Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 18 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Балалар бакчасында әкият көне. 08.09.2026 Әлеге матур әкияти көнне нәни егетләребезнең “Шүрәле” әкиятеннән өзек күрсәтүләреннән башлап җибәрдек. Алга таба Г.Тукай әкиятләренә багышланган кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә белән танышып, сөйләшүебезне дәвам иттек. Киләсе тукталыш “Осталар Казаны” дип исемләнгән иң татлы тукталыш булды. Тәрбияләнүчебез Ясминәнең әнисе Раилә – балаларга чәк-чәк турында сөйләп, аны пешерү серләре белән бүлеште. Кызларыбыз пластилиннан чәк-чәк ясадылар һәм чын чәк-чәктән дә авыз итми калмадылар. Әкияти көнебезне йомгаклап Г.Тукай әкиятләрен, шигырьләрен сөйләп, әкиятләрен зур экраннан карап анализладык. Кыскасы, бүген безнең сабыйларыбыз өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч әкияти көн булды.

-
Бөҗәкләр дөньясында. 03.09.2026 Мәктәпкәчә яшьтә балалар әйләнә-тирә дөньяны актив рәвештә өйрәнәләр. Яшь тикшеренүчеләрне үзләре тирәсендә барган бөтен әйберләр мавыктыра. Һәм, һичшиксез, аларны күп санлы бөҗәкләр патшалыгы да җәлеп итә. Хезмәт сөючән бал кортлары һәм кырмыскалар, гамьсез очып йөрүче күбәләкләр, тиз сикерүче чикерткәләр һәм төсле камкалар балалар өчен бу җанлы табигатьнең зур дөньясы белән гармониядә яшәүче тулы бер кечкенә дөнья. Бәләкәй бөҗәкләрнең бу гаять зур дөньясын балаларга ачыкларга булышу – җәйге көн иң кулай вакыт.

-
Белем көне. 01.09.2026 1 сентябрь – Белем көне-Россия мәктәпләренең генә түгел, балалар бакчаларының да традицион бәйрәме. Балалар бакчасындагы кечкенә балаларны тагын да өлкәнрәк, сәламәтрәк һәм акыллырак итә торган уку елын мәктәпкәчә яшьтәге балалар шатланып каршы алалар. Бүген бездә Белем көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу бит иң ихлас хисләр уята торган һәм күп буын балаларны, педагогларны һәм ата-аналарны берләштерә торган бәйрәм. Бу көнне педагоглар балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен чын бәйрәм оештырдылар. Балалар бергәләп бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, шаярттылар һәм көлдерделәр. Бәйрәмдә шаян һәм күңелле мохит хөкем сөрде. Балалар мавыктыргыч сәяхәттә булдылар, бу мөһим көн белән таныштылар һәм уңай кәеф белән тулдылар. Безнең балалар бакчасында яңа уку елы менә шулай күңелле, кызыклы һәм бәйрәмчә башланды. 1 сентябрь бәйрәме һәрвакыт онытылмаслык, шатлыклы һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч булып кала. Балалар һәм педагогларга бу көннең генә түгел, балалар бакчасында үткәргән барлык көннәрнең дә шатлыклы булуын телисе килә! Без барысын да — ата-аналарны, балаларны, педагогларны Белем көне белән котлыйбыз! Яңа уку елы белән!

- Сау бул ,бакча! Чыгарылыш кичәсе. 28.05.2026 Бездә бүген шатлыклы да, моңсу да бәйрәм - чыгарылыш кичәсе. 4 кошчыгыбызны очырдык. Канатларыгызны җилләр каермасын, уңышлар сезгә, балалар!
-
14 май - Урман утырту көне. 14.05.2026 14 май - Урман утырту көне. Әлеге чарага Казанбаш балалар бакчасы да кушылды. Тәрбиячеләр һәм балалар 12 төп нарат үсентесе утыртып табигатьне яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр????????????

-
Безнең уңышлар! 13.05.2026 Безнең уңышларыбыз! Фирдүс белэн Диләрәне чын күңелдән котлыйбыз!????

-
Эковесна 12.05.2026 Экокоманда үз эшен дәвам итә. 7 нче атнаның максаты балаларны әйләнә-тирәне чиста тотарга өйрәтү. Чүпне җыйганда аны төрләргә аерып җыю: кәгазь, пластик, агач, пыяла һәм ризык калдыклары. Макулатура җыю шөгыле белән таныштыру. #Эковесна2026 #Экокоманда #МыЗаРаздельныйСбор

-
Җиңү көне! 08.05.2026 Шатлыклы да, сагышлы да җиңү көне якынлаша. Казанбаш балалар бакчасы коллективы һәм балалалары һәйкәл янында булып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны искә алдылар.

-
Хәтер - мәңгелек! 06.05.2026 Бүген Казанбаш балалар бакчасында Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан патриотик чара узды. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Балалар кече яшьтән кыюлык үрнәге булган бабаларыбызның батырлыгы турында белеп үсәргә тиеш. Хәтер - мәңгелек!

-
Җиңү тәрәзәләре! 05.05.2026 Җиңү тәрәзәләре! #ЭкоВесна2026 #ЭкоКоманда #БөекҖиңүКөне #БатырларБезнеңЯнәшәдә




