә район мәктәпләре арасында "Көзге фьюжн - 2020" музыкаль-иҗади бию конкурсы узды. Мәктәбебезнең кызлар командасы бу конкурста катнашып "Мөләем" номинациясендә 1 урынны яулап кайттылар. Әфәрин, кызлар, котлыйбыз, алга таба да яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз!
-
"Билгесез солдат көне" 03.12.2020

Россия күләмендә бу көннәрдә "Билгесез солдат көне"нә багышланган чаралар уза. Безнең мәктәп укучылары да бик теләп, актив рәвештә катнаштылар. Классларда "Батырлар даны мәңгелек", "Билгесез солдат" темаларына класс сәгатьләре узды. Башлангыч класс укучылары "Без сине онытмыйбыз, солдат" исемле рәсем конкурсында катнаштылар. Авыл уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл яны территориясен кардан чистарту эшен башкардылар.
-
#СТОПВИЧСПИД 01.12.2020

Всеми́рный День борьбы́ со СПИДом отмечается ежегодно 1 декабря. Этот день служит напоминанием о необходимости остановить глобальное распространение эпидемии ВИЧ/СПИДа. В школе была проведена Акция посвященная Всемирному Дню борьбы со СПИДом.В мероприятиях приняли участие учащиеся 8-9 классы.
-
Котлыйбыз! 30.11.2020

26-28 нче ноябрь көннәрендә, 2008-2009 елгы малайлар арасында волейбол буенча курше район командалары ярышты. Арча районының җыелма командасында катнашып, егетләребез 2 урын алып кайттылар.
-
День литературного чтения 27.11.2020 Сегодня учащиеся 1-4 классов посетили школьную библиотеку. Библиотекарь Рахимова Р.З. познакомила детей с новыми детскими книгами. Потом нарисовали иллюстрации к любимым сказкам.















