Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Хәтер кыясы мәңгелек 28.02.2023

Балаларда туган илгә мәхәббәт, сугышта булган батырларга хөрмәт тәрбияләү балалар бакчасыннан ук килә. Шул максаттан, бүген “Умырзая” балалар бакчасында “Хәтер кыясы мәңгелек” дип исемләнгән чара узды. Чарада Чечен сугышында булып кайткан, бүгенге көндә гаиләсе, әти-әнисе белән гомер итүче авылдашыбыз Айнур Фирдәвес улы чакырылган иде. Ул күңелендә булган уй-кичерешләре, хәтирәләре белән уртаклашты, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу бик җылы узды. Балалар матур чыгышлары белән чарага бәйрәм рухы өстәделәр. Кунагыбыз да үзенең матур җырын бүләк итте. Әлеге җырда сугыш кырында ятып калган дусларына җылы сүзләр һәм киләчәктә сугышларның бетүен теләп әйтелгән юллар яңгырады.
Воспитывать у детей любовь к Родине и уважение к героям войны идет с детского сада. С этой целью сегодня в детском саду «Умырзая» было проведено мероприятие под названием «Скала памяти вечна». На мероприятие был приглашен Айнур Фирдависович, который был в чеченской войне и сейчас живет в Актаныше со своей семьей и родителями. Он поделился своими воспоминаниями, ответил на вопросы детей. Встреча была очень теплой. Наш гость также подарил детям красивую песню.
-
#КЫШКЫСАБАНТУЙ фотобәйгесе 27.02.2023

"Сабантуй" журналы уздырган #КЫШКЫСАБАНТУЙ республикакүләм фотобәйгесендә бакчабызның бик күп нәниләре катнаштылар. Инде тавыш бирү нәтиҗәсендә 2 нче кечкенәләр төркеменә йөрүче, иң уңган кызларыбызның берсе Анварова Алинә абсолют җиңүче булды. Ниһаять, "Сабантуй" журналы җибәргән бүләк - постер да кайтып җитте. Алинәне чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез.
Воспитанники нашего детского сада приняли участие в республиканском фотоконкурсе #КЫШКЫСАБАНТУЙ, организованном журналом «Сабантуй». По итогам голосования абсолютной победительницей стала Алина Анварова. Алине вручили долгожданный подарок - постер.Поздравляем Алину с победой! Желаем ему еще больших успехов в будущем. -
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне/23 февраля-День Защитника Отечества 23.02.2023

Хөрмәтле ир-егетләребез, әтиләр, дәү әтиләребез!
Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.
Дорогие мужчины, папы, дедушки!
Вы созданы для Победы, без сомнения!
Нет непосильных для вас вершин!
Удачных дел, во всем всегда везения -
Вот пожеланье в ПРАЗДНИК ВСЕХ МУЖЧИН!
-
Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган театр/Театр по БДД 22.02.2023

Бүген бакчабызның зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган театр карадылар. Район мәдәният йортында күрсәтелгән театр балаларның күңеленә хуш килде. Юл аркылы чыкканда нинди кагыйдәләрне бигрәк тә үтәргә кирәклеген, киемнәрдә ни өчен уткайтаргыч элементлар булырга тиешлеге турында балалар тагын да күбрәк мүгълүмат алдылар.
Сегодня дети старшей и подготовительной группы нашего детского сада посмотрели театрализованное представление, посвященное правилам безопасности дорожного движения. Детям очень понравился театр. Они получили больше информации о том, какие правила следует соблюдать, особенно при переходе дороги, почему в одежде должны быть световозвращающие элементы. -
21 февраль - Халыкара туган тел көне 21.02.2023

Бакчабызда бүген бәйрәм
Бәйрәмнең дә ниндие.
Барыбыз да көтеп алган,
Безнең туган тел көне!
Бүген бакчабызда узган бәйрәм иртәсен әлеге матур шигырь юллары башлап җибәрде. Балалар үз туган телләрендә матур шигырьләр сөйләп, матур җырлар җырлап, уеннар уйнап үрелеп барды әлеге күңелле чара. Бәйрәм барлык катнашучылар башкаруында татар иленең гимнына әйләнгән “И туган тел” җырын җырлап, тәмамланды.
-
"Фетриклар"/"Фетрики" 20.02.2023

Актаныш районы балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында уздырылган "Фетриклар" районкүләм иҗади кул эшләре бәйгесенә йомгак ясалды. Бакчабызның тәрбиячеләре әлеге бәйгедә актив катнаштылар. Төрле номинацияләрдә призлы урыннарга ирештеләр. Гараева А.И. - 1 урын, Салихова Ч.Д. - 1 урын, Низамова Р.И. - 2 урын, Гильмутдинова В.Ф. - 2 урын, Фаррахова Г.С. - 3 урын, Газизова Э.Д. - 2 урын, Мазнавиева М.Р. - 3 урын, Имаметдинова М.З. - 3 урын, Хакимова Р.Ф. - 3 урынга лаек булдылар. Молодцы, котлыйбыз!
Подведены итоги районного конкурса творческих работ «Фетриклар», проведенного среди воспитателей детских садов Актанышского района. Воспитатели нашего сада приняли активное участие в этом конкурсе. Заняли призовые места в различных номинациях. Гараева А.И. - 1 место, Салихова Ч.Д. - 1 место, Низамова Р.И. - 2 место, Гильмутдинова В.Ф. - 2 место, Фаррахова Г.С. - 3 место, Газизова Е.Д. - 2 место, Мазнавиева М.Р. - 3 место, Имаметдинова М.З. - 3 место, Хакимова Р.Ф. - занял 3 места. Молодцы, поздравляем! -
"Цифрлы педагог, цифрлы балалар"/"Цифровой педагог, цифровые дети" 15.02.2023

Бүген 2 нче санлы "Ромашка" балалар бакчасында "Цифрлы педагог, цифрлы балалар" төбәкара бәйгесенең йомгаклау чарасы узды. Бакчабызның тәрбиячеләре әлеге бәйгедә актив катнаштылар. Фәрсия Фәһимовна 2 урынга, Миләүшә Робертовна номинациядә җиңүгә иреште. Котлыйбыз!
Сегодня на базе детского сада №2 «Ромашка» состоялось торжественное мероприятие межрегионального конкурса «Цифровой учитель, цифровые дети». Воспитатели нашего сада приняли активное участие в этом конкурсе. Фарсия Фахгмовна заняла 2 место, Миляуша Робертовна победила в номинации "Цифровой педагог, цифровые дети". Поздравляем! -
"Йолдызлык-2023"/"Созвездие-2023" 13.02.2023

Бүген район мәдәният йортында "Йолдызлык-2023" бәйгесенең сайлап алу туры узды. Бакчабызның нәниләре "Конферанс", "Вокаль ансамбль", "Вокал-соло", "Хореография" номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясадылар. Алга таба уңышлар телибез!
Сегодня в районном Доме культуры прошел отборочный тур конкурса "Созвездие-2023". Дети нашего сада успешно выступили в номинациях "Конферанс", "Вокальный ансамбль", "Вокал-соло", "Хореография". Желаем дальнейших успехов!
-
"Россия чаңгы юлы-2023"/"Лыжня России-2023" 11.02.2023

"Бүләк" чаңгы базасында "Россия чаңгы юлы-2023" спорт чарасы узды. Бакчабызның 2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәреннән балалар әлеге чарада катнашты. Малайлар арасында Хасанов Самир - 2 урынга, кызлар арасында Ядгарова Камилә - 2 урынга лаек булдылар. Молодцы!
На лыжной базе «Буляк» прошло спортивное мероприятие «Лыжня России-2023». В мероприятии приняли участие дети нашего детского сада 2 ой младшей, средней, старшей и подготовительных групп. Хасанов Самир занял 2 место среди юношей, Камила Ядгарова заняла 2 место среди девочек. Молодцы! -
"Ел тәрбиячесе-2023" бәйгесенең зона этабы/Зональный этап республиканского конкурса "Воспитатель года-2023" 09.02.2023

Азнакай шәһәренең "Сандугач" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2023" республикакүләм бәйгесенең зона этабы узды. Бакчабызның данын яклап, югары квалификацион категорияле тәрбияче Салахова Эльвира Бәһрәм кызы катнашты. Ул балалар белән шөгыль күрсәтте, "Педагогик табыш" бәйге сынавында методик темага нигезләнеп, чыгыш ясады. Алга таба уңышлар телибез.
В детском саду "Сандугач" города Азнакаево прошел зональный этап республиканского конкурса "Воспитатель года-2023". Честь нашего сада защищала воспитатель высшей квалификационной категории Салахова Эльвира Баграмовна. Она показала занятие с детьми, выступила в конкурсном испытании "Педагогическая находка". Желаем дальнейших успехов.








