Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
"Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел"/ Уборка территории памятника 25.04.2019

25 нче апрель көнне 1-4 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Ибраһимова Р.Р., Газизова Д.М. белән берлектә авылыбыз һәйкәле яны территориясен чистартуда катнаштылар. Авыл уртасындагы һәйкәл яны территориясен чистартуда үзләренең көчләрен кызганмыйча эшләделәр, чүпләрдән арындырдылар.
25 апреля после уроков ученики 1-4 классов с классными руководителями Ибрагимовой Р.Р. и Газизовой Д.М. участвовали в уборке памятника .. Учениками выполнен очистка территории памятника от бытового мусора.
-
Математика укытучыларының Мәскәү политехника университеты доценты А.А.Устиловская белән очрашуы/ Встреча учителей математики с доцентом инженерной школы Московского политехнического университета, кандидатом психологических наук Устиловской А,А, 25.04.2019

22 нче апрель көнне 1 нче санлыАктаныш урта мәктәбендә районның математика укытучылары Мәскәү политехника университетының инженер мәктәбе үзәге, психология фәннәре кандидаты А.А.Устиловская белән очрашты. Безнең мәктәптән математика укытучысы Фазлыева Л.М. катнашты.
22 апреля на базе Актанышской СОШ №1 состоялась встреча с учителями математики нашего района с доцентом инженерной школы Московского политехнического университета, кандидатом психологических наук Устиловской А.А. Из нашей школы участвовала учитель математики Фазлыева Л.М.
-
Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь конкурсы нәтиҗәләре/ об итогах конкурса чтецов имени Габдуллы Тукая 25.04.2019

1-4, 5-8 нче сыйныф укучылары арасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь укучылар бәйгесе узды. 2 нче сыйныф укучысы Мәрданов Сәйдәш 1 нче урын, укытучысы Газизова Д.М., Яңа Балтач башлангыч мәктәбе укучысы Рәшитов Илнур 3 нче урын, укытучысы Хөснетдинова В.Ә. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
Прошел районный конкурс чтецов имени Габдуллы Тукая среди учащихся 1-4, 5-8 классов, посвященный к творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Среди учащихся 1-4 классов занял 1 место ученик 2 класса Марданов Сайдаш, учитель Газизова Д.М., 3 место ученик 3 класса Новобалтачевской ООШ Рашитов Ильнур, учитель Хуснутдинова В.А. Поздравляем!
-
Бөтенрәсәй экологик өмә/ Всероссийский экологический субботник 25.04.2019

20 нче апрель көнне мөктәптә "Бөтенрәсәй экологик өмә" акциясе үткәрелде. Барлык укытучылар, укучылар да буакциядә актив катнашты. Мәктәп территориясе, һәм юл буе посадкасы чүптән, корыган агач ботакларыннан арындырылды.
20 апреля на территории нашей школы прошел Всероссийский экологический субботник. В данной акции участвовали все учителя и ученики нашей школы. Приводили в порядок школьную территорию, посадку. Собрали мусор, выпиливали старые сучки деревьев и кустарников.
-
"Чиста чишмә" акциясе/ Акция "Чистый родник" 25.04.2019

25 нче апрель көнне 1-4 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Ибраһимова Р.Р., Газизова Д.М. белән берлектә "Чиста Чишмә" акциясендә катнаштылар. Авыл эчендәге чишмәне чистартуда үзләренең көчләрен кызганмыйча эшләделәр. Чишмә буендагы территорияны чүпләрдән арындырдылар.
25 апреля после уроков ученики 1-4 классов с классными руководителями Ибрагимовой Р.Р. и Газизовой Д.М. провели акцию "Чистый родник". Учениками выполнен очистка территории родников от бытового мусора.
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә" 24.04.2019

Тукай атналыгы кысаларында авыл китапханәсендә "Театр яктылыкка, нурга илтә" дигән темага укучылар арасында "Тамчы шоу" уздырылды. Беренче өлештә укучылар театр тарихы, татар театрлары, артистлары белән таныштылар. Икенче өлештә 7 һәм 8 нче сыйныф уукчылары үзара көч сынашты. Чара бик күңелле һәм кызыклы итеп оештырылган иде. Авыл китапханәчесе Нәгыймова Гөлсәриянең һәм мәктәпнең үзара тыгыз элемтәдә эшләвенең бер адымы.
-
"Инглиз һәм Америка авторларының әсәрләре буенча театр куелышлары" 17.04.2019

2019 елның 16 апрелендә "Балалар иҗаты үзәге" базасында 1-8 сыйныф укучылары өчен инглиз телендә "Инглиз һәм Америка авторларының әсәрләре буенча театр куелышлары" дигән район конкурсы үткәрелде. Бу конкурста безнең мәктәп укучылары Редьярд Киплингның "Маугли" әсәрен сәхнәләштерде. Җитәкчесе Галиева Л.М.
-
Сыерчыкларга бүләк 17.04.2019

“Эко-яз 2019” акциясе кысаларында гамәлләштерелгән тәрбияви чара районда тәүге тапкыр гына оештырыла. Безнең мәктәп тә бу чарада бик теләп катнашты.
Сыерчык оясын ясаган Вәлиев Таһир белән педагог-организатор Юнысова , үзләренең оялары белән үзәктәге Ленин паркына – кошлар бәйрәменә килде.
Ленин паркы балаларның шат авазларына күмелде. Барлык оялар да парк агачларына урнаштырылды.
Хәзер инде кошларга күңелләренә хуш килгән ояны сайлап, гаилә кору эшенә керешәсе генә калды.
-
"Математик кафе" 17.04.2019

10-20 нче апрель көннәрендә мәктәптә математика-физика атналыгы бара. 16 нчы апрель көнне 7 һәм 8 нче сыйныф укучылары арасында "Математик кафе" дигән ачык чара үткәрелде. Чараны математика укытучысы Фазлыева Л.М. оештырды. 7 нче сыйныф укучылары җиңү яулады.
-
Инглиз теле буенча төбәкара семинар 17.04.2019

17 апрель көнне, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында инглиз теле буенча төбакара семинар узды. “Заманча дәрес. Инглиз телен укытуда традицияләр һәм инновацияләр” исеме астында узучы ачык чарада районның инглиз телчеләре, Татарстанның Минзәлә районы педагоглары белән беррәттән Башкортстан республикасының Нефтекама шәһәреннән, Илеш һәм Югары Яркәйдән дә инглиз теле укытучылары – кырыкка якын педагог катнашты.
Чараның практик өлеше кысаларында педагоглар өчен ачык дәресләр, мастер-класслар оештырылып, аларда һәр сыйныф укучысы актив катнашты. Аналитик блокта исә педагоглар тәҗрибә уртаклашып, чыгышлар тыңлады. Шулай ук педагогларның методик эшкәртмәләре тупланган җыентык әзерләп бастырылып, рецензияләнеп тапшырылды. Семинарда безнең мәктәптән инглиз теле укытучысы Галиева Л.М катнашты.







