Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
"Моң кайтавазы" 26.01.2019

26 нчы гыйнвар - Актанышыбызда истәлекле көн булып куңелләрдә калды. Эльвира Ибраһимова исемендәге II республикакуләм "Моң кайтавазы" нәфис сүз бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Сабиров Самир дипломга лаек булды. Котлыйбыз Самир!!!
-
Җиңүче! 23.01.2019

"Ел тәрбиячесе-2019" конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Әлеге бәйгенең җиңүчесе итеп безнең тәрбиячебез, Сабирова Эльвира Рафис кызы танылды. Бу җиңүе белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм Мөслим муниципаль районында үтәчәк зона ярышында зур уңышлар теләп калабыз. Афәрин!
-
"Ел тәрбиячесе-2019" конкурсының муниципаль этабы 22.01.2019

2нче санлы балалар бакчасы базасында бүген "Ел тәрбиячесе-2019" конкурсының муниципаль этабы дәвам итте. Безнең "Умырзая" балалар бакчасы тәрбиячесе Сабирова Эльвира Рафис кызы да әлеге бәйгедә үзенең көчен сынады. Педагогыбыз бик уңышлы чыгыш ясады, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
- Җиң 22.01.2019
-
"Ел тәрбиячесе -2019" 21.01.2019

Бүген безнең "Умырзая" балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе - 2019" бәйгесенең муниципаль этабының беренче көне үтте. Әлеге бәйгедә 8 тәрбияче белем бирү эшчәнлеге һәм үзләре турында булган мәгълумат белән таныштырдылар.
-
Яшел чыршы янында 27.12.2018

Бүген кечкенәләр төркеме балалары өчен яңа ел бәйрәме үтте. Әти-әниләрне, кунакларны, кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән зал һәм чыршыкай каршы алды. Бөтен галәм яңа ел хисенә чумган иде. Балалар җырладылар, биеделәр, Кар кызына шигырләрен сөйләделәр. Яңа ел бәйрәменә кунакка Төлке, Аюкай, Куян да килгән иде. Алар да балалар белән шаян уеннар уйнады. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Саф һавада булу - чыныктыру чарасы 25.12.2018

Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.
Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә. Дөрес итеп оештырылган саф һавада булулар балаларның һәр яклап үсеше өчен дә файдалы. Бакчабызның барлык төркемнәрендә дә балаларның саф һавада йөрүе һәрдаим алдагы әйтелгәннәрне истә тотып оештырыла.
-
Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз 24.12.2018

Бүген безнең балалар, 4 нче балалар бакчасы базасында узган "Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз" дип исемләнгән район фестиваленда катнаштылар. "Вокал-соло", "Вокал", "Шигырь" номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясап, үзләрен күрсәтеп кайттылар.
-
Район балалар бакчалары мөдирләре утырышы 21.12.2018

Бүген безнең балалар бакчасында "ФДББС шартларында белем бирү эшчәнлеген оештыру" темасына бакча мөдирләре киңәшмәсе үткәрелде. Әлеге киңәшмә кысаларында, без үзебезнең балалар бакчасының тормышын күрсәттек. Режим моментларына нигезләнеп, баланың бакча тормышында үткән кызыклы һәм мавыктыргыч вакыт аралыгына күзәтү алып барылды.
-
"Әти хакы" 18.12.2018

"Шәһри Казан" газетасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның "БлагоДарение" яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә уздырган "Әти хакы" бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Алар арасында безнең тәрбиячебез Сабирова Эльвира Рафис кызы да бар.
Эльвира Рафисовна! зур җиңүегез белән чын күңелдән котлыйыз!!! Яңадан яңа үрләргә иреүегезне, иҗат чишмәгезнең саекмавын теләп калабыз!








