Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | Detsad6.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Новости МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида"
«КитапFest — әдәби ярминкә»
Опубликовано: 21.07.2026Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге «Татарстанда җәй» программасы кысаларында мәдәният һәм сәнгать паркында чираттагы иҗади чара уздырды.
Әдәби мәйданчык кунаклары — «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагере балалары һәм «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Алар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч биш мәйданчык эшләде:
«Китап фейс-арт — әдәби ярминкә», «Әдәби интрига», төрле остаханәләр, «Библиошоу», «Бел һәм исеңдә калдыр!» — куркынычсызлык лабораториясе, «Гаилә теләкләре агачы»
Катнашучылар табышмаклар, мәкальләр, тизәйткечләр чиштеләр, мастер-классларда катнаштылар, яраткан шигырьләрен укыдылар. Шулай ук «Фольклор дөньясына китап аша» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
«Гаилә теләкләре агачы» мәйданчыгында балалар һәм кунаклар үзләре яраткан, һәркем укырга тиеш дип санаган әсәрләр белән уртаклаштылар.
Актаныш районы Юл йөрү хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлекчәсе җитәкчесе Л.Р. Мөхәмәтова балалар өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган танып-белү уеннары үткәрде һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
К списку новостей






