Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
С праздником, мама!/Бәйрәм белән, әнием! 06.03.2020

4-6 март көннәрендә 1 кечкенәләр, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә "8 март- Халыкара хатын-кызлар көне" нә багышланган күңел ачулар узды. Балалар яраткан әниләрен бәйрәм белән котлап, матур-матур шигырьләр сөйләделәр, дәртле җырлар җырладылар. Әниләр дә үз чиратларында өйдә бик тырышып эшләгән кул эшләрен алып килгәннәр иде. Балаларны котлап, җыр, шигырь бүләк итүче әниләребез дә булды. Бәйрәм белән кадерле әниләребез!
4-6 марта в 1 младшей, старшей, подготовительной группе прошли развлекательные мероприятия, посвященные Международному женскому дню - 8 марта. Дети поздравили своих любимых мам с праздником, читали красивые стихи, пели задорные песни. И мамы, в свою очередь, принесли свои рукоделия. Были и мамы, которые поздравляли детей, дарили песни, стихи. С праздником, дорогие наши мамы!
-
Здоровое питание/Сәламәт туклану 05.03.2020

Бакчабызда "Өйдә сәламәт туклану" фотобәйгесе узды. Балалар әти-әниләре, әби-бабайлары, апа-абыйлары белән өйгә кайткач, сәламәт булу өчен нинди ризыклар ашарга кирәклеген фотолар аша күрсәттеләр. Фотолардан күренгәнчә алар җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә зур өстенлек бирәләр икән. Сәламәт булыйк балалар!
В детском саду прошла фотовыставка "Здоровое питание дома". Дети вместе с родителями, бабушками и дедушками, показали на фотографиях, какие продукты нужно есть, чтобы быть здоровыми. Как видно из фотографий, они дают большое преимущество фруктам и овощам. Будьте здоровыми ребята!
-
У нас праздник/Бездә бәйрәм 04.03.2020

2-4 март көннәрендә кечкенәләр, 2 кечкенәләр, уртанчылар төркемендә "Гаилә бәйрәме" узды. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр матур җырлар, шигырьләр тыңладылар, биюләр карадылар. Бәйрәм барышында үзләре дә кызыклы бәйгеләрдә катнашып, күңел ачтылар. Бәйрәм ахырында балалар үзләре әзерләгән матур бүләкләрне тапшырдылар.
2-4 марта в младшей, 2 младшей, средней группе прошел "Праздник семьи". Пришедшие на праздник родители слушали красивые песни, стихи, смотрели танцы. В ходе праздника и сами участвовали в интересных конкурсах. В конце праздника ребята вручили подготовленные ими подарки.
-
Экскурсия в библиотеку/Китапханәгә сәяхәт 03.03.2020

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Актаныш үзәк китапханәсенә сәяхәткә бардылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларны китап дөньясы, китапларны өйгә бирү тәртибе һәм китапханәдә булган газета, журналлар белән таныштырды. Балалар исә үзләренең әниләргә багышланган шигырьләрен сөйләделәр.
Дети подготовительной группы посетили Актанышскую центральную библиотеку. Сотрудники библиотеки ознакомили детей с книжным миром, порядком выдачи книг на дом и газетами, журналами, находящимися в библиотеке. Дети рассказали свои стихи, посвященные мамам.
-
Масленица! 02.03.2020

Эй, веселей собирайся, народ!
Нынче Масленица в гости идет.
Спешите, спешите, спешите!
Друзей с собой захватите!
Сегодня в нашем детском саду прошел праздник "Масленица". Солнышко уже выглядывало из-за туч и уже совсем по-весеннему пригревало. Дети кружились в хороводе, завлекая в веселую плясь весь детский сад. А затем вместе с Бабой-Ягой, Весной красой играли в веселые русские народные игры. В завершении детей ожидали вкусные, горячие блины...
Бүген безнең балалар бакчасында "Масленица" бәйрәме узды. Балалар матур итеп җырладылар, күңелле итеп биеделәр. Ә аннары Убырлы һәм Яз кызы белән бергәләп, күңелле рус халык уеннары уйнадылар. Соңыннан балаларны тәмле, кайнар коймак көтә иде...
-
"Созвездие-2020"/"Йолдызлык-2020" 28.02.2020

Бүген район мәдәният йортында "Йолдызлык-2020" бәйгесенең гала-концерты узды. Уңышлы чыгыш ясап, "Вокал", "Вокал-соло","Хореография", "Нәфис сүз" номинацияләрендә I,II,III дәрәҗә лауреат булган балалар диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Гомуми нәтиҗәләр буенча безнең балалар бакчасы район балалар бакчалары арасында II урынга лаек булды. Афәрин!!!
Сегодня в районном Доме культуры состоялся гала-концерт конкурса "Созвездие-2020". Успешно выступив, дети-лауреаты I, II, III степени в номинациях "Вокал","Вокал-соло", "Хореография", "Художественное слово" были награждены дипломами и памятными подарками. По общим результатам наш детский сад занял II место среди детских садов района. Молодцы!!!
-
Чистота-залог здоровья/Чисталык-сәламәтлек нигезе 27.02.2020

Балалар гигиена кагыйдәләрен дөрес үтәсеннәр өчен һәрдаим әңгәмәләр уздырып, исләренә төшереп тору кирәк. Чөнки чисталык- сәламәтлек нигезе. Бүген бакчабызның өлкән шәфкать туташы - Зөлфирә Фәрәгать кызы балалар белән әнә шул темага әңгәмә уздырды. Ул микробларның кеше организмына ничек килеп эләгүе һәм аның зыяны турында, ашар алдыннан ни өчен кулларны сабынлап юарга кирәк икәнлеге турында балаларга тагын бер кат искәртеп үтте.
Чтобы дети правильно соблюдали правила гигиены, необходимо регулярно проводить беседы и запоминать их. Ведь чистота-залог здоровья. Сегодня старшая медицинская сестра- Зульфира Фарагатовна провела с детьми беседу на эту тему. Она еще раз напомнила детям о том, как микробы попадают в организм человека и его вреде, почему перед едой нужно мыть руки.
-
"Гасыр авазы" 26.02.2020

Район оешмалары арасында узган театр бәйгесенә йомгак ясалды. Безнең балалар бакчасы 2 урынны яулады. Һәм "Иҗадилык" номинациясендә җиңүгә ирештек. Коллектив белән бердәм булганда гына шундый зур уңышларга ирешеп була. Афәрин Кызлар!
Подведены итоги театрального конкурса среди организаций района. Наш детский сад занял 2 место. Только при единстве с коллективом можно добиться таких больших успехов. Молодцы!
-
"Лучшая методическая разработка по ранней профориентации воспитанников"/"Балаларга профессиональ ориентация бирү буенча методик эшләнмә"
25.02.2020
"Балаларны иртә профориентацияләү буенча иң яхшы методик эшләнмә" бәйгесенә нәтиҗәләр чыкты. Безнең балалар бакчасыннан Мазнавиева Миләүшә 1 урын, Марданова Айгөл 3 урын, Мансурова Айгөл "Сөйләм үстерү" номинациясендә җиңүче дип табылдылар. Афәрин!
Подведены итоги конкурса" Лучшая методическая разработка по ранней профориентации детей". Мазнавиева Миляуша из нашего детского сада заняла 1 место, Марданова Айгуль-3 место, Мансурова Айгуль победила в номинации "Развитие речи". Молодцы!
-
21 февраля- Международный день родного языка/21 февраль - Халыкара туган тел көне 21.02.2020

Бүген бакчабызда Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан бакчабызда логопед-тәрбияче Алия Ильгизовна бик матур чара оештырды. Балалар матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, туган телгә кагылышлы кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Туган телгә багышланган кичәбез Г.Тукайның "И туган тел" җырын җырлау белән тәмамланды.
Сегодня Международный день родного языка. В связи с этим логопед-воспитатель Алия Ильгизовна организовала очень красивое мероприятие. Дети пели красивые песни, читали стихи, отвечали на интересные вопросы, касающиеся родного языка. Вечер, посвященный родному языку, завершился песней Г. Тукая "И туган тел".








