Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
Поход 28.05.2018

28 май көнне Акчишмә башлангыч мәктәбе укучылары, класс җитәкчеләре һәм китапханәче Мөхәммәтдинова Халидә апа белән берлектә табигать кочагына походка бардылар. Алар табигатьнең сихри гүзәллегенә, матур итеп кошлар сайравына сокландылар. Походта төрле кызыклы ярышлар уздырылды, хәрәкәтле уеннар уйналды. Табигатьтә бергәләп ял итү күңелле, ашау да тәмле булды.
-
Туган ягыбызның табигате бик матур. Үзенең калын урманнары, саф чиста сулы чишмәләре, яшел болыннары, белән дан тота ул. Туган як һәркемгә дә якын. Һәркем бәләкәй чакта ук аның табигатенә сокланып үсә. 26.05.2018

26 май көнне без 5 класс укучылары Хотня авылына походка бардык. Аның истәлекле урыннарннарында булдык. Петр һәм Павел чиркәвендәге музейны карадык. Иң истә калганы мөгаен изге чишмә суыннан учакта пешерелгән поход ашын ашау һәм чәй эчү булгандыр.
Көнебез файдалы һәм күңелле узды.. Өйгә кайтып җиткәндә барыбыз да арган, талчыккан, ләкин бик канәгать идек.
-
Табигать кочагында 26.05.2018

26 нчы май көнне 6-7 нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә табигать кочагында булдылар. Рәхәтләнеп уйнап, күңел ачып, ял иттеләр.
-
Музейлар буйлап 25.05.2018

25нче май көнне башлангыч класс укучылары Арча шәһәренә экскурсиягә бардылар. “Казан арты” музеенда районыбыз тарихы, халкыбызның үткәне турында бик кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Сәнгать музеенда районнан чыккан күренекле кешеләрнең тормыш юлы һәм иҗаты турында өйрәнделәр. Экскурсия бик файдалы һәм күңелле үтте.
-
“Соңгы кыңгырау” 24.05.2018

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәрескә чакыручы кыңгырау соңгы тапкыр чыңлый. Мәктәптә үткән балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә.Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларгачакырсын!
Хәерле юл!Хәерле юл сезгә, укучылар!
Максатларга барып җитегез!
Ашкынганда гомер юлларыннан
-
“Варислар иле” буйлап сәяхәт. 19.05.2018

19 май көнне мәктәбебездә зур бәйрәм, 4 класс укучыларын Татарстан Варислар берлеге сафына кабул итү тантанасы уздырылды. Бәйрәмнең беренче өлешендә укучыларыбыз пионерия тарихы, аның узган юлы белән таныштылар ,пионер җырларын искә төшерделәр. Икенче өлештә тизйөрешле поездга утырып “ Варислар иле” буйлап сәяхәт иттеләр. Алар тукталышларда төрле биремнәр үтәделәр,бәйгеләрдә катнаштылар, укытучылар ,өлкән варислар алдында тантаналы вәгъдә бирделәр,
4 класс укучылары өчен бу көн аеруча истә калыр дип ышанабыз
-
19 нчы май - балаларның ел дәвамында көтеп алган һәм традиция буенча буыннан буынга тапшырыла торган бәйрәме. Балалар аны үзләренчә , яратып , “Фестиваль” дип тә атыйлар. 19.05.2018

Бәйрәм нәтиҗә ясау, җиңүчеләрне билгеләү ,бүләкләр тапшыру белән тәмамлана.
Бүген чираттагы өйрәнү эвакуациясе узды. 18.05.2018
Җиңел атлетика 17.05.2018
17 нче май көнне Арча шәһәрендә мәгариф оешмаларының профсоюз членнары арасында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган җиңел атлетика ярышлары булып узды. Бу чарада безнең мәктәп укытучылары да актив катнашты.
В рамках Всероссийской акции по борьбе с ВИЧ-инфекцией, приуроченной к Всемирному дню памяти жертв СПИДа 16 мая в старших классах прошли классные часы «Что я знаю о ВИЧ/СПИДе», «Будущее без ВИЧ-инфекции». Целью являлось духовно-нравственное воспитание подрастающего поколения, информирование молодежи по широкому спектру проблематики ВИЧ-инфекции: пути инфицирования и передачи инфекции, способы профилактики и лечения, формирование личной ответственности за собственное здоровье и здоровье окружающих. 16.05.2018













